Рива Рюдиссер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рива Рюдиссер latin yazuında])
Рива Рюдиссер
Туган 18 июнь 1947(1947-06-18) (76 яшь)
Иса, Кадошкин районы, Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Австрия
Һөнәре журналист
Эш бирүче Radio Free Europe

Рива́ Җәма́л кызы Рюдиссе́р (кыз фамилиясе Седёлкина, тәхәллүсе Галия Шәрәфи) — татар журналисты, француз теле укытучысы, Азатлык радиосы хәбәрчесе.

Ул 1947 елда Мордовиянең Кадошкин районы Иса (Большая Поляна) авылында туа. 1949-1951 елларда гаиләсе Ләмберәдә яши, монда әтисе Җәмал Седелкин татар педагогия училищесының мөдире булып эшли. Аннары соң гаилә Иса авылына кайта.

1964 елда, мәктәпне тәмамлагач, Рива Казакъстанның Чимкент шәһәренә күчә. Казанда педагогия институтында француз һәм алман телләрен өйрәнә, институтны кызыл диплом белән тәмамлый. 1974 елда, мәктәптә укытучы булып эшләгәндә, Рива яшь инженер, аспирант Равил Гаянов белән таныша, аңа кияүгә чыга. 1975 елда аларның Алинә исемле кызлары туа, ләкин 4 ел бергә яшәгәннән соң гаиләсе таркала. Беркадәр вакыттан соң Рива Австриядән килгән инженер Норберт Рюдиссерга кияүгә чыга һәм 1986 елда кызы белән Австриягә китә.

1988 елда Риваның ире Норберт үлә. Рива «Доппельмайер» ширкәтендә тәрҗемәче булып эшли. Инсбрук шәһәрендә казакъ артистлары концертында очраклы рәвештә Азатлык радиосы журналисты Хәйретдин Гөләчйөз белән очраша. Хәйретдин аны Азатлык радиосында эшләргә чакыра. Рива Мүнхенга күчеп, Азатлык радиосында эшли башлый. 1997 елда Рива радиодан китә, кире Австриягә кайта. Хәзерге вакытта ул Брегенц шәһәрендә сәүдә көллиятендә француз телен укыта.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]