Родион Малиновский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Родион Малиновский latin yazuında])
Родион Малиновский
Туган телдә исем Родион Яков улы Малиновский
Туган 22 ноябрь 1898(1898-11-22)
Әдис, Россия империясе
Үлгән 21 март 1967(1967-03-21) (68 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе яман шеш
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d] һәм Кызыл мәйдан
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре гаскәр башлыгы, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Наталья Родионовна Малиновская[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Испания ватандашлар сугышы[d], Алман-совет сугышы, Совет-япон сугышы[d] һәм Русия ватандашлар сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы, Совет Берлеге Каһарманы
"Җиңү" ордены
"Җиңү" ордены
Ленин ордены Ленин ордены Кызыл Байрак ордены һәм бүтән
Хәрби дәрәҗә ССРБ маршалы[d]

 Родион Малиновский Викиҗыентыкта

Родион Яков улы Малиновский (1898, Әдис1967, Мәскәү) – Совет гаскәр башлыгы һәм дәүләт эшлеклесе.

Бөек Ватан сугышының гаскәр башлыгы, Советлар Берлеге Маршалы (1944), Советлар Берлеге ике тапкыр Каһарманы, Югославия Халкы Каһарманы.

ССРБ Саклану министры (1957-1967).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1898 елда Әдис шәһәрендә туган.

1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышына бара.

1915 елда сугышта каты яралана.

1915-1916 елларда – Казан Хәрби госпиталендә дәвалана.

1916 елда Россия экспедицион корпусында, Франциядә, Көнбатыш фронтында сугыша.

Чит ил легионы эчендә һәм Марокко 1-нче дивизиясендә сугышкан.

1919 елда Россиягә кайткач, Кызыл Гаскәргә керә, Ватандашлар сугышында катнаша, Колчак гаскәренә каршы сугыша.

1930 елда Фрунзе исемендәге Хәрби Академияне тәмамлый.

1937-1938 елларда Испания Ватандашлар сугышында хәрби киңәшче булып катнашкан.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы вакытында Көньяк фронтын җитәкләгән. Харкаудан чигенү сәбәпле шушы вазифадан азат ителгән.

"Уран" һәм "Боҗра" операцияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ноябрь аенда фашист һәм аларның союздашлары Кызыл Гаскәр тарафыннан боҗрага чолгап алына. Декабрь аенда фашист көчләрен юк итү буенчан "Боҗра" операциясе башланган.

Фашистлар үз операцияләрен декабрь аенда Манштейн җитәкчелегендә башлаганнар. Ләкин Родион Малиновский җитәкчелегендә 2-нче гвардия гаскәре Манштейн җитәкләгән алман гаскәренә боҗраны өзәргә бирмәгән. Алман көчләре бу уңышсыз операциядә 40 мең гаскәри югалтканнар, 25 декабрьдә Манштейн чигенгән.

Сталинград сугышы вакытында Манштейн гаскәренең контр һөҗүмен туктаган һәм Паулюс гаскәрен коткарырга бирмәгән. Шушы уңышны карап Сталин яңадан Малиновскийне Көньяк фронты җитәкчесе итеп билгеләгән.

1943-1944 елларда Көньяк Украинаны, Данбасны һәм туган шәһәре Әдисне азат итә.

1944 елда 2-нче Украина фронтын җитәкләгән һәм Толбухин җитәкләгән 3-нче Украина фронты белән фашист төркемен "Көньяк Украина" тар-мар итә.

1944 елда Дебрецен операциясе нәтиҗәсендә Маҗарстанда зур алман-фашист төркемен юк итә, Будапешт өчен сугышта катнаша, 200 меңле фашист төркемен тар-мар итә.

1945 елда Малиновский белән Толбухин гаскәрләре Вена операциясен үткәрәләр, Австрияне азат итә. Шуның өчен Җиңү орденына лаек булган.

Австриядә, Чехословакиядә сугышны тәмамлый.

1945 елның августында Байкал арты фронтын җитәкли, Совет-Япон сугышында катнаша.

Япония сәргаскәрлеге өчен көтмәгәндә Малиновский җитәкләгән гаскәр Гоби чүле аша барып япон гаскәрен камап алып тар-мар итә. Шуның өчен Советлар Берлеге Каһарманы орденына лаек булган.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң Малиновский Саклану министры булып эшләгән.

1967 елда авырту сәбәпле үлгән. Кызыл мәйдан Кремль дивары янында күмелгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Малиновский Р. Я. // Куценко А. Маршалы и Адмиралы флота Советского Союза. — К.: Полиграфкнига, 2007. — С. 232—241.
  • Малиновский Р. Я. // Маршалы Совестского Союза. Личные дела рассказывают / Институт военных историко-патриотических проблем и исследований. — М.: Любимая книга, 1996. — С. 51—52. — ISBN 5-7656-0012-3.
  • Захаров М. Маршал Советского Союза Родион Малиновский // Полководцы и военачальники Великой Отечественной. Вып. 1. — 2-е изд. — 1971. — С. 221—256. — 448 с. — (Жизнь замечательных людей). — 150 000 экз.