Роберт Лефковиц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Роберт Лефковиц

Тулы исеме Robert Joseph Lefkowitz
Һөнәре галим
Туу датасы 15 апрель 1943(1943-04-15) (71 яшь)
Туу җире Нью-Йорк, АКШ
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Милләте француз
Бүләк һәм премияләре Nobel prize medal.svg Химия өлкәсендә Нобель премиясе

Роберт Джозеф Лефковиц (инг. Robert Joseph Lefkowitz) — АКШ галиме, табиб, Төньяк Каролина штатының Дьюк университеты Медицина үзәге хезмәткәре. Химия өлкәсендә Нобель премиясе иясе (2012).

1943 елның 15 апрелендә Бронкста туа. Колумбия университетының Колумбия көллиятендә белем ала, 1962 елда анда бакалавр дәрәҗәсен ала. 1966 елда Колумбия университеты каршындагы Терапевтлар һәм хирурглар көллиятен тәмамлый.

1970-1973 елларда Лефковиц Массачусетс хастаханәсендә эшли. 1973 елда Дьюка университеты хастаханәсендә медицинаның адъюнкт-профессоры һәм биохимия буенча өлкән укытучы дәрәҗәсен ала. 1976 елдан галим Һовард Һьюз медицина институтында эшли.

2012 елда Брайан Кобилка белән бергә «тере күзәнәкләрдә биохимик сигналлар җибәрүдә катнашкан универсаль молекулларны өйрәнү» Химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.

Сылтамалар[үзгәртү]