Русия империясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Русия империясе
рус. Российская империя
Россійская Имперія

22 октября (2 ноябрь) 1721 — 1 (14) сентябрь 1917


Flag of Russia.svg Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg
Байрак Герб
Девиз
«Съ нами Богъ!»
Гимн
«Боже, Царя храни!»
Russian Empire (orthographic projection).svg
Башкала Санкт-Петербург (17131728, 17301917),[1]
Мәскәү (17281730)
Тел(ләр) Рус теле
Акча берәмлеге Сум
Мәйдан 21 799 825 км² (1916)
Халык 181 537 800 кеше (1916)
Нәсел Романовлар
Императорлар
 - 1721—1917 Русия императорлары исемлеге

Руси́я импе́риясе (рус. Российская империя) — 1721 елдан 1917 елга кадәр Авразия кыйтгасында булган дәүләт. 17131728 елларда ил башкаласы Санкт-Петербург шәһәре булган, 17281730 елларда ул Мәскәүгә күчерелде, 17301917 елларда янә Санкт-Петербургка кайта.

Кайберәүләр Русияне империя дип Казанны яулап алганнан соң, ягъни 16 гасырда атый башлый.

Тарих[үзгәртү]

Барлыкка килүе, XVIII гасыр[үзгәртү]

Пётр I эчке һәм тышкы сәясәтендә кискен үзгәрлешләрне үткәрә. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә көчле швед армиясе тар-мар ителә, Балтыйк диңгезенә чыгу ачыла, Нева тамагында Санкт-Петербург шәһәре төзелә.

1721 елда Русия империя булып игълан ителә.

Пётр I үлеменнән соң Русиядә сарай переворотлар чоры башлана — 17251762 елларда рус тәхеттә алты патша алышынды.

Елизавета Петровна заманында Мәскәү университеты нигезләнә, рус армиясе Җидееллык сугышында Пруссия белән уңышлы сугыша.

Екатерина II патшабикәсе заманында 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Русия Кара диңгезгә чыга; кәгазьле акча барлыкка киләләр, Идел буенда алман колонистлары килеп урнашалар, 1783 елда Русия составына Кырым ханлыгы керә, Америка үзләштерүе башлана. 1791 елда Ясск солыхы буенча Госман империясе Кырымның Русия империясенә ия булуын хөрмәтләгәннәр. 29 декабрьнәКырым Русия империясенә керә.

1794 елның 25 июнендә Бөек француз инкыйлабы сәбәпле Русия империясендә француз тауарларын сату тыела.

XIX гасыр[үзгәртү]

XVIII гасырның ахырында Русия революцион Францияга каршы коалициягә керә һәм Наполеон сугышларында катнаша. 1805 елның 15 сентябрьдәРусия Наполеонга беренче сугышны игълан итә. Союзниклар Аурупада җиңеләләр, сугыш Русия территориясенә күчә. Наполеонның Мәскәүне басып алуына карамастан, сугыш Наполеон армиясенең тар-мар ителү белән тәмамлана. 1813 елда рус армиясе француз гаскәрләреннән Алманияне азат итә, ә 1814 елда Парижны басып ала.

Сугыштан соң Русиягә революцион идеяләре тарала башлаганнар, бу декабрьчеләр фетнәсенә алып китерә.

1813 ел 5 ноябрь — Русия империясе белән Персия арасында Гөлестан тынычлык килешүе имзалана.

XIX гасырның икенче чирегендә Русия Төньяк Кавказ халыкларның буйсындыру белән тәмамланган Кавказ сугышын башлый; шул ук вакытта Русия составына казакъ жузлары керәләр.

1856 елда Русия Кырым сугышында җиңелә.

Александр II заманында Русиядә крепостной хокукы юкка чыгарыла (1861), һәм тагын берничә либераль реформа үткәрелә.

1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Русия составына Карс өлкәсе һәм Дунай дельтасы кертеләләр, балкан илләре (Болгария, Сербия һәм Черногория) бәйсезлеккә ирешәләр.

XX гасыр[үзгәртү]

XIX гасырның ахырында — XX гасырның башында Русиядә сәяси партияләр барлыкка киләләр: кадетлар, большевиклар, эсерлар, һ. б.

19041905 елларның Рус-япон сугышы нәтиҗәсендә Русия Сахалинның көньяк өлешен һәм Курил утрауларны югалта.

Русия императорлары[үзгәртү]

Carle Vanloo, Portrait de l’impératrice Élisabeth Petrovna (1760).jpg

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 19141917 елларда — Петроград.