Русия ватандашлар сугышы
| Русия ватандашлар сугышы | |||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
|
|||||||||||
Русия ватандашлар сугышы (1917—1922/1923) — Февраль һәм Октябрь инкыйлабыннан соң элекке
/
Русия империясе территориясендә килеп чыккан сәяси, этник һәм социаль төркемнәр арасында кораллы низаг.
Хронологик чикләр [үзгәртү]
Өйрәнүчеләнең күпчелеге сугышның 1917 елның 25 октябрендә (7 ноябрендә) (Октябрь инкыйлабы барышында Петроградта сугышлар) башланган дип саныйлар, ә аның ахырын - 1922 елның октябрендә Владивостокны алу дип саныйлар ("кызыллар" соңгы анти-большевик учакны тар-мар итәләр).
Гражданнар сугышны өч этапка бүлергә мөмкин:
- Беренче этап (октябрь 1917 - ноябрь 1918) - каршы торган яклар үзенең хәрби көчләрне оештыралар. Бер үк вакытта Беренче бөтендөнья сугышы бара иде, бу Дүртлек союзы һәм Антанта илләре сугышта катнашуын сәбәбе булган.
- Икенче этап (ноябрь 1918 - март 1920) - "кызыллар" һәм "аклар" арасында төп сугышлары баралар, сугышта борылыш "кызыллар" ягына чыга; сугыш хәрәкәтләре бөтен Русия территорияне каплап ала; Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлану аркасында, интерветлар үз гаскәрләрне чыгаралар.
- Өченче этап (март 1920 - октябрь 1922) - төп көрәшләр Русиянең чик өлешләрендә бара.
1922 елның октябрьдан көрәшүне дәвам иттерделәр: А.Н. Пепеляев генерал-лейтенантның Себер иреклеләр дружинасы (урыс. Сибирская добровольческая дружина) (Якутск краенда); старшина Бологовның казаклар отряды (Никольск-Уссурийский районында). Камчатка һәм Чукоткада совет власте 1923 елда урнаштыра.
Урта Азияда басмачилар 1932 елга кадәр көчендә булдылар, кайбер сугышлар һәм операциялар 1938 елга кадәр бардылар.
Алтарих [үзгәртү]
1917 елның 27 октябрендә бер үк вакытта Дәүләт Думасының Вакытлыча комитеты (урыс. Временный комитет Государственной думы) һәм Петроград эшче һәм солдат депутатлары советы (урыс. Петроградский совет рабочих и солдатских депутатов, Петросовет) барлыкка киләләр. 1 март Петросовет армиядә бер генә кеше тарафыннан идарә ителү юкка чыгара торган "Приказ №1"ны бастырып чыгара. Бу приказ буенча солдатлар комитетлары корал белән идарә итү хокукны алдылар.
2 мартта Русияның императоры үзенең улы Алексей, аннан соң Михаил Александрович бертуган файдасына тәхеттән баш тартты. Михаил Александрович Учредительный собрание файдасына тәхеттән баш тартты. 2 мартта Петросоветның башкарма комитеты Дәүләт Думасының Вакытлыча комитеты белән Вакытлыча хөкүмәтнең (урыс. Временное правительство) барлыкка килүе турында килешүне төзделәр.
10 мартында юкка чыккан полиция департаментына алмашка, апрельдә урындагы Советларда эшчеләр милициясе (Кызыл гвардиясе) отрядлары формалаша. 1917 елның майдан Көньяк-Көнбатыш фронтта Корнилов (8нче армиянең командующий) генералы иреклеләр частьларны («корниловчылар») формалаша башлана.
Июльдә, хөкүмәткә каршы демонстрациялардан соң, А. Ф. Керенский, Вакытлыча хөкүмәтнең минстр-рәисе, большевиклар партияне тыя, фронтта яңадан үлем җәзаны торгыза.
27 августта Керенский министрлар кабинетны җибәрә, һәм үзенә диктатор хокукларны бирә, Корниловны Баш главнокомандующий вазифасыннан чыгара; элегрәк ул ук Петроградка таба җибәргән Крымов генералның корпусны хәрәкәтен туктауны таләп итә.
1917 елның сентябрь-октябрь айларда большевиклар партиянең авторитеты һәм саны туктаусыз үскән. Эре сәнәгать үзәкләрдә, Балтыйк флотның, шулай ук Көньяк һәм Көнбатыш фронтларның советлары большевиклар контроль астнында иделәр.
Беренче сугышның периоды (ноябрь 1917 — ноябрь 1918) [үзгәртү]
Большевикларның хакимияткә килү һәм эчке политика [үзгәртү]
Октябрь инкыйлабы [үзгәртү]
Петрограда хәлне "восстание" дип билгеләнгәч, хөкүмәтнең башлыгы Керенский Петроградтан аның (хөкүмәтнең) ярдәмгә чакырып алган гаскәрне каршылау өчен Псковга чыгып китте. 25 октяберндә Духонин генералы фронтларның командущийларга һәм казак атаманнарга өметле казак частьләрне Петроградка һәм Мәскәүгә походка, большевикларның чыгышны хәрби көчләре белән бастырырга өчен бүлеп бирергә приказны бирә.
25 октябрьның кичендә Петроградта II Советларның съезды ачылган, соңыннан ул иң югары законнар чыгара торган орган дип игълан иткән. Меньшевикар һәм серлар, большевик переворотны танымау аркасында, съездны ташлап киттеләр, һәм "Ватанны һәм революцияны коткару комитет"ны (урыс. Комитет спасения Родины и революции) оештырдылар. Большевикларны сул эсерлар фракциясе генә яклады, алар беренче совет хөкүмәтендә берничә урын алдылар. Беренче съедның карарлар шундый иделәр: Тынычлык турныда декреты (урыс. Декрет о мире), Җир турында декрет (урыс. Декрет о земле), фронтта үлем җәзаны юкка чыгару. 2 ноябрьдә съезд Русия халыкларның хокуклар декларацияне (урыс. Декларация прав народов России) бу декларациядә милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы игълан иткән. 25 октябрьнда, 21:45 сәгатендә, кызылгвардиячеләр, матрослар һәм Петроград гарнизонның частьлары Кышкы сарайны штурм белән алдылар. Беркем каршылыкны күрсәтмәде, Вакытлыча хөкүмәте членнары арестка салганнар иде.
Бу вакытта, Псковда сизелерлек ярдәмне алмагач, Керенский Остров шәһәрендә фатирда торган Краснов генералга бара. Беркадәр икеләнүдән соң Островдан Петроградка Красновның 3нче ат корпусның частьләре 700 кеше гомуми саны белән хәрәкәтне башладылар. 27 октябрьдә алар Гатчинаны, 28 октябрьдә - Патша Авылны алдылар, ә 29 октябрьдә Петроградта юнкерлар, "Ватанны һәм революцияны коткару комитет" җитәкчелеге астында восстаниены оештыралар, әмма аны большевиклар М.А. Муравьёв җитәкчелеге астында шактый тиз бастырып ителгәннәр. Краснов "кызыллар" белән сугыш хәрәкәтләр туктау турнында сөйләшүләрне башланды; шул вакытта Керенский качып китә. Краснов кызыл отрядлар җитәкчесе Дыбенко белән казаклар отрядларның тоткарлыксыз чыгару турында сүз куешты.
