Рифат Сәлах

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифат Сәлах latin yazuında])
Рифат Сәлах
Туган телдә исем Рифат Гали улы Сәлахов
Туган 8 июль 1987(1987-07-08) (36 яшь)
Яңа Чәчкап, Буа районы Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе (2013),
Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының Мактау Грамотасы (2015),
Муса Җәлил премиясе (2023)
Сайт http://vk.com/rifatsalah http://rifatsal.wixsite.com/salah

 Рифат Сәлах Викиҗыентыкта

«Белем җәүһәрләре» XIII Бөтендөнья интернет-проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасында

Pифат Сәлах, тулы исеме Рифат Гали улы Сәлахов (1987 елның 8 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Яңа Чәчкап) — татар шагыйре, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2023).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рифат Гали улы Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында эшче һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 20042009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китабы. Казан, 2012

Рифат Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен бишенче сыйныфта яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша.

Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. 20072009 елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе була.

Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә»не чыгаруда катнаша. 20062009 елларда әлеге газетаның баш мөхәррире урынбасары булып эшли.

Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы — 2005» конкурсында шигърият буенча беренче урынга, «Иделем акчарлагы — 2006»да «Гран-прига», Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесе «Шигъри Сабантуй — 2006» — икенче, «Шигъри Сабантуй — 2008»дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Шигырьләре матбугатта даими басыла, «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә.

Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә[1]. 2016 елның апрелендә «Аразбары» исемле тәрҗемә китабы чыга.

Эш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Күңел бөртекләре: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Ә.Рәшит. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 111 б. — 2000 д.
  • Яшел ай: шигырьләр / кереш сүз авт. Л.Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 144 б. — 2000 д.
  • Ташта үскән гөлләр : шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. — 143 б. — 2200 д.
  • Кызыл юл / Алый путь : шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Ак бүре, 2015.
  • Ак фәрештә: шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. — 144 б. — 2500 д.
  • Чәчәк яраткан песи : балалар өчен шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. — 36 б. — 2500 д.
  • Мин — хыялың синең!.. : шигырьләр / Рифат Сәлах. — Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. — 287 б. — 1200 д.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зәйдулла Р. Шигырьләргә кереш сүз // Идел. — 2005. — № 10. — 32 б.
  • Батулла Р. Сихрилек //Мәдәни җомга. — 2006. — 9 июнь.
  • Латыйпова А. Законны да шигырь итеп язып була... // Ватаным Татарстан. — 2006. — 8 дек.
  • Рәшит Ә. Гомерләрнең кызыл юлы // Мәдәни җомга. — 2007. — 7 сент.
  • Зәйдулла Р. Яңгыравык балчык // Идел. — 2008. — № 2. — 36-37 б.
  • Газизова Э. Илһам вакытны сорап килми... // Афәрин. — 2008. — № 12. — 26-27 б.
  • Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. — 2009. — 5 июнь.
  • Габдрахманова Г. Иҗат — яшәү рәвешем // Шәһри Казан. – 2009. – 22 июль.
  • Фәизова Ф. Ай яшел дә була икән // Ватаным Татарстан. – 2009. – 19 декабрь.
  • Шәех Л. Яшьнәп яшәргә омтылу // Мәдәни җомга. – 2010. – 5 февраль.
  • Шәех Л. Яшьләр китап яза // Мәдәни җомга. – 2010. – 14 май.
  • Хәсәнова К. Бар кешене яратам! // Мәгърифәт. – 2010. – 13 август.
  • Мөхәммәтҗанова С. Мин туганчы дөнья башка булган, Мин дөньяга килгәч, үзгәргән… // Мәгариф. – 2017. – №4.
  • Мөбәрәкшина З. Шигырьләр турыдан-туры фәрештәләр аркылы языладыр - Рифат Сәлах. // Татар-Информ. – 2017. – 18 сентябрь.
  • Гыймадова Г. «Язучы һөнәр түгел, ул – яшәү рәвеше» - Рифат Сәлах // Ватаным Татарстан. – 2017. – 18 октябрь.
  • Кәбиров М. Шул ук кояш, ләкин яңа көн... // Шәһри Казан. – 2019. – 13 июнь.
  • Мөхәммәтова Р. Җәлил премиясе алу өчен Рифат Сәлахтан лайфхак: «Дога кылырга кирәк». // Интертат. – 2023. – 29 июнь.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны ― рус теле укытучысы. Өч бала үстерәләр [4] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]