Урыс латиницасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Рус латиницасы битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

Урыс латиницасыурысча сөйләүне аңлатып бирү өчен җайлаган латин әлифбасы.

Тарих[үзгәртү]

Беренче тапкыр урыс теле латиница (латин язуы) белән XVI–XVII гасырларда Бөек Литва Князьлектә яздырган.

1833 елда Мәскәүде билгесез автор «Новыя усовершенствованныя литеры русскаго алфавита» исеме белән брошюраны чыгарылган, ул мондый әлифбаны тәкъдим итте: Aa, Bb, Cc, Dd, Ee, Ff, Gg, Hh, Iiĭ, Kk, Ll, Mm, Nn, Oo, Pp, Rr, Ss, Tt, Uu, Vv, Zz, Чч, Шш, Ыы, Юю, Яя.

1842 елда В. Белинский үз вариантны тәкъдим итте: Aa, Bb, Cc (це), Dd, Ee, Ff, Gg, Hh, Ii, Jj, Kk, Ll, Mm, Nn, Oo, Pp, Rr, Ss, Ss (Шш), Tt, Uu, Vv, Хх (Хх), Чч (Чч), Цц (Щщ), Zz, ƶƵ (Жж), Ъъ (Ъъ), Ьь (Ьь), Уу (Ыы), Яя, Ŋ ŋ (Юю).

1857 елда К.М. Кодинский «Урыс грамматиканы гадиләштерү» («Упрощеніе русской грамматики», «Uproscenie ruscoi grammatichi») китапны чыгарылган, ул мондый әлифбаны тәкъдим итте: Aa, Bb, Cc, Dd, Ee, Ff, Gg, Hh, Ii, Jj, Ll, Mm, Nn, Oo, Pp, Qq, Rr, Ss, Tt, Uu, Üü, Vv, Xx, Yy, Zz.

1862 елда Юлиан Котовский барлык славяннарга поляк әлифбаны кулланырга дип тәкъдим итте.

Совет проекты[үзгәртү]

1920-30-елларда ил буйлап латинизация дулкыны тәгәрәде. 1930-еллар башында Себердә, Каваказда, Урта Азиядә һәм Идел буенда (Татарстан) торган халыклар латиницаны кулландылар.

1929 елда РСФСР халык мәгариф комиссариаты урыс алфавитның латинизация мәсьәләне тикшерү буенча комиссияне оештырды. Комиссия составына 13 кеше керде: Н. Ф. Яковлев (җитәкче), А. М. Сухотин, Л. И. Жирков, А. М. Пешковский, Н. М. Каринский, С. И. Абакумов, В. И. Лыткин (беренче коми милләтле лингвист).

1930 елның гыйварында комиссия үз эшне тәмамланды. Йомгак документы (аның астында А. Пешковский гына имза куймады) өч вариантны тәкъдим итте.

Аа Aa Ии Ii Рр Rr Шш Şş
Бб Bb Йй Jj Сс Ss ы Yy Yy Ьь
Вв Vv Кк Kk Тт Tt ь í j j
Гг Gg Лл Ll Уу Uu ю ú ü Yy
Дд Dd Мм Mm Фф Ff я á ä Əə
Ээ Ee Нн Nn Хх Xx ё ó ö Ɵɵ
Жж Ƶƶ Оо Oo Цц Çç Щщ SC sc
Зз Zz Пп Pp Чч Cc

Өч проектлар буенча мисаллар:

кириллица латиница кириллица латиница
1 2 3 1 2 3
этот etot лук luk
еда jeda люк lúk lük lyk
подъезд podjezd мол mol
ёлка jolka мёл mól möl mɵl
подъём podjom мель melí melj
яма jama кон kon
изъян izjan конь koní konj
юг jug топ top
адъюнкт adjunkt топь topí topj
рай raj дьяк djak
зной znoj льёт ljot
улей ulej вьюга vjuga
дуй duj все vse
мел mel всё vsó vsö vsɵ
мал mal чёрный cornyj cornьj
мял mál mäl məl

1930 елның 25 гыйварында Сталин җитәкчелегендә ЦК ВКП(б) Политбюросы бу мәсьәлә тикшерүне туктатырга йөкләмәне бирде. 1930-елларның ахырында кириллизация башланды һәм урыс латиницасы турында оныттылар.

Постсовет чорында[үзгәртү]

Мобиль телефоннарның беренче модельәрдә кирилица юк булу аркасында, 1990–2000 елларда транслит SMS-хәбәрләрдә киң кулланылган.

Транслит[үзгәртү]

Транслитта билгеләрне туры килү
Хәреф Транслит Хәреф Транслит Хәреф Транслит
а a к k, c ч ch, č
б b л l ш sch, sh, š
в v, w м m щ sh, shch, sch,
šč, shh
г g н n
д d о o ъ ', y, j, '', #,
төшереп калдырыла
е e, ye, je, ie п p
ё yo, jo, io, e р r ы y, i
ж zh, ž, j, z, g, *, >|< с s ь ', y, j
төшереп калдырыла
з z т t
и i у u, y э e, e', eh
й y, j, i, u,
төшереп калдырыла;
ий → iy, ый → yy;
-ий/ый → i, y
ф f
х h, kh, x ю yu, ju, iu, u
ц c, ts, z, u я ya, ja, ia, ea, a

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]