Кадетлар партиясе законнан тыш игълан ителгән, 28 октябрендә аның җитәкчеләрне арестка салганнар, кадет газеталары ябылганнар иде.
Учредительное собрание [үзгәртү]
Учредительное собраниега сайлауларда (ноябрь 1917) большевиклар өчен сайлаучыларның ~25% гына тавыш бирделәр. Собраниеның утырышы Петроградта 1918 елның 5 гыйнварында башландган. Эсерлар "Хезмәт итүче һәм эксплуатацияләгән хокуклар декларциясе" (урыс. Декларация прав трудящегося и эксплуатируемого народа) турында фикер алышу баш тартудан соң, большевиклар, сул эсерлар һәм кайбер милли партиядән делегатлар утырышны ташлап киттеләр. Бу собраниены кворумсыз калдырды, ә аның карарларын легитмностьсыз калылдырды. Шулай булуга карамастан, эсерлар җитәечесе Виктор Чернов рәислек астында эшен дәвам иттеләр һәм II Совет съездның карарларын юкка чыгардылар.
5 гыйнварында Петроградта һәм 6 гыйнварында Мәскәүдә Учредительное Собрание куып таратуга каршы митинглар атып үтерелделәр. 18 гыйварында III Советлар съезды Собраниеның җибәрүгә рөхсәт бирде. Учредительное Собраниеның саклавы - Ак движениеның лозунгларның берсе иде.
Сул эсерларның восстаниеләр (1918) [үзгәртү]
Октябрь инкыйлабыннан беренче вакытта сул эсерлар большевиклар белән бергәләп Кызыл Армия барлыкка китерүдә, ВЧК (Бөтенрусия гадәттән тыш комиссия, Всероссийская чрезвычайная комиссия) эштә катнаштылар.
Аерылу 1918 елның февральда чыкты: БҮБК утырышта алар Брест солыхына, ә IV Советлар съездта - аның ратификацияга каршы тавыш бирделәр. Үзенекен итү алмагач, сул эсерлар Совнарком составыннан чыктылар һәм большевиклар белән үзара килешү өзү турында игълан иттеләр.
V Советлар съездда большевиклар, эсерларның каршылыгына карамастан, 10 июльдә беренче пролетариат дикатурасын игълан иткән Совет Конституциясе кабул иттеләр. Бу белән риза булмаганнар, эсерлар актив хәрәкәтләргә күчтеләр.
1918 елның 6 июльдә Яков Блюмкин (эсер) Мәскәүдә Германиянең илчене Мирбахны үтерә, Мәскәүдә, Ярославльдә, Муромда, Рыбинскта, Ковровда восстаниеләр башлана. 10 июльдә сул эсер Муравьёв Кызыл армиянең Көнчыгыш фронтта восстаниене күтәрә, ләкин аны һәм аның штабны сөйләшү сылтавы белән тозакка хәйләләп кертәләр һәм үтерәләр. 21 июльгә кадәр большевиклар бу восстаниеларны бастырганнар.
30 августта эсерлар Ленинны үтермәкче булганнар, Петроград ЧКның рәисне М. Урицкийны үтерәләр. 5 сентябрьдә большевиклар "кызыл террор"ны - масса-күләм сәяси дошманнарны репрессияләрне игълан иттеләр. Бер генә төн эчендә Мәскәүдә һәм Петроградта 2200 кеше үтерелгән.
Совет хакимиятен фронтта һәм тылда урнаштыру [үзгәртү]
Большевиклар һәм хәрәкәттәге армия [үзгәртү]
-
Лев Троцкий, Кызыл армиянең оештыручылардан бересе, 1917
-
Николай Крыленко, Русия армиянең Югары Башкомандующий (12 ноябрь 1917 — 14 март 1918)
-
Духонин, Николай Николаевич.jpg
Николай Духонин - Югары Башкомандующий вазифаларын башкаручы (ноябрь-декабрь 1917)
1917 елның 15 ноябрендә большевиклар иске армиянең демобилизация турындар приказы чыгаралар.
Генерал-лейтенант Духонин, Керенский качудан Югары Башкомандующий вазифаларын башкаручы, приказларны үтәүдәа баш тартты; 19 ноябрьда ул Деникин һәм Корнилов генралларна тоткынлыктан коткара.
Балтыйк флотта большевик властены алар контроль астына алынган Центробалт (Балтыйк флотның үзәк комитеты, Центральный комитет Балтийского флота) урнаштырды һәм бөтен флотның көчләрне Петроградның ВРКга (Военно-революционный комитет) бирде. Төньяк һәм Көнбатыш фронтларда да большевиклар үзен властены урнаштырдылар.
Бөек Главнокомандующий вазифаларын башкаручы Духонин арсетка сала, 3 декабрьдә аны үтерәләр. Бөек Главнокомандующий урынга Совнарком прапорщик Николай Крыленконы билгеләде. 20 ноябрьдә ул сугыш хәрәкәтләрнең туктау турында игълан итә.
Көньяк-Көнбатыш фронтта да ВРК оештырылган (рәисе — Разживин Г. В.). Румыния фронтта 1917 елның декабрендә Совнарком фронт комиссар урынына С. Рошальне билгеләде, ләкин "аклар", Дмитрий Щербачев (фронтның командующий) генралның җитәкчелеге астында, актив хәрәкәтләргә күчтеләр: фронтның һәм кайбер армияләрнең ВРК членнарны арестка салалар, ә Рошальне атып үтерәләр. Армиядә власть өчен кораллы көрәш тагын ике ай дәвам ителгән, ләкин герман оккупациясе большевикларның Румыния фронтында хәрәкәтләрен бетерде.
1917 елның 23 декабрьдә Тбилисида Кавказ армиянең съезды ачылды, ул Кавказ армиянең край Советын сайлаган (рәисе — большевик Григорий Корганов).
1918 елның 15 гыйнварда совет хөкүмәте Кызыл Армия, ә 29 гыйнварда — Кызыл Флот иреклеле принципларда барлыкка килүе турында указъ чыгара. Совет хөкүмәткә контроль астына алынмаган урыннарга кызылгвардиячеләр отрядлары юнәлдерделәр. Көньк Русия һәм Украинада бу отрядларны Владимир Антонов-Овсеенко, Көньяк Уралда — Пётр Кобозев, Белорусияда — Рейнгольд Берзин.
21 мартта Кызыл Армиянең командирлар составның сайланып куелуы юкка чыгарган. 29 майда гомуми хәрби бурычка таянып регуляр Кызыл Армиясе барлыкка килә.
