Ринат Нуруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ринат Нуруллин

Балалар шагыйре Ринат Нуруллин
Тулы исеме Ринат Гали улы Нуруллин
Һөнәре галим, язучы, шагыйрь
Туу датасы 20 август 1954(1954-08-20) (59 яшь)
Туу җире Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк авылы.
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы Русия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Милләте татар
Әтисе Гали Нуруллин (Хәйруллин), тумышы (1925) Зур Мәшләк авылыннан.
Әнисе Мәрьям Вәлиева, тумышы (1917) Биектау авылыннан.
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (1994); истәлекле (алтын) билге "50 лет обществу изобретателей и рационализаторов Республики Татарстан" (2008); шәрәфле билге "За заслуги в ОИР" (2012); алтын билге "Отличник изобретательства и рационализации" (2013).
Башка мәгълүмат Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2011).

Ринат Нуруллин (рус. Риннат Галеевич Нуруллин) — татар галиме, язучы, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2011).

Тормыш юлы[үзгәртү]

1954 елның 20 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында дөньяга килә. 1961 елда ул Зур Мәшләк авылының башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. 1962 елда аларның гаиләсе Иркутск өлкәсенә күчеп китә (Бохан районының Усть-Укыр һәм Хинь авылларында яшиләр). 1965 елда Нуруллиннар гаиләсе Котлы Бөкәш авылына кайтып урнаша. 1967 елда Ринат "Артек" пионерлар лагеренә юллама белән бүләкләнә. 1971 елда Ринат Нуруллин 48нче номерлы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый һәм Котлы Бөкәш "Сельхозтехника" бүлекчәсенең моторлар ремонтлау цехында слесарь булып эшли башлый. 1972-1977 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында белем ала. 1977 елдан алып 1982 елга кадәр "Сельхозтехника" дәүләт комитетына караган Стандартлаштыру һәм метрология лабораториясендә өлкән инженер һәм, соңрак, төркем җитәкчесе булып эшли, әмма 1978-1979 елларда Байкал арты хәрби округында (Песчанка, Кяхта һәм Сретенск торак пунктларында урнашкан хәрби частьләрдә) танкист булып хезмәт итә. Соңрак Татарстан Мелиорация hәм су хуҗалыгы министрлыгында (1982-1985 елларда), СССР фәннәр академиясенең Казан физика hәм техника институтында (1985-1987 елларда), Казан химия-технология институтында (1988-1990 елларда) инженерлык белгечлеге юнәлешендә эшли.

1991 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә (хәзерге исеме — Казан дәүләт аграр университеты) укыту эшенә күчә. Анда ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире булып эшли. 1994 елда Ринат Нуруллин «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы» дигән исемгә лаек була, 1999 елда кандидатлык диссертациясе яклый. (2002-2005 елларда) Русия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машиналар төзү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәннән соң бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт энергетика университеты доценты булып эшли. Аның 340 тан артык уйлап табу (кәшефләр), фәнни һәм әдәби хезмәтләре бар. Фәнни хезмәтләре механика, биофизика, математика фәннәренә карый. Математика өлкәсендә татар сүзләреннән төзелгән яңа эчтәлекле санлы ребуслар авторы буларак билгеле. Аның катнашы белән техник терминнарга кагылышлы русча-татарча ике сүзлек төзелгән һәм геометрия фәне буенча белешмәлек язылган.

Фәнни китаплары[үзгәртү]

  • Русча-татарча техник терминнар сүзлеге / А. К. Юлдашев, Ә. З. Әфләтунов, Ә. Х. Җомагылов, Р. Г. Нуруллин. – Казан: Мәгариф, 2000. – 256 б. – Библиогр.: 256 б. (15 исем.). – 1000 д.
  • Охрана труда в сельском хозяйстве: Русско-татарский словарь = Авыл хуҗалыгында хезмәт иминлеге: Русча-татарча сүзлек / [төз. А. Х. Зимагулов, Р. Г. Нуруллин, Ф. И. Габдрахманов, Н. Ф. Нигматуллин]. – Казан: Мәгариф, 2008. – 214 б. – Библиогр.: 256 б. (16 исем.). – 2000 д.
  • Ибатуллина Л. З., Нуруллин Р. Г. Математикадан кыскача белешмәлек. Геометриянең төп формулалары = Краткий справочник по математике. Основные формулы геометрии. – Казан: Яз, 2011. – 140 б. – Библиогр.: 140 б. (10 исем.). – 2000 д.
  • Зимагулов А. Х., Нуруллин Р. Г., Зимагулов Т. А. Технические и технологические пути повышения эффективности и безопасности агрегатов на базе мобильных энергетических средств. – Казань: Казан. ун-т, 2012. – 278 с. – 150 экз.

