Рубис Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Рубис Зарипов – татар композиторы, Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы.

Рубис Таҗиәхмәт улы Зарипов 1939 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Тукай (элеккеге Ворошилов) районы Теләнче-Тамак авылында хезмәткәрләр гаиләсендә туган.

Әтисе Таҗиәхмәт Зарипов сәүдә тармагында эшләгән. 1941 елда Бөек Ватан сугышына китеп шул ук елның ноябрь аенда Мәскәү өчен сугышларның берсендә хәлак була. Әнисе Хәдичә Латыпова бар гомерен балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүгә багышлаган.


Үзе турында язылган тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

"Тамак авылында, шушы төбәктә беренчеләрдән булып, 1934 елда балалар яслесе ача һәм шунда 25 ел җитәкче һәм тәрбияче вазыйфаларын башкара. Әти-әнием авылыбызның актив комсомоллары буларак барлык мәдәният, мәгариф эшләрен башлап йөрүчеләрдән саналганнар. Бәлки шуңадыр да, миңа да мәктәп елларында ук сәнгать спорт, өлкәннәргә шефлык итүдә, башка җәмәгать эшләрендә дә еш катнашырга туры килде.

1950 елда, дуртенче класста укыганда, минем музыкага булган омтылышымны, җырга сәләтемне күреп, әтиемнем бертуган энесе Гыйлмулла абый Зарипов миңа тальян гармун алып бирде. Бик яхшы хәтеремдә, көн дими, төн дими, һәр буш вакытымда шушы гармунда үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Бию көйләрен уйный белүемне күреп, апа-абыйлар мине кичке яшьләр уенына алып чыгалар иде, һәм, мин аларны караңгы төшеп кулларым арыса да, төн урталарына кадәр биетә, җырлата идем. Ул гынамы, балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булмау сәбәпле, әнием мине гармуным белән алып барып, балаларны җырлаттыра, биеттерә иде. Мин уйныйм да уйныйм, алар тамам арып егылганчы бииләр, уйныйлар, шаяралар иде.

Үсә башлагач, мәктәп тормышында да үземне күрсәтә башладым. Үзем уйныйм, үзем җырлыйм. Мәктәп күләм җыр конкурсларында беренчелекне ала идем. Җырчы Илһам Шакировта безнең мәктәптә укыды. Аның белән авыл сәхнәләрендә дә берга чыгыш ясарга туры килгәләде. Без икебез дә җырчы булу турында хыяллана идек. Тик язмыш икебезне ике юнәлешкә аерды. Совет чорындагы мәҗбүрилек сәясәте мине хәрби хезмәткә бәйләде, ә ул Илһам Шакировка, бар гомерен мәдәният, сәнгатькә хезмәт итәргә мөмкинлек бирде.

Мәктәп елларында ук шигырь язу белән дә мавыга идем. Кайбер шигырьләрем «Ленинчы» исемле район газетасы битләрендә дөнья күрделәр. Класс, мәктәп стенагазеталарында да алар чагылыш таптылар. Класс газетасын әзерләп чыгаруда да минем өлеш зур иде. Спортны да яраттым. Каен агачыннан үзем ясаган чаңгыда, 1957 елның 23 февралендә, Совет Армиясе көненә багышланган ярышта район буенча беренче урынны алып, диплом һәм «фабричный» чаңгы белән буләкләндем. Ул чакта миңа дөньяда моннан да зур буләк була алмыйдыр кебек тоелды. Җыр һәм сәнгать минем төп хыялым иде. Инде егет булып житлеккәч үзлегемнән «хромка» гармунында уйнарга өйрәндем. Һәр жомгада уздырыла торган мәктәп кичәләрендә укучыларны һәм укытучыларны биетеп, уйнап җырлап күңел ача идек.

Ходай миңа җыр хәтерен дә өеп биргәндер. Шуңа курә, сугыштан соңгы елларда, Казан радиосы берәр яңа җыр тапшырса, мин сабый гына булсам да, аның көен, сузләрен отыш алып, икенче көнне үк укытучыларга җырлап та күрсәтә идем. Комсомолга, туган илгә, намуслы хезмәткә багышланган күп кенә, «Халисә», «Чирәм җирләргә» кебек җырларның беренче башкаручысы булдым. Алга китеп шуны әйтәм, инде менә гомер көземә җиткәч, музыка белгечләре белән аралаша башлагач, алар «Рубис абый, синең бит «абсолют слух», нишләп музыкант, җырчы булып китмәдең?» дип сорау бирми калмыйлар.