-
Иоаким Вацетис, Республиканың хәрби көчләрнең Югары командующий (01.09.1918—09.07.1919)
Совет властеның урнаштыру. Большевикларга каршы көчләрнең оештыру [үзгәртү]
Үзәк Русия [үзгәртү]
Петроград восстаниеның уңышлыгы властеның большевикларга кичү башланды. Русиянең үзәк районнарда Советлар әле Октябрьга кадәр большевиклар контроледә иделәр, шуңа күрә совет власте монда шактый җиңел урнаштырды. Тула, Калуга, Түбән Новгород шәһәрләрдә бу процесс авыррак уза иде. Ләкин, кораллы отрядлар белән иң мөһим позициялар алгач, большевиклар Советларның "яңадан сайлауны" ирештеләр һәм властьне үзенә алдылар.
Идел буе [үзгәртү]
Казанда хәрби округның командованиесы, социалистик пратияләр һәм татар мииләтчеләр большевиклар яклы артиллерия бригаданы коралсызландырырга омтылуны тырыштылар, ләкин кызылгвардиячеләр инде тимер юл вокзалны, почтаны, телеграфны, банкны алдылар, Кремльне камап алдылар, округның хәрби командующийны һәм Вакытлыча хөкүмәтнең комиссарны арестка салдылар; 8 ноябрьдә большвеиклар шәһәрне алдылар. Валериан Куйбышев җитәкчелеге астында большевиклар Самараны шулай ук 8 ноябрьдә адылар. 1918 елның февральга Совет власте бөтен Идел буенда урнаштырырыла.
Финляндия [үзгәртү]
1917 елның 18 декабрендә совет хөкүмәте Финляндияның бәйсезлеген танылды, ләкин бер ай үткәч, Финляндияның көньякта большевик власте урнаштырырган.
1917 елның 7 - 8 ноябрендә большевиклар Нарвада, Ревельдә, Юрьевда, Пярнуда, ә ноябрь ахырында - бөтен алманнар белән оккупацияләнмәгән Прибалтика территориядә властен алганнар.
Белорусия [үзгәртү]
22 ноябрендә Белорусия Радасы совет властен танымады; 15 декабрьдә ул Бөтенбелорус конгрессын җыйды, ул да Совет властен танымады. 1918 елның гыйнвар-февральдә большевикларга каршы Довбор-Мусницкий поляк корпусның восстаниесы бастырган; Белорусиянең эре шәһәрләрдә большевиклар властен алдылар.
Украина [үзгәртү]
1917 елның октябрь — ноябрендә Донбасс большевиклары Луганскида, Макеевкада, Горловкада, Краматорскида, һ.б шәһәрләрдә властен алдылар. 7 ноябрьдә Үзәк Радасы (урыс. Цетральная Рада, укр. Центральна Рада) Киевда Украинаның бәйсезлеген игълан итте һәм большевиклар белән көрәшү өчен үзенең армиясе оештыру башланды. 1917 елның декабрендә Антонов-Овсееко отрядлары Харьков районны алалар. 14 декабрьдә Бөтенукраина Советлар съезды Украинада совет республика дип игълан итте һәм Украинаның совет хөкүмәтне сайлады. 1917 елның декабрьдә — 1918 елның гыйнварда Украина Совет властен урнаштыру өчен кораллы көрәш башлана. Сугыш хәрәкәтләр нәтиҗәдә большевиклар Екатеринославда, Полтавада, Кременчугда, Елизаветгардта, Николаевда, Херсонда властен алдылар; 26 гыйнварында, Михаил Муравьёв командование астында, алар Киев шәһәрен алганнар. Севастопольда совет власте 1917 елның 29 декабрьдә, ә Акмәчеттә — 1918 елның 25-26 гынварда урнаштырган.
Дон [үзгәртү]
Тындагы Ростовда большевиклар власте 1917 елның 8 ноябрендә урнаштырган. Әле 2 ноябрендә генерал Михаил Алексеев Иреклеләр армияне (урыс. Добровольческая армия) оештыра башлый. Тындагы атаман Алексей Каледин большеливикларның переворотны танымаган дип хәбәр итте. 15 декабрьдә, каты сугышлардан соң Корнилов һәм Каледин генералларның гаскәрләре большевикларны Ростовдан, ә аннан соң - Таганрогтан куып чыгардылар һәм Донбасска таба һөҗүм иттеләр. 23 гыйнварда, Каменская станицада, фронттагы частьләр съезды Дон өлкәсендә Совет властен игълан итте һәм Фёдор Подтёлков җитәкчелегендә Дон ВРКны оештырдылар. Рудольф Сиверс һәм Юрий Саблинның "кызыл гвардиясе" Каледин һәм Иреклеләр армиянең частьләрне Донбасстан Дон өлкәсенең төньякка кысрыклап чыгара.
24 февральдә кызыллар Ростовны, ә 25 февральдә - Новорчеркасскны алдылар. Каледин атылып үлә, ә аның гаскәрнең калган өлеше Сальск даласына чигенәләр. Иреклеләр армиясе (4 000 кеше) Кубаньга сугышып чигенә (Беренче Кубань походы).
Кубань [үзгәртү]
Александр Филимонов җитәкчелегендә Казак Кубань хөкүмәте шулай ук яңа властены танымады. 14 мартта Иван Сорокинның кызыл гаскәрләре Екатеринодарны алалар. Виктор Покровский җитәкчелегендә Кубань Радасын гаскәрләре төньякка чигенделәр; тегендә алар Иреклеләр армиянең частьләре белән берләштеләр; 9-13 апрельдә берләшелгән отрядлар уңышсыз штурм омтылулардан гаскәрләрне Дон өлкәсенең көньякка күчерделәр; бу вакытта совет властена каршы восстание башланды. Корниловны сугышта үтерделәр, ә аны Деникин алмаштырды.
Урал [үзгәртү]
Урал Советларның өчтән ике өлеше большевистик иде, шуңа күрә шәһәрләрнең зуррак өлешендә совет власте җиңел урнаштырды. Каты каршылык Ырынбур губернасы гына күрсәтте: 8 октябрьдә Александр Дутов Ырынбур казак гаскәре территориясендә большевик властены танылмаган дип игълан итте, һәм үзенең контроленә Ырынбурны, Чиләбене алган. 1918 елның 18 гыйнварында гына Василий Блюхер җитәкчелегендә кызыл отрядлары Ырынбурны алганнар.
Себер [үзгәртү]
1917 елның декабрьдә - 1918 елның гыйнварда Иркутскта кызыллар юнкерларның восстаниене бастырдылар. Байкал артында 1917 елның 1 декабрендә Григорий Семёнов атаманы большевикларга каршы восстаниены күтәрә, ләкин аны да тиздән бастырдылар; гаскәрнең калган өлешләре Маньчжурияга чигенәләр.
Кавказ [үзгәртү]
1917 елның 28 октябрендә Кавказ арты комиссариаты (рус. Закавказский комиссариат) барлыкка килгән һәм Кавказ артының бәйсезлеген игълан итте. Комиссариат грузин социал-демократларны, әзербайҗанлы (мусаватлар) һәм әрмән (дашнаклар) милләтчеләрне берләштерде. Совет власте Баку районында гына урнаштылган. Комиссариат Совет Русиягә карата каты дошманлык позицияне алды, ул барлык большевикларга каршы көчләрне якланган - Кубаньда, Донда, Теректа һәм Дагстанда. 1918 елның 23 февральдә Тифлисда Кавказ арты сейм җыелган. 1918 елның 22 апрелендә Сейм Кавказ арты Федератив Республиканың бәйсезлеген игълан итү резолюцияне кабул итте.