Иҗат[үзгәртү]

Фәнни хезмәтләрдән тыш Ринат Нуруллин балалар өчен шигырьләр дә яза. Алар гади шигырьләр генә түгел, ә үзенчәлекле, мавыктыргыч логик башваткычлар рәвешендә бирелә; уйлап эш итәргә өйрәтәләр, зирәклекне арттыралар. Логик башваткычларның күпчелеген моңарчы татар телендә билгеле булмаган санлы ребуслар тәшкил итә. Алар шигырьләр канвасына үрелеп бирелә. Бу күренешне шигърияттә яңа юнәлеш дип бәяләргә нигезләр бар. Ринат Нуруллинның шигырьләренең уникаль булуы шунда ки, алар бары тик татар теле мохтендә генә яши ала һәм кайбер шигырьләрен гомумән башка телләргә тәрҗемә итү мөмкин түгел.

Ринат Нуруллинның 2004 елда «Өч бүре һәм өч сарык» hәм 2008 елда «Альпинист үрмәкүчләр» исемле китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Башка әдәби әсәрләре һәм әдәбиятка кагылышла мәкаләләре "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Мәгърифәт", "Сабантуй" газеталарында, "Салават күпере", "Чаян", "Ялкын", "Казан утлары" һәм "Мәгариф" журналларында даими басылып тора. Салават күпере төсләрен хәтердә калдыру өчен балаларга тәкъдим ителгән һәм халыкка таралган "Куян Әфлисун Сорамый, Ярап Куя Зур Шалкан" такмагының авторы, Ринат Нуруллиның бу такмагы Плешаков А.А. дәреслеге тәрҗемәсендә дә кулланылды (Плешаков, А.А. Әйләнә-тирә дөнья: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен д-лек: 2 кисәктә. 2 нче кисәк / А.А. Плешаков; [Русчадан Н.К. Нотфуллина тәрҗ.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., — 95 б.: рәс. б-н — (Русия мәктәбе).

2011 елдан Ринат Нуруллин — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2012 елда Татарстан Язучылар берлегенең XVII съездында делегат буларак катнаша. Дөньякүләм танылган "Who is Who в России. Энциклопедия личностей серии Hübners Who is Who" энциклопедиясендә аның биографиясен бастырып чыгаралар.

Санлы ребуслары[үзгәртү]

Ринат Нуруллин уйлап тапкан криптарифмнар:

  • БЕЗ + БЕЗ + БЕЗ = ИДЕК
  • КУЯН + УЯН + ЯН + Н = 2096
  • З + ЯЗ + АЯЗ + ГАЯЗ = 2966
  • ИМӘН + ИМӘН + ИМӘН = УРМАН
  • К + АК + ЛАК + АЛАК + БАЛАК + ЯБАЛАК = 168930
  • ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК + ЧӘЧӘК = ТАКЫЯ
  • 4 х УАЛЫП = ПЫЛАУ
  • Я х Я х Я = КУБ
  • ИЛӘК + ЧИЛӘК = КӨЯНТӘ
  • УТ х УТ = УЧАК
  • РАШАТ + АШАТ + ШАТ + АТ + Т = 30000
  • ЧАБА х АК = КАРГА
  • БАС + КЫЗЫМ = ӘПИПӘ
  • КЫРЫК + КАРАК = ӘКИЯТЕ
  • ЧӘҮКӘ + КУНГАН = ТҮБӘГӘ
  • МАЙМЫЛ - ЯРАТА = БАНАН

Әдәби китаплары библиографиясе[үзгәртү]

1.Нуруллин Ринат. Өч бүре hәм өч сарык: Шигъри башваткычлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 79 б. – 5000 д. – ISBN 5-298-01326-0.

2.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.

Иҗаты турында[үзгәртү]

  • Шәех Л. Башны эшләтим дисәң ... // Мәд. җомга. – 2008. – 21 нояб. (№46). – 16 б.
  • Балам-багалмам // Татарский мир. – 2009. – №10. – 10 б.
  • Математик табышмакчы // Сабантуй. – 2011. – 11 май.
  • Идрис Аметов. Күпләрне сокландыра // Авыл офыклары. - 2011. - 9 ноябрь. - №87(8093). - 4 б. (2 нче биттә).
  • Who is Who в России. Энциклопедия личностей серии Hübners Who is Who. - 6 выпуск, 2012. - С.1716.
  • Балачак энциклопедиясе: дүртенче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. - 184 б.: рәс. б-н. (135-138 битләрдә).
  • Общество изобретателей и рационализаторов Республики Татарстан и инновационная деятельность в Республике. - Казань: Отечество, 2013. - 340 с. (198-200 битләрдә).

Шулай ук карагыз[үзгәртү]


Сылтамалар[үзгәртү]