Ренат Еникиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ренат Еникиев latin yazuında])
Ренат Еникиев
Туган телдә исем Ренат Әхмәтгәрәй улы Еникиев
Туган 13 июнь 1937(1937-06-13)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 13 март 2020(2020-03-13) (82 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Вишневски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Ренат Еникиев Викиҗыентыкта

Ренат Еникиев — күренекле композитор, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композитор 1937 елның 13 июнендә Казанда укытучы гаиләсендә туа. 1948-1952 елларда Ренат 6нчы музыка мәктәбендә Н.Н.Карукесның фортепиано классында белем ала; 1952-1956 елларда Казан музыка училищесының теория бүлегендә укый. Биредә Ю.В.Виноградов җитәкчелегендә композиция буенча даими рәвештә дәресләр ала башлый. 1956-1961 елларда Казан дәүләт консерваториясендә профессор А.С.Леманның композиция классында укый.

1956-1957 елларда Р. Еникиев Казан музыка училищесында укытучы, 1961-1963 елларда Татар академия театрының музыка бүлеге мөдире, 1963-1973 елларда Татар дәүләт филармониясендә солист-пианист, концертмейстер булып эшли. Бер үк вакытта 1972-1974 елларда ул ТАССР Министрлар Советының телевизия һәм радиотапшырулар комитеты хезмәткәре булып тора. 1990 елдан башлап ул Татарстан композиторлар берлегенең идарә рәисе урынбасары һәм консультант.

2020 елның 13 мартында 83нче яшендә Казанда вафат[2].

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Еникиев – хәзерге заман татар композиторлары арасында күренекле урын алып тора, ул төрле жанрдагы күпсанлы әсәрләр авторы. Композитор иҗатында инструменталь һәм вокаль әсәрләр, балалар өчен музыка үзәк урыннарының берсен алып тора. Аеруча әһәмиятле әсәрләре булып “М.Җәлил истәлегенә вокаль-симфоник поэма”; фортепиано һәм оркестр өчен концерт; “Рапсодия” һәм симфоник оркестр өчен “Крылов буенча дүрт мәсәл” (соңгысы – татар музыкасында яңа сатирик юнәлеш ачучы үткен телле театральләштерелгән миниатюралар циклы) санала.

Р. Еникиев татар камера-инструменталь музыка үсешенә зур өлеш кертә: өч квартет; эскрипкә, альт һәм виолончел өчен трио; кыллы квартет өчен өч әсәр һ.б. концерт пьесалары иҗат итә. Композитор фортепиано музыкасы өлкәсендә дә уңышлы эш алып бара.

Р. Еникиевның иҗади ачышларының берсе булып татар музыкасында яңа жанр – авторлаштырган транскрипция тора; “Сәйдашстан” китабына кергән 20 пьеса – Салих Сәйдәшевнең халык арасында киң танылган көйләрен үз эченә ала. Алар фортепиано өчен эшкәртелеп тәкъдим ителә. Транскрипцияләр авторы Р. Еникиев беренчел чыганакның көй төзелешен саклаган хәлдә, яңа гармония, фактура һ.б. музыкаль алымнарны иҗади уңышлы кулланып, заманга яңгырашлы инструменталь форма тудыруга ирешә. Композитор популяр җырлар, романслар авторы да.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]