1957-58 елларда Вологда өлкәсенең Борисово-Судcк районының Сосновка дигән леспромхозында урман кисәргә дә туры килде. Дөм караңгы урман эчендәге әле төзелә генә башлаган поселок... Эштән арып кайткач барыр җир юк. Әнә шунда да, урыслар арасында, без ике татар егете, мин һәм Рафис дустым, татарлыгыбыздан курыкмыйча, үз рухыбызда сөйләшеп, җырлап яшәдек. Кичләрен мин хромкада уйнап җырлап җибәрсәм, бөтен урыс авызын ачып хәйран калып тыңлый. «Яшьлек», «Сине сөйдем» кебек вальска охшаш татар көйләрен уйнап җибәрүем була, урысы-марҗасы бар дөньясын онытып биергә, җырларга, вальс әйләнергә тотыналар. Урыс җырларын гөмерем буе өйрәнә алмадым, никтер куңелем тартмады.

Урман кискән чагында шигырьләр дә язылды. Мәктәп елларында ук танышкан беренче мәхәббәтемә, тормыш иптәшем Рафияга, ярату хисләрен хаттә шулар аша аңлата идем.

1958-61 елларда Грозный шәһәрендә армия сафларында хезмәт иткәндә безнен 83309 номерлы хәрби частендә йөздән артык татар солдаты бар иде. Ул вакытта теле-радио тапшырулар юк дәрәҗәсендә, ә туган як, туган җир белән аралашу фәкать хат аша гына иде. Бигрәк тә Арча, Чупрәле, Саба районыннан чакырылган авыл егетләре авылларын, туганнарын өзелеп сагына, татар җырларына мохтаҗ иде. Әнә шундый чакларда, без, хезмәттән соң кичке ял вакытларында «Ленин булмәсенә» (красный уголок) жыйнала идек тә, мин аларга сәгатьләр буе татар җырларын башкарып, күңел сагышларын баса идем. Ул чагында «Халык җырлый» (1954 ел, 634 б.) китабының барысын да диярлек яттан белә идем. Караңгы, куркыныч төннәрдә постта торганда да мин җырсыз яшәмәдем. Ләкин полктагы узешчәннәр клубында катнашмадым, чөнки урысча җырлар белми идем. Көчле тавышлы булуымны белеп алган рота командиры капитан Куделивич, мине полк строевоеның башлап җырлаучысы итәргә теләп, приказ да биреп карады, гаупвахтага ябам дип тә янады... Ләкин мин булдыра алмадым. Аның урынына без «Ленкомната»да концертлар бирә идек. Шул вакытта да Мәскәүдән булган солдатлар нинди генә кабәхәтлекләр кылмый: безнең җырлардан көләргә маташып, төрле кимсетү сүзләре белән мыскыллаудан да тартынмыйлар иде.

Өч еллык солдат хезмәте вакыты да узып азагына якынлашты. 1961 елның язында Илһам Шакиров узенең концерт группасы белән Грозныйга килде. Мин дә увольнительный алып концертка бардым. Җәйге парктагы тамаша мәйданында халык шаккаттырлык күп иде. Илһам белән бик озак сөйләштек, серләштек, киңәштек. Минем дә җырчы булу турындагы хыяллануларым тормышка ашса ярар иде дигән теләкләр белән аерылыштык. Теләкләр гел дә син дигәнчә булмый шул ул...

1961 елда халыкара хәлләр катлауланып киткәч, демобилизацияне туктаттылар, һәм безнең частьтән алтмышка якын солдатны хәрби училищеларга жибәрделәр. Мин Вильнюс шәһәрендәге 374 нче номерлы һәрби училищеның юридик бүлегендә укып белем алгач, утыз елга якын хезмәт-төзәтү учреждениеләрендә хезмәт иттем. Анда «ристан»нар белән «начальник»лар арасында катгый таләпләр булса да, мин татар тоткыннары белән үз телемдә сөйләштем, хәтта, начар яши торган баракларда җырлар җырлап, елатып та ала идем. Милли җырларым миңа алар белән якыннан, ышанычлы итеп аралашырга ярдәм итте. Татар тоткыннары мине «җырчы начальник» дип атый башладылар. Хезмәтем бик тыңгысыз, авыр, өзлексез булу сәбәпле, мәдәнияткә, сәнгатькә вакыт бик аз кала иде. Алай да махсус ябык басмаларда һәм Удмуртия республикасының «Удмуртская правда», мин яшәгән җирлекнең «Светлый путь» газеталарында әхлак, тәрбия темаларына рус телендә язылган мәкаләләрем бихисап басылды.

