Ринат Әбүшахманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Әбүшахманов latin yazuında])
Ринат Әбүшахманов
Туган телдә исем Ринат Әхтәм улы Әбүшахманов
Туган 31 август 1980(1980-08-31) (43 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Урыс балеты академиясе
Һөнәре балет артисты, хореограф
Ата-ана
  • Әхтәм Әбүшахманов, РФ атказанган артисты (әти)
  • Зәлифә Әбүшахманова, БР атказанган мәдәният хезмәткәре (әни)

Ринат Әбүшахманов (Ринат Әхтәм улы Әбүшахманов, баш. Ринат Әхтәм улы Әбүшахманов) – балет артисты, балетмейстер, хореограф. БР атказанган артисты (2008).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфада туган. Уфа хореография укуханәсен (Ш. Терегулов сыйныфы) (1998), Петербургта А. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясенең хореография факультетын (Г. Алексидзе сыйныфы) (2008) [1] тәмамлаган. Италия (2003, 2004, 2011), Мисыр (2003, 2005), Португалия (2005), Таиланд (2006, 2008), Мексика (2009), Алмания (2011), Чехия (2011), Латвия (2011), Финляндиядә (2011) гастрольләрдә була.
1998 елдан Уфада опера һәм балет театры труппасында. Әлеге театрның гамәлдәге репертуарында, премьераларында, концерт программаларында, юбилей кичәләрендә даими катнаша. 2008 елдан театрда куючы хореограф, куючы режиссёр, репетитор-педагог буларак та иҗат итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа опера һәм балет театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Торна җыры»нда Юмагул
Әтисе-әнисе белән. 2010
Ринат Әбүшахманов
  • «Артык саклану» (Тщетная предосторожность) П. Гертель — Марцелина
  • «Жизель» А. Адан — Альберт, Ганс
  • «Корсар» А. Адан — Сәет-паша
  • «Пахита» Л. Минкус — Люсьен
  • «Дон Кихот» Л. Минкус — Базиль, Гамаш
  • «Баядерка» Л. Минкус — Солор, Бөек брамин
  • «Зәңгәр Дунай» (Голубой Дунай) И. Штраус — Франц, Франт
  • «Шопениана» — үсмер шагыйрь
  • «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. ЧайковскийЗигфрид, Па-де-труа
  • «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П. ЧайковскийДезире, Фея Карабос
  • «Щелкунчик» П. ЧайковскийДроссельмейер, француз һәм һинд курчагы
  • «Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев — Гәрәй
  • «Ромео һәм Джульетта» С. Прокофьев — Ромео, Парис
  • «Көлгенә» (Золушка) С. Прокофьев — Принц, бию укытучысы, рус биюе
  • «Торна җыры» (Журавлиная песнь) Л. Степанов, З. ИсмәгыйловЮмагул, Арсланбай
  • «Аркаим» Л. Исмәгыйлова — Самбулат
  • «Прометей» Р. СабитовЗевс
  • «Алтын ачкыч сере» (Тайна золотого ключика) Н. СабитовПьеро

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа опера һәм балет театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2008 «Том Сойер» П. Овсянников
  • 2010 «La marionnette» И. Стравинский музыкасына
  • 2011 «Җиде гүзәл» (Семь красавиц) К. Караев
  • «Боз һәм ялкыннан коктейль»
  • 2008 «Мадам Баттерфляй» Дж. Пуччини операсында пластика күренешләре
  • 2010 «Классика булмаган дивертисмент (Неклассический дивертисмент
  • «Лирик дуэт» А. Норт музыкасына
  • «Ямайка румбасы» А. Бенджамен музыкасына
  • «Диңгездән» (Из моря) Э. Марриконе музыкасына
  • «Кадакланганнар» (Скованные) Т. Вейтс музыкасына бию миниатюралары
М. Гафури театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Rudi – never off...» балетмейстер[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанның атказанган артисты (2008)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа опера һәм балет театры сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Академия сайтында, archived from the original on 2009-08-25, retrieved 2015-02-01 
  2. М. Гафури театры сайтында, archived from the original on 2015-06-24, retrieved 2015-02-01 

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әбүшахманов