Төркистан (Урта Азия) [үзгәртү]
Төркистанның иң зур шәһәрендә — Ташкентта большевиклар каты сугышлар нәтиҗәсендә властен алдылар. Большевиклар ягында тимер юлдагы һөнәханәнең эшчеләр чыктылар, ә большевикларга каршы ягында — Рус армиянең офицерлары, Ташкентта урнашкан кадет корпусның һәм прапорщиклар мәктәпнең укучылары. 1918 елда большевиклар большевикларга каршы Зайцев полковникның Сәмәркандта һәм Чарҗоуда восстаниеларны бастырдалар, февральдә Коканд автономиясене, ә мартның башында — Җидесу казакъ вакытлыча хөкүмәтене юкка чыгаралар. Бөтен Урта Азия һәм Казакъстан территориясе, Хива ханлыгы һәм Бохара әмирлегеннән башка, большевиклар контроль астында калды. 1918 елның апрель аенда Төркистан АССР игълан ителә.
Брест солыхы. Үзәк дәүләтләр интервенциясе [үзгәртү]
1917 елның 20 ноябрендә (2 декабрьдә) Берст-Литовскида совет хөкүмәте һәм Германия Германия һәм алар союздашлар белән вакытлы солых турында сепарат килешүне төзеделәр. 9 (22) декабрьдә килешү турында сөйләшүләр башландылар. 1917 елның 27 декабрьдә (1918 елның 9 гыйнварда) совет делегациягә үзенең таләпләрнең тапшырдылар; Германия киң Русия территорияларга дәгъва итә иде. Большевиклар җитәкчелегендә аерылыш килеп чыкты: Ленин Германиянең таләбеннән канәгатьләндерү өчен чыгыш ясады, Троцкий "сөйләшүләр озакка сузу" тәкъдим белән чыгыш ясады, сул эсерлар һәм большевикларның кайберләр "сугышны дәвам итергә" өчен иделәр. 28 гыйнврында (10 февральдә) совет делегациясе «войну прекращаем, но мира не подписываем» лозунгы белән сөйләшүләрне үткәрде. Буга җавап итеп, 18 февральда, Германия бөтен фронт линиядә һөҗүм итте. Бер үк вакытта Германия үзенең таләпләрен күбәйтә. 1918 елның мартында Брест солыхына кул куела. Договор буенча, Русия 1 млн км² мәйдан белән җир Германияга кала. Рус гаскәрләре Украинаны, Финляндияне һәм шулай ук Төркиягә күчәргә тиешле Ардаган, Карс һәм Батум округларын ташлап чыгарга һәм Совет Россиясе Германиягә 6 млн марка күләмендә контрибуция түләргә; Украинаның, Белорусиянең, Литваның, Латвиянең, Эстониянең һәм Финляндиянең бәйсезлекне танырга тиеш була. Шуның өстенә, Русия үзенең армия һәм флотның демобилизация ясау тиеш. 15 мартта Брест солыхы IV Советлар съездта ратификацияләнде.
1918 елның апрельга герман гаскәрләр ярдәме белән, Финляндия хөкүмәте "кызылларны" үзенең территориясеннән куып җибәрде.
Белорусия Радасы Довбор-Мусницкий поляк легионер корпусы белән 20 февральдә Минскны алдылар һәм герман гаскәргә шәһәрне ачтылар. Герман командованиеның рөхсәтеннән Белорусия Радасы Белорусия Халык Республиканың хөкүмәтне оештырдылар һәм 25 мартында бәйсезлекне игълан иттеләр.
Украинада оккупантларның өметләрне акламган Үзәк Раданың хөкүмәте германнар куып тараттылар, аның урынында гетман Скоропадский җитәкчелегендә хөкүмәте оештырырган.
Антанта ягында сугыш башлаган Румыния Германия белән Бухарест солыхына кул куйган.
Герман гаскәрләре 1 маенда Таганрогка, ә 8 маенда - Ростовка керделәр. Пётр Краснов атаманы германнар белән союзны төзде. Төркиянең һәм Германиянең гаскәрләре Кавказ артына бәреп керделәр. Кавказ артындагы Федератив Республикасы өч бүлегенә таркалды (Грузия, Әрмәнстан, Әзербайҗан).
Антанта дәүләтләрнең интервенция [үзгәртү]
Антанта Бресты солыхын танымады, большеиклар белән сөйләшүләр башларга тырышты. 6 мартта аз санлы инглиз десанты Мурманскта чыкты, ләкин 30 июньга кадәр алар совет властена каршы хәрәкәтләрне башкармадылар.
2 августта 2нче рангның капитаны Георгий Чаплин организациясе Архангельскта совет властены төшерделәр, шуннан соң анда инглиз десант чыкты. Шәһәрдә власте урындагы үзидарәгә күчте, Көньяк армиянең оештыру башланды. Совет командоваинесе Көньякта Көньяк фронтны оештырды.
5 апрельдә япон ротасы һәм инглиз ярым ротасы Владивостокта чыктылар, ләкин ике атнадан соң корабларга борылып кайттылар.
Чехословак корпусның восстаниесе. Көнчыгышта сугышның башлану [үзгәртү]
Чехословак корпусы австро-венгер армиянең әсир чех һәм словак солдатлардан Беренче бөтендөнья сугышы вакытында оештырган.
1918 елның корпус француз армиянең часть буларак игълан итте. Корпусның Украинадан Ерак Көнчыгыш портлары аша Көнбатыш Европага күчерүгә хәзерләнү башланды. Чехословаклар белән эшелоннар Пензадан Владивостокка кадәр сузылдылар. 20 майда большевиклар хөкүмәте Чехословак корпусның коралсызлануын таләп итте, ләкин чехословаклар баш тарттылар, һәм кызыл отрдларга каршы актив хәрәкәтләргә күчтеләр. 25 майда чехословаклар Мариинскта, 26 майда - Чиләбедә восстание күтәрделәр, аннаң соң чехословак ярдәм белән большевикларның власте Новониколаевскта (26 майда), Пензада (29 майда), Сызраньда (30 майда), Томскида (31 майда), Курганда (31 майда), Омскида (7 июньдә), Самарада (8 июньдә) һәм Красноярскта (18 июньдә) төште.
Идел буе [үзгәртү]
8 июньдә кызыллардан азат иткән Самарада эсерлар Учредительное Собраниеның комитетны (Комуч) оештырдылар. Ул үзене вакытлыча революцион власть дип игълан итте. Комуч контроль астындагы террриторияседә барлык банклар денационализацияләнде, ул үзенең хәрби көчләре дә оештырды - Комучның Халык армиясе (урыс. Народная армия Комуча). Бер үк вакытта Омскида Вакытлыча Себер хөкүмәте барлыкка килә.
