Рим папасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Папа хакимияте туграсы

Рим папасы (лат. Pontifex Romanus – рим понтифигы; яки лат. Pontifex Maximus – югары суверен понтифик) – Католик чиркәвенең башлыгы, католиклыкта аерым дини-сәяси институт. Католиклар өчен Рим папасы Изге Тәхетнең һәм аның суверен биләмәсе булган Ватиканның төп идарәчесе итеп санала.

Титул[үзгәртү]

Рим папасы халыкара хокукта аерым сыйфатка ия суверен шәхес (persona sui generis), чөнки ул бер юлы өч төрле хакимият функцияләрен үти:

  1. Изге Тәхетнең башлыгы һәм суверены,
  2. Изге Петрның (беренче Рим епискобының) варисы буларак – Католик чиркәвенең башлыгы һәм югары иерархы.
  3. Ватикан шәһәр-дәүләтенең суверены.

Рим папасының Изге Тәхет башлыгы буларак тулы суверенитеты биләмәләр булу-булмауга карамастан саклана.

Ватиканның (Изге Тәхет урнашкан җирлекнең) 1929 елгы Латеран килешүләре белән расланган суверенитеты Изге Тәхет суверенитетыннан чыга.

Католик өйрәтмәләре буенча, папа Изге Петрның варисы булып санала, шуңа күрә Чиркәүдә югары хакимияткә ия.

2013 елның 13 мартында Рим папасы итеп Аргентинадан килгән Хорхе Марио Бергольо сайланды. Ул Франциск исемен алды[1].

Рәсми титул[үзгәртү]

  • Рим епискобы — Episcopus Romanus
  • Мәсихнең викарие — Vicarius Christi
  • Апостоллар кенәзе варисы — Successor principis apostolorum
  • Дөнья чиркәвенең югары баш рухание — Caput universalis ecclesiae
  • Бөек понтифик — Pontifex Maximus
  • Италия примасы — Primatus Italiae
  • Рим вилаятенең әрхәрәе һәм митрополиты — Archiepiscopus ac metropolitanus provinciae ecclesiasticae Romanae
  • Ватикан шәһәр-дәүләте суверены — Princeps sui iuris civitatis Vaticanae
  • Алла колларының колы — Servus Servorum Dei.

Элек кулланылышта булган «Көнбатыш Патриархы» титулы 2006 елда бетерелә.

Тарих[үзгәртү]

Титул[үзгәртү]

Христианлыкның беренче гасырларда папа атамасы барлык епископларга карата кулланыла, ә аңа кадәр – фатихалау хокукы булган барлык руханилар карата әйтелә. VI гасырда да кайбер епископларның папа дип аталуы хакында мәгълүматлар бар. Ләкин VII гасырдан бүгенге чорга кадәр папа дәрәҗәсе бары тик Рим һәм Александрия епископларына гына бирелә, шул ук вакытта Константинополь православ чиркәвендә «протопапа» - Изге София җәмигында яки Зур сарайда баш рухани дәрәҗәсе – сакланган.

Папалык тарихының төп дәверләре[үзгәртү]

Папалык институты тариxында тарихчы галимнәр түбәндәге чорларны аерып карыйлар:

Папалар исемлеге[үзгәртү]

Сайлаулар, идарәдән баш тарту, папаның үлеме[үзгәртү]

Папаның үлеме[үзгәртү]

Изге тәхетнең Sede Vacante чорындагы туграсы
Төп мәкалә: Sede Vacante

Камерленго – сарайның төп хезмәткәре – папаның үлемен тулысынча раслагач, вакантлы, буш тәхет чоры башлана. Ул яңа понтифик сайланганга чаклы дәвам итә.

Камерленго үлгән дип саналучы понтификка кечкенә көмеш чүкеч белән маңгаена өч тапкыр суга, чукындырылганда бирелгән исеме белән эндәшә, җавап бирүен сорый. Папа җавап бирмәсә, камерленго бу җөмләне әйтә: Vere Papa mortuus est (тат. «Папа чыннан да вафат»). Шул мизгелдән алып папа тәхете өчен Sede Vacante периоды башлана.

Сайлаулар[үзгәртү]

Төп мәкалә: Конклав

Рим папасы гомерлек мөддәткә кардинал җыенында – конклавта – алдагы папаның үлеменнән яки аның тәхеттән баш тартуыннанң соң сайланыла. Яңа сайланучы тәхетне кабул итүе турында игълан иткәч (ә бу сайлаудан соң шунда ук эшләнелә), понтификат – идарә чоры – башланган дип санала. Кануни яктан, папа итеп теләсә кайсы өйләнмәгән католик ир-аты сайланыла ала, конклавтан соң ул руханилыкка яки епископлыкка багышланырга тиеш. Ләкин соңгы берничә гасырда папа вазифасын бары рухани-кардиналлар гына алды. Кардинал булмаган соңгы папа Урбан VI 1387 елда, ә сайлау алдыннан рухани булмаган соңгы понтифик – Лев X - 1513 елда сайлана. Сайлау алдыннан епископ булмаган соңгы папа – Григорий XVI1831 елда идарә итә башлый.