Сирәк кенә булса да, куңелемне бушатып шигырьләр яздым һәм коллективта уздырыла торган смотр-концертларында катнаштым. Ә инде 1969 елдан Ижау шәһәрендә яшәуче милләттәшләрем белән якыннан, ныклап аралашып яши башлагач, татар концертларын, театрларын ешрак карарга мөмкинлек туды. Үзем дә «Гүзәл» исемендәге җыр һәм бию ансамбелендә башлап җырлаучы булып катнаша башладым. Бу коллектив белән берлектә Удмуртияның татарлар яши торган Можга, Глазов, Воткинск, Сарапул кебек шәһәрләрендә һәм авылларында, берничә көнлек концерт-гастрольләрдә булып, халык җырларын башкарырга туры килде. Аннан башка Пермь, Чиләбе, Киров шәһәрләрендә һәм тирә-як авылларында да чыгышлар ясадык.

1970 нче елда минем исемем Удмуртия Эчке эшләр министрлыгының Почет кенәгәсенә кертелде һәм «СССР МВД Отличнигы» исеме бирелде.

Татар халык мәдәниятен һәм сәнгатен пропагандалаудагы хезмәтемне иста тотып, 1987 һәм 1989 елларда Удмурт республикасы мәдәният министрының «Мактау грамота»ларына һәм төрле җыр бәйгеләрендә, фестивальләренда катнашып лауреат исемнәренә лаек булдым. Газета битләрендә минем ижатыма багышланган мәкәләләр бастырылды, теле-радио үзәкләре җырларымны яңгыратты.

1986 елда мин отставкага чыктым һәм туган ягыма әйләнеп кайттым.

1985 елдан җырлар ижат итә башладым.

Баштарак үзем язган шигырьләргә, аннан соң Клара Булатова, Энже Мөэминова, Гөлшат Зәйнашева кебек танылган язучыларның шигырьләренә көйләр ижат иттем. Ул җырларны үзем һәм ансамбльдәге җырчылар башкарды. 1987 елның март аенда Казанда уздырылган үзешчән композиторлар фестивалендә Гөлшат Зайнашева сүзләренә язылган «Яшьлек дустыма» исемле җырым лауреат исеменә лаек булды. 1989 елның август аенда «Гүзәл» җыр һәм бию ансамбле ветераннары Нәйсә Ишматова, Нурулла Хуҗагалиев һәм минем кандидатураларны Удмурт Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемне бирүгә кирәкле документларны әзерләп Югары Советка тапшырдылар. Туган ягым Яр Чаллыга кученеп китәнлектән бу исемне миңа бирми калдырдылар.

Киткәндә Удмуртия татарларының Татар ижтимагый үзәгенә (ТИҮ) нигез салып, беренче учредительный съездын уздырып киттем.

Яр Чаллы шәһәренә кайткач, тагын да канатланып, мәдәният-сәнгать дөньясының үзәгендә кайный башладым. Тукай районы һәм Чаллы калабызда уздырыла торган мәдәни чараларда актив катнаштым. Ел да уздырыла торган үзешчән композиторлар фестивальләрендә катнашып ижат иткән җырларым дипломнарга һәм лауреат исемнәренә лаек булдылар. Ә танылган җырчылар Разия Гайнуллина, Илсөяр Зарипова, Сәриә Нәбиуллина һ.б. башкаруында Казан һәм Чаллының «Куңел» радиосыннан җырларым ешрак ишетелә башлады.

Бер үк вакытта әдәби иҗат эшем дә активлашты. 2001 елда беренче илле бер җырны үз эченә туплаган «Куңелем моңнары» исемле китабым дөнья күрде. Бүгенге көндә егерме биш китап бастырып чыгардым, дүрт йөздән артык җырларым кассеталарга язылдылар. Шуларга өстәп, «Ватаным Татарстан». «Мәдәни җомга», «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Әлмәт таңнары» газеталарында, «Мәйдан» журналында мәдәнияткә, сәнгатькә, әхләк-тәрбия мәсьәләләрен кагылышлы бик күп мәкәләләрем, шигырь-җырларым бастырылып чыгарылды.

Һәр елны гыйнвар-февраль айларында шәһәребезнең «Энергетик» мәдәният сараенда уземнем сольный хәйрия концертларым белән чыгыш ясап, ветераннарга бүләк ясыйм, онытылган халык җырларын тамашачыларыма җиткерәм. Чаллы «Куңел» радиосы һәм телевидениесе берничә тапкыр минем ижатыма багышланган тапшырулар оештырды.