Владимир Каппель җитәкчелегендә астындагы отрядлары июнь уртасында Идел буе Ставропольны, Семберне ала.
1918 елның июльдә урыс һәм чехословак отрядлары Уфаны 5 июльдә алалар, ә чехлар Войцеховский командование астында Екатеринбургны 25 июльдә алалар.
7 августында Каппель гаскәрләре Казанны алалар, анда Русия империянең алтын запасның өлешен алалар (650 млн. алтын сум тәңкәләр белән, 100 млн. сум кредит знаклар белән, алтын һәм платина коелмалар, һәм башка әйберләр), шулай ук гаять зур корал, сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар, амуниция белән складларны алалар. Самарадан көньякка таба Фёдор Махин подполковникның отряды Хвалынскны ала Вольскка якын килә.
1918 елның августка "Учредиительное Собрание территориясе" көбатыштан көнчыгышка 750 чакрым озынлыкка сузылды (Сызраньдан Златоустка), ә төньяктан көньякка - 500 чакрым озынлыкка сузылды.
Чехословаклар һәм акгвардиячеләр белән көрәш өчен кызыллар Көнчыгыш фронтны оештыралар.
Ерак Көнчыгыш [үзгәртү]
6 июльдә Антанта Владивостокны "халыкара зонасы" дип игълан иттеләр, ләкин большевик властены төшермәделәр, аны 29 июньдә генә урыс генерал Михаил Дитерихс җитәкчелеге астында чехлар төшерделәр.
Урал [үзгәртү]
1918 елның мартында Ырынбур казаклары воосстаниены күтәрәләр, июльдә алар Ырынбурны алалар һәм Ырынбур губернасыннан большевикларны куып җибәрәләр.
Себер [үзгәртү]
1918 елның апрель уртасында Маньчжуриядан чыккан атаман Семёновның гаскәре (1000 штыклар һәм кылычлар) Байкал артыга һөҗүм итә (кызыллар 5 500 штыклар һәм кылычлар бар иде). Бер ук вакытта байкал артындагы казаклар большевикларга каршы восстаниены күтәрделәр. Майда семёновчылар Читага якын килделәр, ләкин аны аларга булдыра алмады. Сёмёнов казаклары һәм кызыл отрядлар арасында сугышлар үзгәрмә уңыш белән августка кадәр үтә иделәр, 28 августта семёновчылар Читаны алдылар. Тиздән амур казаклары Благовещенскны алдылар, ә уссури казаклары Хабаровскны алдылар.
1918 елның сентябрьгә большевиклар власте бөтен Уралда, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта бәреп төшергән.
1918 елның сентябрьдә совет Көнчыгыш фронтның гаскәрләре (сентябрьдән косандующий - Сергей Каменев), дошманның 5 000 штыклардга каршы 11 000 штыклар туплангач, һөҗүмгә күчтеләр. 10 сентябрьдә каты сугышлардан соң кызыллар Казанны алдылар, 12 сентябрьдә - Семберне, 7 октябрьдә - Самараны алдылар.
1918 елның 7 августта Ижауда һәм Воткинскта эшчеләр большевкларга каршы восстаниены күтәрәләр. Фетнәчеләр үзенең хөкүмңте һәм 35 000 штыклар белән армияне оештырдылар. Ижау-Воткинск восстаниесы ноябрьга кадәр дәвам иткән.
Русияның Көньякта сугышның башлану [үзгәртү]
Дон [үзгәртү]
Мартның ахырында Донда атаман Краснов җитәкчелек астында болшьшевикларга каршы восстание башланды. 10 майда казаклар һәм Румыниядан килеп җиткән Михаил Дроздовский отряд белән (1 000 кеше) Новочеркасскны алдылар. 16 майда Красновны Дон Гаскәрнең (Всевеликое Войско Донское) атаманны дип сайлыйлар; Дон гаскәрнең оештыру башлана. Июльдә, Урал казаклары белән берләшү өчен, Дон гаскәре Царицынны алырга омтыла. 1918 елның август - сентяберндә Дон гаскәре Поворино һәм Воронежка таба һөҗүмгә күчте. 11 сентябрьдә совет командованиесе үзенең гаскәрләрне Көньяк фронтка туплады. 24 сентябрьгә совет гаскәрләре казакларның Воронең-Пововрино юнәлешендә һөҗүмен туктаталар, ә Царицын юнәлешендә Красновның гаскәрләрне Дон артына чигендерә.
Кубань [үзгәртү]
Июньдә 8 000 санлы Иреклкләр армиясе үзенең икнчен походны башлана (Икенче Кубань походы). Деникин бер-бер атлы 30 000 санлы Калнин армияне , ә Екатеринодар янында - 30 000 санлы Сорокин армияне тар-мар итә. 21 июльдә аклар Ставропольны алалар, 17 августта - Екатеринодарны алалар. Август ахырында Кубань гаскәре территориясе тулысынча большевиклардан азат иткән, ә Иреклеләр армиянең гаскәрнең саны 40 000 штыклар һәм кылычларга җитә. Иреклеләр армиясе Төньяк Кавкзага һөҗүмен башлана.
Кавказ [үзгәртү]
18 инюьдә Лазарь Бичерахов командование астында Терек казаклары восстаниены күтәрәләр; калган кызыл отрядлары Грозный һәм Кизлярда блокадага алганнар.
Кавказ арты [үзгәртү]
8 июльдә Кавказ артындагы Федератив Республикасы 3 дәүләткә таркала (Грузия, Әрмәнстан, һәм Әзербайҗан). Грузиягә герман гаскәрләре керәләр; Әрмәнстан, Төркиянең һөҗүмнең нәтиҗәсендә үзенең территориясенең зуррак өлешен югалткач, тынычлык килешүенә кул куя. Әзербайҗанда большевистик «Баку коммунасы» шәһәрдән кача, ә властьны меньшевистик Центрокаспийга тапшыра.
Төркистан [үзгәртү]
1918 елда Ашхабадта тимерюлчылар восстание күтәрелә. Алар урныдагы кызылгвардия частьләрен тар-мар иттеләр, ә аларны үзләрен бастырырга килгән Ташкенттан җәзалаучы отрядларны дә тар-мар иттеләр. Эшчеләргә төркмән кабиләләр кушалар. 20 июльгә бөтен Каспий арты өлкәсе фетнәчеләр кулларда иде. 1918 елның уртасында Ташкентта офицерлар, интелеллигенция һәм элекке Төркинстан крайның администрацянең чиновниклары яшерен большевикларга каршы организацияне оештырдылар; аның беренче исеме - "Төркистан большевиклар белән көрәш союзы" (Туркестанский союз борьбы с большевизмом), соңрак ул Төркистан хәрби организация (Туркестанская военная организация, ТВО) исемен алды. ТВО 1919 елда Ташкентта восстание күтәрде, ләкин ул җимерелгән.
