Рифат Мөхтәсип

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифат Мөхтәсип latin yazuında])
Рифат Мөхтәсип
Туган 1924(1924)
Харбин, Кытай
Үлгән 14 март 2010(2010-03-14)
Истанбул, Төркия
Милләт татар

Рифат Мөхтәсиптатар җәмәгать эшлеклесе, татар эмиграциясенең Төркиядәге күренекле вәкиле.

Ул 1924 елда Харбинда туа. Бала чагында ул гаиләсе белән Япония күченә, Токиода үсә, анда икътисад мәктәбен тәмамлый. 30 яшьләрендә, 1957 елда, Рифат Мөхтәсип Төркиягә килеп урнаша. Ул Бөекбританиянең İmperial Chemical Industries ширкәтенә урнаша.

Рифат Мөхтәсип Төркиядә 1960 елларда Япония һәм Кытайдан күчеп килгән татар яшьләрен бергә җыйган «Тукай яшьлек клубы»н ачып җибәрә. Ул — бу оешманың актив җитәкчелеген башкарган татар зыялысы. Соңыннан ул бу клубның «Казан төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү» оешмасы буларак дәвам итүендә зур роль уйный.

Шулай ук Мөхтәсип әфәнде әлеге оешманың 1971-1982 елларда Төркиядәге зур татар эшмәкәре Әхмәт Вәли Мәңгәрнең матди ярдәме белән «Казан» журналын чыгаруда актив катнаша.

Рифат Мөхтәсип 2010 елның 14 мартында вафат була. Ул Истанбулның Кильйос зиратында җирләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]