Озак еллар татар музыка культурасын, сәнгатен үстерүгә куйган хезмәтләрем өчен 2005 елның апрелендә Татарстан Республикасының «Мәдәнияттәге уңышлары өчен» дигән билгесе белән бүләкләндем. 2005 елның декабрендә Татарстан композиторлар берлегенә кабул ителдем. Зур куанычларымның берсе мәктәпләргә, китапханәләргә, мәдәният сарайларына очрашуларга еш чакыралар. Анда өлкәннәр белән дә, яшь буын белән дә милләтебез, телебез, мәдәниятебез турында әнгәмәләр корыла, тальяныма кушылып халык җырларын башкаруымны яратып кабул итәләр, ижат җимешләрем белән танышалар. Ел әйләнәсендә алтмыш-җитмешләп шундый чараларда катнашып, шәһәрдәшләрем белән аралашам.

Җәй-көз айларында кече авылларга махсус чыгам. Тукай, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе районнарының зур булмаган, бету алдында торучы авылларының ветераннары һәм мәктәп балалары белән очрашып әдәби-җыр чаралары уздыруда катнашырга насыйп булды. Кайсы гына авылда булсам да, аларның 30-40 еллар дәвамында тере язучыны, тере җырчыны кургәннәре, чын халык җырларын тыңлаганнары юклыгына инанып кайтам. Мин җырлаганда аларның хисләнеп, үкси-үкси елап утырулары, башкаручы буларак, үземә дә тәэсир итә – кайчак җырлыйсы җырымны башлап китә алмый исем китеп торам.

Очрашуларга, мәсәлән, мәктәпкә килеп керүем белән, аларның түләү хакын беләселәре килә. Ә бит болар барысы да минем ихластан халык өчен бушлай башкарыла торган эшләрем. Мин башта ук, «матур гына тыңлап утыра алсагыз, шуннан да зур бүләк, хак булмас»- дип әйтеп куям. Уземнем барлык гомеремдә кайда гына яшәсәм дә, бөтен барлыгым белән сөйгән татар халкыма хезмәт итеп яшим. Татарстан Президентының 2011 елның 5 февраль Указы нигезендә, «Музыка сәнгате өлкәсендә купьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен» миңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Хезмәтемне дәуләт танып бәяләгән иң зур буләкләрнең берсе бу. Минем өчен әйтеп аңлатып бетермәслек бәхет. Рәхмәт «Энергетик» мәдәният сарае директоры Гөлзадә Рзаевага минем 70 еллык юбилеема зур буләк әзерләу максатыннан, ул бу мактаулы исемне биру турындагы кәгазьләрне, беренчеләрдән булып, башлап жибәргән иде. 2009 елда, үз-үземә буләк итеп, «Минем сәхнә гомерем» дигән истәлек китап мемуарлар яздым. Бик гыйбрәтле әсәр ул.

РУБИС ЗАРИПОВНЫҢ БАСЫЛЫП ЧЫККАН КИТАПЛАРЫ[үзгәртү]