Икенче сугышның периоды (ноябрь 1918 — март 1920) [үзгәртү]
1918 елның ноябрьдә халыкара хәл тиз үзгәрә: ноябрь революциядән Германия һәм аның союздашлар җиңелгәннәр.
Элекке Германия оккупацияләнгән территорияләрдә яңа дәүләтләр барлыкка килделәр: Эстония, Латвия, Литва, Белорусия, Польша, Украина. Алар, Германиядәң ярдәмсез калганнар дәүләтләр Антантага ориентлаша башлаганнар һәм үзенең гаскәрләре оештырырга башландылар. Совет хөкүмәте Украина, Белорусия һәм Прибалитка территорияне алу турында приказны бирде. Бу максат белән Көнбатыш фронты оештыра. Бер ук вакытта поляк гаскәрләре Литва һәм Белорусия территорияне алу башлаганнар. 1919 елның гыйнвар уртасында Кызыл армия Прибалтканың һәм Белорусияның зуррак өлешләрен басып алды һәм анда совет хөкүмәтләрен оештырылган.
Украинада большевиклар декабрь-гыйнврда Харьковны, Полтаваны, Екатеринославны, Киевны алдылар, ә гыйнварда Одессаны алдылар. УНР(Украина Халык Республикасы, урыс. Украинская Народная Республика, укр. Українська Народна Республіка)ның гаскәрләрнең калган өлешләре Каменеө-Подольск районга күчтеләр.
Көнчыгышта сугышлар [үзгәртү]
1918 елның 7 ноябрендә кызыллар Ижауны, ә 13 ноябрендә — Воткинскны алалар.
18 ноябрендә Омскида офицерларның группасы переворотны ясадылар: эсер хөкүмәтне куыб җибәрделәр, ә власть Александр Колчакка тапшырырган, Колчакны Югары хаким (Верховный правитель) дип игълан иттеләр. Ул хәрби диктатура режимн урнаштырды һәм армиянең үзгәртеп оештыруга башланды. Бу моменттан соң эсерлар большевиклар белән көрәшне туктаттылар,ә Колчакны һәм акгвардиячеләрне дошманнар дип игълан иттеләр; забастовканы оештыралар, воосстаниеләр күтәрәләр, террор һәм саботаж акцияләрне үткәрәләр.
1918 елның декабрендә колчаковчылар һөҗүмгә күчәләр һәм 24 декабрьдә Пермьны алалар, әмма Өфә янында җиңелгәннәр, һәм һөҗүмне туктаттылар. Бөтен ак гвардия гаскәрләре Колчак командовние астында Көнбатыш фронтка берләшкәннәр.
1919 елның март — апрельдә колчаковчылар Өфәне, Ижауны һәм Воткинскны алдылар, ләкин апрель ахырында кыллар каршы һөҗүмгә күчәләр һәм 9 июньдә Өфәне кире кайтаралар, ә августта Чиләбене һәм Екатеринбургны алалар. 11 августта совет Көнчыгыш фронт составыннан Төркистан фронты аерып алынган. 13 сентябрьдә, Актюбинск операция нәтиҗәсендә, Төркистан фронтың гаскәрләре Төркистан республикасынын Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре белән берләштеләр һәм Үзәк Русия Урта Азия белән элемтәне торгыздылар.
1919 елның сентябрьдә — октябрендә Тубыл һәм Ишем елгалар арасында кызллар һәм аклар арасындагы хәлиткеч сугыш узды, бу сугышта аклар янадан җиңелгәннәр. Шуннан соң фронт җимерелгән, Колчак гаскәләрнең калган өлешләре Себер эченә чигенделәр. 1919 елның кышта эсерлар Колчакның тылында берничә фентнәләрне оештыралар, аның нәтиҗәсендә эсерларның Политцентр Иркутскта властьны ала, һәм 15 гыйнварында сугышрага теләмәгәннәр чехословаклар (алар арасында эсерлар популяр булганнар иде) Колчакны Политцентрга бирәләр.
21 гыйнварда эсерлар Колчакны большевистик ревкомга бирәләр. Туры Ленин приказы буенча, 7 гыйнварда Колчакны һәм Виктор Пепеляевны (Министрларның Советын рәисе) атып үтерәләр.
Көньякта сугышлар [үзгәртү]
1919 елның гыйнварында Краснов өченче тапкыр Царицынны аларга омтылган, ләкин яңадан җиңелгән һәм чигенергә мәҗбүр итте. Большеикларның сугышка каршы агитация нәтиҗәсендә, Дон армиясе череп таркалган, казаклар Кызыл армиягә күчә башланды - фронт җимерелгән. Большевиклар Донга бәреп керәләр һәм казакларга каршы террорны башланалар. Нәтиҗәсендә, казаклар восстание күтәрәләр (Вёшенское восстание), һәм чолганышта июньга кадәр сугышалар - июльдә ярдәмгә Дон армиянең частьләре керә.
1919 елның гыйнварында Деникин гаскәрләре тулысынча 90 000 санлы кызыл 11нче армияне тар-мар итәләр, һәм тулысынча Төньяк Кавказны кулга алалар. 31 гыйнварда Укринаның көньякта француз-грек десанты чыга һәм Одессаны, Херсонны һәм Николаевны алалар, ләкин моннан соң сугышларда катншмыйча, апрельдә Одессадан һәм Кырымдан эвакуацияләнделәр.
1919 елның кораллы көрәшнең үзәге Көньяк фронтка күчергән. Крестьян һәм казаклар восстаниеләр кызылларның тылны дезорганизацияләнәләр; бу момент белән аклар файдаланып калалар - июньдә алар Царицынны, Харьковны, Александровскны (хәзер - Запорожье), Екатреинославны, Кырымны алалар. 12 июньдә деникин Колчакны Югары хаким һәм Югары командующий дип таныла. 3 июльдә Деникин "Мәскәү директивны" чыгыра, ә 9 июльдә большевик партиянең Үзәк комитеты "Все на борьбу с Деникиным!" хатны бастырып чыгаралар. Шул ук вакытта аклар һөҗүмне дәвам иттеләр: 18 августта алар Николаевны алалар, 23 августта - Одессаны, 30 августта - Киевны, 20 сентябрьдә - Курск, 30 сентябрьдә - Воронежны, 13 октябрьдә - Орёлны алдылар. Бу вакытта большевиклар подпольега күчерергә әзерләнәр, подпольедагы Мәскәү партиянең комитеты оештыра, хөкүмәт учреждениеләре Вологдага эвакуацияләнә башлыйлар.
Сентябрьдә Махно үзенең рейд белән ВСЮР частьләрне читкә юнәлдергән, кызыллар каршы һөҗүмне башладылар һәм гыйнварда Ростов һәм Новороссийскка ерып чыктылар. Февральның башында Маныч елгада аклар Думенко ат корпусны тар-мар иткән, 20 февральдә аклар яңадан Ростовны һәм Новчеркасскны алалар, ләкин кызыллар аклар тылларга каршы һөҗүмгә күчтеләр; 25 февральдә Егорлыцкая янында кызыллар акларның генрал Павлов ат группаны тар-мар итәләр. 1 мартта аклар Ростовны калдыралар һәм Кубань елгага таба чигенәләр. Кубань армиянең казак частьләре күпләп пленга бирелә, кызыллар яки "яшелләр" ("зелёные") ягына күчә башландылар. Нәтиҗәсендә акларның фронты җимерелгән, Иреклкләр армиянең калган өлешләре Новорссийскка, ә аннан соң Кырымга чигенәләр; 27 мартта кызыллар Новороссийскны алалар.
