Рифкать Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифкать Закиров latin yazuında])
Рифкать Закиров
Туган 16 июнь 1938(1938-06-16) (85 яшь)
Татарстан, Актаныш районы, Усы авылы
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь

Рифкать Закиров 1938 елның 16 июнендә Актаныш районы Усы авылында туа. Башта киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә. Шул белгечлек буенча эшли. Аннары шахталарда күмер чыгара. Кечкенәдән үк шигърияткә тартыла. Нечкә күңелле, моңга-хискә бай иҗади шәхес-шагыйрь шигырь, поэмалар яза. Аның “Шахтер моңы”, “Ай сөярмен, ел сөярмен”, “Йөрәк уты” дигән шигырь китаплары һәм “Гамьле моң” исемле күләмле поэмасы дөнья күрә.

Р.Закировның чагыштырмача зур булмаган шигъри иҗатын, нигездә, үз язмышына бәйле күңел кичерешләре, балачак хатирәләренең, туган җир, туган табигать, бүгенге болгавыр заманыбыз турындагы шәхси уй-хисләренең шигырь калыбына салынган язмасы, аның фәлсәфи-лирик бер чагылышы дип бәяләргә мөмкин.

Шигырьләре тыйнак моң-сагыш белән өтелгән, аларда вакыт-вакыт күңел төшенкелегенә бирелү, ризасызлык, ачыргалану мотивлары да үзләрен сиздереп куя. Аның әсәрләре формасы ягыннан традицион калыпта язылган.