  1. Зарипов, Р. Куңелем моңнары [җырлар] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2001. – 60 б.
  2. Зарипов, Р. Йөрәгемнән чыккан моңнар: [җырлар] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2002. – 118 б.
  3. Зарипов, Р.Т, Гыйбрәтле хезмәт язмалары: [мемуар истәлекләр] / 1961- 1986 елларда хезмәт-төзәту колонияләрендә хезмәт иткәндә тоткыннарны тәрбияләугә юнәлтелгән тәрбия, педагогик чараларны укучыга ничек бар, шул мәгьнәдә аңлату максатыннан иҗат ителгән / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2003. – 268 б.
  4. Зарипов, Р. Әби, бабамны яратам: [балалар өчен шигырьләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2004. – 51 б.
  5. Зарипов, Р. Т. Хәтер сандыгымнан: [сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллардагы балаларның көн куреше, бирешмичә кеше булып калулары һәм шулар арасыннан усеп чыккан куренекле татар уллары һәм кызларына багышлана] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2004. – 59 б.
  6. Зарипов, Р. Бәхәсле бизмән: [повесть, хикәяләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2005. – 199 б.
  7. Зарипов, Р. Т. Җырлап яшик әле: [зурлар өчен җырлар] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2005. – 72 б.
  8. Зарипов, Р. Балачагым җырлары: [балалар өчен шигырьләр] / Р. Зарипов. – "Көмеш кыңгырау" китапханәсе, 2006. – 11 ноябрь. – 8 бит.
  9. Зарипов, Р. Өметләр өзелмәсен: [шигырьләр] / Р. Зарипов. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2007. – 142 б.
  10. Зарипов, Р, Чытырманлы юллар: [зурлар өчен шигырьләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2007. – 253 б.
  11. Зарипов, Р. Кояш белән дуслаштым: [балалар өчен шигырьләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2008. – 66 б.
  12. Зарипов, Р. Тормыш диңгезе: [шигырьләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2008. – 195 б.
  13. Арсланов, Ф., Зарипов, Р. Теләнче Тамак авылы мәчетләре язмышы: [тарихи-документаль повесть] / Ф. Арсланов, Р. Зарипов. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2008. – 40 б.
  14. Зарипов, Р. Гомер көзем: [повесть, хикәяләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2009. – 241 б.
  15. Зарипов, Р. Минем сахнә гомерем: [тарихи документаль хикәя] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2009. – 162 б.
  16. Зарипов, Р. Узганнарга кайтып: [тарихи повесть] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2009. – 215 б.
  17. Зарипов, Р. Бары синдә яшәрмен: [балалар өчен шигырьләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2010. – 46 б.
  18. Зарипов, Р. Җырлап юанам: [җырлар] / Р. Зарипов. – Яр Чаллы; Яр Чаллы типографиясе, 2010. – 132 б.
  19. Зарипов, Р. Куңел оча: [җырлар] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2010. – 63 б.
  20. Зарипов, P. Тугрылык: [повестьлар, хикәяләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2010. – 250 б,
  21. Зарипов, Р. Чишмәлар: [шигырьләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2010. – 165 б,
  22. Зарипов, P. Шпулек [повесть] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2010. – 95 б.
  23. Зарипов, P.Т. Сайрар кошлар моңы: [шигырьләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 20. – 170 б.
  24. Зарипов, Р. Йөрәк җылысы: [шигырьләр] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2010. – 75.6.
  25. Зарипов, P. Ясир коллыгы: [повесть] / Р. Зарипов.- Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2011. – 95 б.
  26. Зарипов, P. Зур буласым килә: [балалар шигырьләре] Алабуга "Андерсен" типографисе, 2012. – 48 б.
  27. Зарипов, Р Мәгарифның акты йолдызы: [тарихи мемуар] Алабуга "Андерсен" типогафиясе, 2012. – 124 б.
  28. Зарипов P., Фазуллина Л. – Бишегем Теләнче Тамак: [тарихи әсәр] Казан. Ихлас типографиясы -2012.- 272 б.
  29. Зарипов, Р. "Тулпар" школа мужественных и смелых – Яр Чаллы- Җиләк Принт-2012-43 стр.
  30. Зарипов, P. Хыянят (пьеса)- Алабуга "Андерсен" типографиясы 2013-64 б.

АУДИОКАССЕТАЛАР[үзгәртү]

  1. Көзге сагыш: [аудиокассета] / А.Таһирова суз., автор башкаручы композитор Рубис Зарипов. – Яр Чаллы: 2002.
  2. Дүрт шәхескә бер бәхет: [аудиокассета] / Энҗе Гәйфетдинова, Әнвәр Шарипов суз., Рубис Зарипов көе, җырлый Илсөяр Зарипова. – Яр Чаллы: 2008
  3. Яраталмыйм синнән бүтәнне: [аудиокассета] / Энҗе Гәйфетдинова суз., Рубис Зарипов көе, җырлый Илсөяр Зарипова. – Яр Чаллы: 2009
  4. Ярамый, Сөю җыры, Кабатланмас кебек уткәннәр, Кәрәкәс: [җырлар] // Җырларым юлдаш булсын: [аудиокассета] / Рубис Зарипов көе, җырлый Сәрия Нәбиуллина. – Яр Чаллы: 2009.
  5. Эй, кайтасы иде яшьлеккә: [аудиокассета] / Кадрия Наил суз., автор башкаручы композитор Рубис Зарипов. – Яр Чаллы: 2010.
  6. Җырларым сезнең өчен: [аудиодиск] / Рубис Зарипов җырлары, Илсөяр Зарипова башкаруында. – Яр Чаллы: 2011 ел.
  7. Халкым өчен җырлыйм: [аудиодиск] / Халык җырлары Рубис Зарипов башкаруында – Казан: 2011.