1920 елның 4 гыйнварда Колчак үз Югары хакимнең вәкаләтләрне Деникинга тапшыра, ләкин Деникин, авыр хәрби-сәяси ситуацияне исәпкә алгач, бу вәкаләтләрне кабул итмәгән. 1920 елның 4 аперлендә Деникин ВСЮР Башкомандующий постны ташлап китте, командованиены Пётр Врангельга тапшырды, һәм шул ук көндә "Император Индии" корабта Констанитнопольга йөзеп китте.
Юденичның Петроградка һөҗүме [үзгәртү]
1919 елның 5 июньдә Колчак Николай Юденчны Көньяк-Көнбатыш фронттагы хәрби көчләрнең командующий постына билгелә. 11 августта, Таллин шәһәрендә Көньяк-Көнбатыш өлкәсенең хөкүмәте (Правительство Русской Северо-Западной области) барлыкка килә. Шу ук көндә, Англиянең кысу астында, ул Эстнониянең бәйселеген таныла, һәм алмашка Англия аларга коралларны бирә һәм финанслар белән ярдәмне күрсәтте.
Аклар Петроградка ике тапкыр һөҗүм иттеләр - 1919 елның язда һәм көздә. Май айдагы һөҗүм нәтиҗәсендә аклар Псковны, Ямбургны, Гдовны алдылар, ләкин августта кызыллар каршы һөҗүме нәтиҗәсендә аклар чыгыш позицияләргә кире кайттылар. Көздәге Юденичның һөҗүме дә уңышсыз икән; Көньяк-Көнбатыш армиясе Эстониягә чигенде. Эстониядә 15 000 санлы армиясе башта коралсызландыра, ә аннан соң алар арсындагы 5 000 - концларгерьгә утыртканнар.
Өченче сугыш периоды (март 1920 — октябрь 1922 (июнь 1923)) [үзгәртү]
Совет-поляк сугышы [үзгәртү]
1920 елның 25 апрелендә Франция поляк гаскәре Украина җирләренә кереп, 6 майда Киевны басып ала. 14 майда каршы Көнбатыш фронт уңышлы һөҗүмне башлый; 26 майда Көньяк-Көнбатыш фронты һөҗүмне башлый. Июльнең уртында совет гаскәрләре Польша чигенә чыктылар.
РКП (б) Политбюросы үзенең көчеңә артык зур бәя биргәч һәм дошманның көченә бәя бирмәгәч, мондый бурычны куйган: сугышлар белән Польшага керергә, Варшаваны басып алырга һәм анда Совет валстен урнаштырырга.
Бу омтылу катастрофа белән тәмамланды. Көнбатыш фронтының гаскәрләре тар-мар ителәләр («Вислада могҗиза») һәм артка чигенәләр. Сугыш барышында Көнбатыш фронтының биш армиядән бер генә (3нче) калды (ул чигенергә өлгергән). 4нче һәм 15нче армиянең өлеше Көнбатыш Пруссияга чигенгәннәр һәм анда коралсызландырганнар; 15нче, 16нче армияләр, Мозырь группасы тар-мар иткәннәр яки чошлганышка эләктеләр. Тоткынлыкка 120-200 кызылармиячеләр эләккәннәр, 75 669 кеше генә кире кайтканнар.[1]
Нәтиҗәдә, Польша һәм РСФСР арасында солых төзелә. Бу солых буенча, Польшага Белорусия һәм Украинаның көнбатыш өлешләре күчтеләр. Солыхка карамастан, шуннан соңгы егерме ел дәвамында Польша һәм ССРБ арасында мөнәсәбәтләр киеренке булдылар. Нәтиҗәсендә ССРБ 1939 елдагы Польшаның бүлүдә катнашкан.
Кырым [үзгәртү]
Совет-поляк сугышы вакынтында, көньякта барон П. Н. Врангель көчләре актив хәрәкәткә күчә, Төньяк Таврияне яулый. 1920 елның 14 маенда аклар Кубаньга Сергей Улагай җитәкчелеге астында күп санлы фетнәчеләр белән тоташу максаты белән десантны төшерәләр, ләкин сентябрьдә десант Кырымга кире кайта; Армавир—Майкоп районында урнашакан гернерал Фостиковның 15 000 кеше санлы партизан армисе белән десантка булышырга алмады.
Июль-августта врангелевчылар Төньяк Кырымда уңышлы оборона сугышларын үткәргәннәр. Кубань десантының уңышсылыктан, Врангель үзенең армиясенең дучар булуны аңлагач, һөҗүм иткән поляк армисенә таба ерып чыгырга карар иткән. Аклар Днепрның уң ягына чыгу максаты белән һөҗүмен башлыйлар, ләкин 15 октябрьдә аклар Днепрның сул якка кире кайталар.
Бу вакытта поляклар 12 октябрендә большевиклар белән вакытлы солых төзделәр. 28 октябрьдә Михаил Фрунзе җитәкчелегендә Көньяк фронтының частьләре Врангель гаскәрләрен камап алу максаты белән һөҗүмгә күчәләр. Әмма плпнлыштырылган камалыш җимерлгән — Врангель армиянең частьләре күбесенчә Крымга чигенергә өлгергәннәр.
Фрунзе, Врангельның 41 000 штыкларга һәм кылычларга каршы 190 000 сугышчылар туплпнгач[2], Кырым штурмлауны башлый.
Сан һәм кораллар ягыннан өстенлеккә карамастан, «кызыллар» берничә көн Кырым саклаучыларның оборонаны җимерә алмадылар. 11 ноябрьдә генә Семён Каретник җитәкчелеге астында махновчылар Иван Барбовичның ат корпусны тар-мар итә — Кырымның оборона өзелгән. Врангель армиясенең эвакуация башлана. Өч көн эчендә гаскәрләр, офицерлар гаиләләре, Севастополь, Ялта, Феодосия һәм Керчь шәһәрләрнең халкының өлеше 126 суднога төягәннәр.
12 ноябрьдә кызыллар — Джанканы, 13 ноябрьдә — Симферопольны, 15 ноябрьдә — Севастопольны, 16 ноябрьдә Керчьны яулыйлар. Аннан массачыл атып үтерүләр башлана[3].
14—16 ноябрьдә корабларның Армадасы Кырымны ташлап китә. Качакалрның гомуми саны — 150 мең кеше.
1920 елның 20 ноябрьдә флот дүрт отрядтан торган Рус эскадрага үзгәртеп кора (ком. контр-адмирал Михаил Кедров). Шул ук елның 1 декабрьдә Франциянең Министрлар Советы Рус эскадраны Туниста урнашкан Бизерта шәһәренә юнәлдерә. 50 000 кеше санлы Рус эскадра суышча берәмлек буларак яңа Кубань походы чамалавына 1924 елга кадәр сакланган; 1924 елның 1 октябрендә Врангель аны Рус Гомум-Сугышчылар Комитетына үзгәртеп (рус. Русский Общевоинский Союз) оештыра.
Ак Кырымның җиңелүдән Русиянең Аурупа өлешендә большевикларга каршы оештырып алып барылган көрәш бетерелә.
Кызыллар тылында восстаниелар [үзгәртү]
- Яшел фетнәчеләр
- Слуцк восстаниесы
- Тамбов восстаниесы (1918-1921)
- Көнбатыш Себер восстаниесы (1921-1922)
- Кронштадт восстаниесы (1921)
Кавказ арты һәм Урта Азия [үзгәртү]
1920 елда Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда, Бохарада совет хакимияте урнаштырыла. Персия, Әфганстан, Төркия белән дуслык турында солыхлар төзелә.
Ерак Көнчыгыш [үзгәртү]
Ерак Көнчыгышта япон көчләренең активлашуны шикләнү аркасында, 1920 елның башында большевиклар көнчыгышка алга китүне туктаттылар; Ерак Көнчыгыш территориясендә марионетик Ерак Көнчыгыш Республикасы (рус. Дальневосточная республика) (ЕКР) оештырыла (башкала — Верхнеудинск).
1920 елның май—июньдә Халык-Революцион Армисе (ХРА, ЕКР хәрби көчләре) ике тапкыр үз файдасына хәлне үзгәртергә омтылды, ләкин икесе дә уңышсызлы булдылар. 1920 елның көзенә япон гаскәрләре Байкал артыннан чыгарылалар, һәм өченече Чита операцисе нәтиҗәсендә Амур фронтының ХРА гаскәрләре һәм партизаннар Семёнов атаманның казак гаскәрләрне тар-мар итәләр, 22 октябрьдә Читаны яулып алалар. Семёнов гаскәрләрнең калган өлешләре Маньчжуриягә чигенәләр.
1921 елның Владивостокта һәм Приморьеда переворот нәтиҗәсендә власте ак хәрәкәтне яклаучыларга күчте; бу территорисендә алар Вакытлыча Амур буендагы Хөкүмәте белән идарә иткән дәүләт берәмлекне оештырдылар. Японлар үз нейтралитетны игълан иттеләр. 1921 елның декабрендә Ак баш күтәрүчеләр армиясе (рус. Белоповстанческая армия) һөҗүмен башлаган.; 22 декабрьдә алар Хабаровскны алалар һәм көнбатышка таба Волочаевка станцияга кадәр алга чыктылар. Байлыклар һәм көчләр җитмәү аркасында аклар һөҗүмне туктаттылар, һәм Волочаевка — Верхнеспасская сызыгында ныгытма районыны оештыргач, оборонага күчтеләр.
1922 елның 5 февральдә Василий Блюхер җитәкчелеге астында ХРА частьләре һөҗүмгә күчәләр, дошманның алдынгы гаскәрләрне чигендергәч, ныгытма районына чыктылар һәм 10 февральдә Волочаевка позицияләрне штурмлау башлаганнар. Өч тәүлек дәвамында, 35-градуслы суыкта, ХРА сугышчылары дошманның позицияләрне штурмладылар. 12 февральдә ХРА дошманның оборонаны җимерелә; 14 февральдә ХРА частьләре Хабаровскны алалар. Аклар япон гаскәре саклау астындагы нейтраль зонага чигенәләр.
1922 елның сентябрьдә аклар тагын бер тапкыр һөҗүмгә күчергә омтылуны тырышы карадылар. 1922 елның 4—25 октябрьдә Ватандандашлар суышының соңгы мөһим операциясе — Приморье операциясе тормышка ашты. Михаил Дитерихс җитәкчелеге астында ак гвардиянең һөҗүмне кире кайтаргач, Иероним Уборевич җитәкчелеге астында ХРА частьләре каршы һөҗүмгә күчәләр. 8—9 октябрьдә ХРА частьләре Спасск ныгытма районны штурм белән алалар; 13—14 октябрьдә, партизаннар ярдәме белән, Никольск-Уссурийск янында төп ак гвардия частьләрне тар-мар итәләр, ә 19 октябрьдә ХРА гаскәрләре Владивостокка чыктылар, кайда 20 000 япон хәрби хезмәткәрләре әле урнашканнар.
24 октябрьдә япон командованиесы ЕКР хөкүмәте белән үз гаскәрләрен чыгару турында килешүне төзделәр.
25 октябрьдә ХРА частьләре һәм патизаннар Владивостокка керәләр. Ак гвардиянең калган өлешләре чит илләргә эвакуацияләнделәр.
1922 елның 1 декабрьдә Ак Армиянең частьләре Петропавловск-Камчатскидан эвакуацияләнәләр. Бочкарёв есаулының отряды эвакуацияләнмәгән һәм көрәшне 1923 елның мартына кадәр дәвам иттергән. 1923 елның апрелендә совет власте Анадырьдә урнаштырыла.
1923 елның 1 июньгә кадәр Ерак Көнчыгышта сугышларны Анатолий Пепеляев җитәкчелеге астында гаскәрләре дәвам иттергәннәр.
Сугыштан соңгы югалтулар (таблица) [үзгәртү]
| Югалтулар категориясе | Саны (мең кеше)[4] |
|---|---|
| Үлүчеләр | 2500 |
| Кызыл армия | 950 |
| Ак һәм милли армиялар | 650 |
| Партизан отрядлары | 900 |
| Террор нәтижәсендәге үлемнәр | 2000 |
| Кызыл террордан | 1200 |
| Ак террордан | 300 |
| Партизаннар террорыннан | 500 |
| Ачлык вә эпидемияләрдән үлүчеләр | 6000 |
| Бар вафатлар | 10 500 |
| Күчеп китүчеләр | 2000 |
Фотографияләр һәм плакатлар [үзгәртү]
-
Совет-поляк сугышы. 1919 елның мартта фронт
-
Совет-поляк сугышы. 1919 елның декабрьда фронт
-
Совет-поляк сугышы. 1920 елның июньда фронт
-
Совет-поляк сугышы. 1920 елның августта фронт
-
Ерак Көнчыгыш Республикасының (урыс. Дальневосточная республика, ДВР) байрагы.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://vivovoco.rsl.ru/VV/JOURNAL/NEWHIST/PREKATYN.HTM
- ↑ http://militera.lib.ru/h/kakurin_vatsetis/21.html
- ↑ Красный террор в Крыму. 1920—1921 годы (рус.)
- ↑ Эрлихман В. В. «Потери народонаселения в XX веке». Справочник — М.: Издательский дом «Русская панорама», 2004. ISBN 5-93165-107-1
Чыганаклар [үзгәртү]
- Рус Википедиясе (рус.)
Сылтамалар [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Civil war of Russia |
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә. |