Ринат Хәйри

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Хәйри latin yazuında])
Ринат Хәйри
Тугач бирелгән исеме: Ринат Мәгафур улы Хәйретдинов
Туу датасы: 19 гыйнвар 1950(1950-01-19)
Туу урыны: БАССР, Илеш районы, Үрмәт авылы
Үлем датасы: 5 сентябрь 1990(1990-09-05) (40 яшь)
Үлем урыны: Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Милләт: татар
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрь
Иҗат итү теле: татар теле, башкорт теле
Премияләр: Г.Сәлам премиясе

Ринат ХәйриБашкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанның Илеш районындагы Үрмәт авылында туып үскән. Ринат Хәйретдинов бала чагыннан ук әдәби иҗатка тартыла. Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар теле бүлегендә белем алганда, талипларның “Акчарлаклар” әдәби түгәрәгендә актив шөгыльләнә, газета-журналларда еш басыла башлый ул. Университетны тәмамлагач, яшь белгеч туган ягына кайта һәм гомеренең азагына кадәр Илеш районының «Маяк» гәзитендә эшли. Журналист эшчәнлеген әдәби иҗат белән бергә алып бара талантлы милләттәшебез.

Ринат Хәйринең гомере, иҗаты чәчәк атып килгән чорында, нибары 40 яшендә кинәт өзелә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каты чир аны арабыздан алып киткәч, әдәби тәнкыйть тә, китап сөючеләр дә район җирендә яшәп тә талантлы әсәрләр тудырган шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирә. Ринат Хәйри «Эзлим сине» шигъри җыентыгы һәм «Корбан» поэмасы өчен үзе үлгәннән соң Галимов Сәлам премиясенә лаек булды. Мәрхүмнең хатыны, талантлы журналист һәм байтак еллар «Маяк» гәзитенең баш мөхәррире вазифаларын башкарган Айсылу ханым Хәйретдинова тормыш иптәшенең кульязмаларын туплап тагын да биш китап чыгаруга иреште.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]