Рәфкать Хәкимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфкать Хәкимов latin yazuında])
Рәфкать Хәкимов
Туган 1940(1940)
Үлгән 1997(1997)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре театр артисты

Хәкимов Рәфкать Шәяхмәт улы - татар артисты.

Унсигез яшь тулыр-тулмас, 1958 елда Әтнә халык театрына килеп, 1997 елның мартында гомере өзелгән, соңгы көннәренә кадәр сәхнәдә булган Рәфкать Хәкимовны “Әтнә Шәрәфие” дип йөртәләр. Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев үзе дә бу кушамат белән килешә иде... Рәфкать абый бөтен нәсел-нәсәбе белән Олы Әтнәнеке, шушында туган, шушында үскән. Мәктәпне тәмамлагач, бер-ике ел кино-механик ярдәмчесе булып, ат җигеп авылларда кино күрсәтеп йөргән. Бүтән шартларда, бүтән заманда туса, бәлки, ниндидер бөек артист булыр иде Рәфкать абый. Тик һәркемнең үз язмышы – аннан узмыш юк. 30 елдан артык халык театрында эшләү дәверендә Рәфкать Хәкимов бик күп спектакльләрдә уйный, күп санлы истә калырлык образлар тудыра.

1994 елның 28 октябрендә Рәфкать Хәкимовка “Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]