Рус-япон сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рус-япон сугышы
RUSSOJAPANESEWARIMAGE.jpg
Өс: крейсер "Паллада" атыш астында Порт-Артур гаванендә
Дата

1904 елның 27 гыйнваре (9 феврале) — 1905 елның 23 августы (5 сентябере)

Урын

Манҗурия, Сары диңгез, Япон диңгезе, Сахалин

Сәбәп

Русия һәм Япония империяләре арасындагы Манҗурия һәм Корея өстендә контроль тоту өчен

Нәтиҗә

Япония империясе җиңүе, Портсмут солых килешүе

Көндәшләр
билгесез билгесез
Сәргаскәрләр
билгесез билгесез
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
47 387 вафат;

173 425 яраланган, контузия алганнар;
13,250 авырулардан вафат,
22,828 җәрәхәтләнгән,
934 югалган

32 904 вафат;

Рус-япон сугышы (яп. 日露戦争 нити-ро сэнсо: 27 гыйнвар (9 февраль) 190423 август (5 сентябрь) 1905) — Русия һәм Япония империяләре арасындагы Манҗурия һәм Корея өстендә контроль тоту өчен сугыш.

Сугыш сәбәпләре[үзгәртү]

Николай II һөҗүмчән сәясәте буенча Русия Көнчыгыш Азиядә өстенлек итәргә тиеш. Шушы төбәктә Русиянең баш көндәше - Япония.

Япония 1894-1895 елны сугышы нәтиҗәсендә Кытайны җиңә. Солых буенча Ляодун ярымутравы Япониягә китә.

Ләкин 1898 елда Русия, Франция һәм Алмания Японияне Ляодун ярымутравын Русиягә арендага тапшырырга мәҗбүр итәләр. Русия шуның өчен 400 млн көмеш сум түләгән.

1903 елда Кореяның урман килешүләре һәм Русия Манҗүрияне басып алганы сәбәпле кискен бәхәс яңадан башланган.

Сугыш барышы[үзгәртү]

Япония гаскәре Порт-Артур кирмәненә һөҗүм итә

Япония 1904 елның 27 гыйнварында сугышны игълан итмичә кинәт Русия эскадрасына Порт-Артур тышкы рейдында һөҗүм иткән.

Февраль аенда Япония гаскәрләре Кореягә төшеп чыгалар.

Май аенда Япония гаскәрләре Квантун ярымутравына төшеп чыгалар, Русия һәм Порт-Артур тимер юл элемтәсен кисәләр.

1904 елның августы - декабре - Порт-Артур камалышы.

1904 елның 15 октябрендә — Русия-Япония сугышы барышында Балтыйк флоты Ревельдан чыга.

1904 елның 20 девабрендә Русия гаскәрләре Порт-Артурда чигенәләр һәм китәләр.

1905 елның февралендә Мукден сугышында Русия гаскәре җиңелә.

1905 елның 14-15 маенда Цусима сугышында Русия эскадрасы тар-мар ителә.

1905 елның 23 августы (5 сентябрендә Русия-Япония сугышы тәмамлана.

Сугыш нәтиҗәләре[үзгәртү]

1905 елның 23 августында Портсмут Солых килешүе имзалана. Килешү буенча Русия Көньяк Сахалин, Ляодун ярымутравын һәм Көньяк Манҗүрия тимер юлын югалткан.

Русия сугышта хурлыклы рәвештә җиңелгәннән соң Беренче Русия Инкыйлабы башлана.

Әдәбият[үзгәртү]