Римма Ибраһимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Римма Ибраһимова
Тулы исеме Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова
Туу датасы 15 июль 1950(1950-07-15) (61 яшь)
Туу җире Балтач районының Түбән Кенә авылы
Балалары Фәрит Таишев

Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова — татар җырчысы, Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы.

Ул 1950 елның 15 июлендә Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында туган. Әнисе оста гармунчы, әтисе моңлы тавышлы җырчы була. Римма балачактан ук җыр-моң дәрьясында булып, күңеленә татарлар моңын сеңдереп үсә. 1967 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый, Казан шәһәренә килә, эшкә урнаша, мәшһүр Сара Садыйкова М.Горький исемендәге мәдәният сарае каршында оештырган сәнгать түгәрәгенә йөри. Аның талантын тоеп алып бәяләгән беренче остаз да Сара Садыйкова була. Остазының киңәше белән булачак җырчы Татар дәүләт филармониясенең музыка җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов янына килә. Ул Римманы Мәскәүгә махсус курсларга җибәрә. Монда ике ел укып кайткач атаклы җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкләгән концерт бригадасында эшли. Бер үк вакытта Казан музыка училищесында укый. Аны 1983 елда тәмамлый һәм озак еллар Татар дәүләт филармониясендә эшли.

Римма Ибраһимованың халкыбыз иҗатын тирән белүе, халык көйләрен һәм композиторларыбызның әсәрләрен үзенчәлекле кабатланмас тавышы белән җан җылысын кушып башкаруы, югары сәхнә культурасы татарларның тирән ихтирамын казанды. Аны Татарстанда гына түгел, БДБ илләрендә, Польша, Финляндия, Франция кебек ерак чит илләрдә дә үз итеп, яратып, алкышлап каршы алалар.

Римма Ибраһимова даими эзләнүчән, иҗади эшләүче сәнгатькәр. Ул халкыбызның әлегә билгеле булмаган яки онытылган күп җырларын табып, эшкәртеп сәхнәгә күтәрде һәм халыкка кабат ирештерде.

1998 елдан лаеклы ялда булса да ул сәхнәдән аерылмый. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укытучы буларак яшь талантларны үстерүгә үз өлешен кертә. Туган ягы, андагы үзешчән сәнгать коллективлары белән дә якын элемтәдә яши.

Татар җыр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1982 елда Татарстанның атказанган артисткасы, 1985 елда исә Татарстанның халык артисткасы исеме бирелде.

Бүгенге көндә Римма Ибраһимованың улы Фәрит Таишев татар эстрадасында ышанычлы адымнар белән килә.

[үзгәртү] Сылтамалар


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар