Рушан Рамазанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рушан Рамазанов latin yazuında])
Рушан Рамазанов
Туган телдә исем Рушан Ринат улы Рамазанов
Туган 31 март 1990(1990-03-31) (34 яшь)
Түбән Новгород өлкәсе, Суыксу авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре билбаулы көрәш

Рушан Рамазановбилбаулы көрәш һәм татарча көрәш остасы. 2008 елда 100 кг категориясендә дөнья чемпионы, халыкара спорт остасы. Буе - 1,90 м, авырлыгы - 120 кг.

Рушан Ринат улы Рамазанов 1990 елда Горький өлкәсе Сергач районы Суыксу авылында дөньяга килгән. Әтисе Ринат билгеле көрәшче иде, Уразавыл Сабантуе чемпионы. Бабасы Касыйм Рамазанов, шулай ук көрәшче булган, буе – 2 метр, сугыштан бер аягын югалтып кайткан. Протез белән йөргән, хәттә көрәшкән дә.

Рушан беренче мәртәбә Уразавыл авылында район Сабантуенда беренчелекне ала, ул чакта аңа була 15 яшь (2005 ел). 2010 елда Мәскәү Сабантуенда икенче урында калды, ә җиңүче 160 килолык Максим Елохов булды. Европа чемпионы булуга ирешкән (2008), Бөтендөнья чемпионы, БДБ чемпионы, 2007 елда Бөтендөнья кубогында Русия командасы эчендә икече урынны яулый. Татар көрәше буенча мастер спорта дигән мактаулы исемгә лаек була, халыкара спорт остасы исеме бирелә.

2010 елдан, авырып китү сәбәпле көрәшми.

Мәскәүдә яши, тумышы белән Татар Моклокасы авылыннан булган хатыны Әлфия белән.

Русия физик культура, спорт һәм туризм институтында белем ала.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]