Русия Дәүләт думасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Русия Дәүләт думасы (рус. Госуда́рственная ду́ма, кыскача Госду́ма) — Русия Федерациясе Федераль җыенының ас палатасы. Аның хокукый статусы Русия Федерациясе Конституциясенең бишенче бүлегендә билгеләнә.

Дәүләт думасы 450 депутаттан тора. Депутат булып 21 яшькә җиткән, сайлауларда катнашу хокукы булган һәр Русия ватандашы була ала.

2007 елдан башлап, Дәүләт думасы депутатлары пропорциональ система, ягъни фиркаләр исемлеге буенча сайлана.

Дәүләт думасына сайлаулар 1993, 1995, 1999, 2003, 2007 һәм 2011 елларда үткәрелгән.

Әлеге состав[үзгәртү]

Фракция Җитәкче Депутатлар саны  %
Бердәм Русия Владимир Васильев[1]. 238 52,9 %
Русия Федерациясенең коммунистик фиркасе Геннадий Зюганов 92 20,44 %
Гадел Русия Сергей Миронов 64 14,22 %
Русиянең либерал-демократик фиркасе Владимир Жириновский 56 12,44 %

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: