Рене Декарт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рене Декарт
René Descartes

Һөнәре математик, фәлсәфәче, физик, физеолог
Туу датасы 31 март 1596(1596-03-31)
Туу җире Лаэ, Турень, Франция
Ватандашлыгы Франция байрагы Франция
Үлем датасы 11 февраль 1650(1650-02-11) (53 яшь)
Үлем җире СтокҺольм, Швеция

Рене́ Дека́рт (фр. René Descartes) — француз математигы, фәлсәфәче, физик һәм физиолог, аналитик геометрияне нигезләүче.

Декарт Франциянең Лаэ дигән шәһәрендә дворян гаиләсендә туа. Белемне иезуитлар мәктәбендә ала һәм хәрби хезмәт үти. Берничә елын сәяхәттә уздырганнан соң, Нидерландлар корольлегенә күченә. Шунда ул үзенең иң танылган гыйльми хезмәтләрен иҗат итә.

Эшчәнлек[үзгәртү]

Рене Декарт, физика, математика һәм космология фәннәре өлкәсендә шөгыльләнеп, үзен зур галим итеп таныта. Бу фәннәр буенча ул өр-яңа фикерләр әйтә.

Математика[үзгәртү]

Декарт аналитик геометриягә нигез сала.

Космология[үзгәртү]

Декартның космология буенча әйткән фикерләре бик әһәмиятле. Ул, Коперникның карашларына кушылып, Кояш системасының ничек килеп чыгуы турында язып чыга.

Фәлсәфә[үзгәртү]

Декартның материя турындагы карашлары шактый каршылыклы. Материяне ул сузылган аралык рәвешендә генә аңлый. Аның сыйфатлары: озынлык, киңлек һәм биеклек. Материя, Декартның карашынча, матдәгә кайтып калмый, дөресрәге, ул матдә түгел, бәлки, югарыда әйтелгәнчә, сузылган аралык. Аның чиге юк, ул чиксез бүленүгә дә дучар (аның бу фикере Демокритның атом теориясен инкяр итә).

Декарт хәрәкәтне Ньютонча аңлатырга тырыша, ягъни хәрәкәт материянең әүвәлдән үк булган сыйфаты түгел. Материяне хәрәкәткә китерү өчен, янәсе, ниндидер этәрүче көч кирәк булган. Гомумән, материя белән хәрәкәт берлек-тәге күренешләр түгел, дип санау механистик материализмга характерлы хасият.

Декартча, җан белән тән аерым җисемнәр. Хайван җан дигән нәрсәдән мәхрүм, ә кешегә ул Аллаһ тарафыннан бирелгән. Декарт танып белү теориясенә үзенчәлекле карашларын өсти. Декартны агностиклар рәтенә кертеп карау дөрес булмас иде. Ләкин ул бар нәрсәне белү дигән карашны икеләнебрәк бәяли. Декарт заманында, бигрәк тә аңардан соң, танып белүдә скептицизм, агностицизм көч җыя башлаган була. Бу, аеруча, Юм фәлсәфәсендә урын таба. Ул, — дөнья турындагы бар-лык белемнәрне шиккә куеп: «Мин хәтта үзем турында да — яшимме яисә яшәмимме — берни дә әйтә алмыйм»,— дигән булган. Декарт бу мәсьәләне (Юмга хәтле үк инде) башкача чишә алган. «Мин фикерлим, димәк, мин яшим» дигән фәнни гыйбарә калдырган.

Декартлар заманында танып белү теориясе өлкәсендә ике капма-каршы концепция барлыкка килә: сенсуализм һәм рационализм. Әгәр дә сенсуализмны башлап җибәрүче Джон Локк дип карасалар, рационализм башында Декарт торган, дип санала. Әгәр дә сенсуализм өчен индуктив методны абсолютлау хас булса, рационализм өчен дедуктив методны алга кую характерлы. Декартның рационализмга тартымлы булуын аңлау читен түгел, чөнки ул математик булган.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.