Папаның исеме[үзгәртү]

Конклавта сайлангач та, яңа папа үзенә идарә иткән чорда кирәкле исем һәм тиешле тәртип санын сайлый. 1555 елдан соң барлык Рим папалары тәхеткә утырганда исемнәрен алыштырганнар, ләкин кануни яктан бу мәҗбүри түгел.

Ваз кичү[үзгәртү]

Кануни хокук кодексы папаның тәхеттән баш тарту мөмкинлеген исәпкә ала. Аның буенча ваз кичүне кемнең дә булса раславы кирәк түгел: ваз кичүнең дөреслеге өчен бердәнбер шарт – папаның үз теләге белән китәргә тиеш. Бенедикт XVI 2013 елның 28 февралендә тәхеттән ваз кичте — аңа кадәр бу хокукын кулланган соңгы папа Григорий XII иде (1415 елда понтификаты тәмамлана). Кайбер мәгълүматлар буенча, 2000-еллар башында Иоанн Павел II дә сәламәтлек начараю сәбәпле вазифасын калдыру хакында уйланган.

Папаның хакимияте[үзгәртү]

Папаның Чиркәү кысаларында хакимияте[үзгәртү]

Папаның Чиркәүдәге хакимияте – бөтен Католик чиркәве өстеннән булган, дөньяви хакимияттән бәйсез һәм әхлак һәм дин мәсьәләләренә генә түгел, ә Чиркәү идарәсенә үк тарала торган югары һәм юридик яктан тулы хакимият.

Папа Чиркәүдә югары канун чыгару хакимиятен гамәлгә ашыра: папа (һәм Дөнья җыены) бөтен Чиркәү яки аның аерым өлеше өчен мәҗбүри булган кануннар чыгару, аларны аңлату-шәрехләү, үзгәртү һәм туктату хокукына ия.

Папа каноник яктан югары, апостоллар хакимиятенә ия. Иман һәм әхлак мәсьәләләрендә папа дин өйрәтмәсенең сафлыгын күзәтә, ягъни ялган тәгълиматларны кире кага, дин дәгъваты (миссионерлык хәрәкәте) белән идарә итә, Католик чиркәвенең Дөнья җыеннарын чакыра, аларның утырышларын алып бара (шәхсән үзе яки рөхсәтле кешеләре белән), карарларын раслый, җыеннарны күчерә яки тарата. Папа дин мәсьәләләрендә хатасызлыкка ия (ягъни хаталар эшләргә сәләтле дә түгел).

Папа Чиркәүнең югары хөкем хакимиятенә дә ия. Теләсә кайсы мәхкәмә эше аңа беренче инстанциягә җибәрелгән кебек тапшырыла ала. Җинаятьләрдә гаепләнүче кардиналлар, нунцийләр һәм епископларны бары тик папа гына хөкем итә ала. Чиркәү процессларында апелляцияләр буенча папа 3 нче инстанциядә эшләрне хәл итә. Папа чыгарган карар буенча дөньяви мәхкәмәгә шикаять белән мөрәҗәгать итү тыела.

Папа кулында Чиркәүнең югары башкарма хакимияте: ул епархияләрне барлыкка китерә, үзгәртә, бетерә; епископларны вазифаларында раслый, урыннан күчерә яки алып ата, вакансияләрне тутыра, югары дәрәҗәдә чиркәү милке белән идарә итә, яңа әүлияләр һәм изгеләрне игълан итә.

Папа – Католик чиркәвенең гомумилеге (универсальлеге) һәм бердәмлегенең гаранты. Шуңа күрә папа хакимияте суверен. Папа аша Чиркәүнең аерым өлешләре дә тулы көч белән эшлиләр. Папаның бердәнбер хакимият булуы Чиркәү эчендә канунилык һәм тәртипне саклау өчен кирәк. Рим чиркәве бер хакимиятле һәм ул демократияне дә, аристократияне дә кабул итми. Пападан башка дөнья җыены да юк. Җыен вакытында папа үлсә, утырышлар Римның яңа епискобын сайлаганчы туктатыла.

Папаның дөньяви хакимияте[үзгәртү]

Папа – Ватикан дәүләтенең башлыгы. 1870 елга кадәр папалар хәзерге Италиянең шактый җирләренең һәм 1791 елга кадәр Франциянең кайбер биләмәләренең – «папа өлкәсенең» – дөньяви хуҗалары булалар.

Папа хакимиятенең куәт-кодрәтенең иң югары ноктасы – 1075 елда кабул ителгән «Папаның диктаты» (лат. Dictatus papae) дигән документ.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]