Рәхим Гайсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәхим Гайсин latin yazuında])
Рәхим Гайсин
Туган телдә исем Рәхимҗан Мөхәммәт улы Гайсин
Туган 26 апрель 1950(1950-04-26) (73 яшь)
Омск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим, укытучы
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Рәхим Гайсин (Рәхимҗан Мөхәммәт улы Гайсин) — шагыйрь-бард, КФУның Алабуга институты укытучысы, филология фәннәре кандидаты. РФ югары һөнәри мәктәбе мактаулы хезмәткәре. Россия язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның 26 апрелендә Омскида туган. Мәктәпне тәмамлаганчы Усть-Ишем районы Затон елгачылар бистәсендә яши. Мәктәпне бетергәч, Нижгарга күчеп китә. 1971 елдан Казанда. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1979) тәмамлаган . Шул ук уку йортында рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы каршында аспирантураны тәмамлаган. Филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Докторлык диссертациясен әзерләп бетерә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елдан Алабуга дәүләт педагогия институты (хәзер КФУ Алабуга институты) рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында укыта. Доцент.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус телендә иҗат итә. Иҗат белән бик яшьли шөгыльләнә башлаган. Әсәрләре Себернең җирле матбугатында һәм Нижгарның журналларында нәшер ителә. Татар классик прозасында рус әдәбияты традицияләре темасын ачу белән шөгыльләнә. Гаяз Исхакый, Дәрдмәнд, Шәриф Камал, Фатих Әмирхан, Мансур Сафин, Марина Цветаева, Иван Бунин иҗатына багышланган хезмәтләре бар. Халыкара һәм бөтенрусия фәнни конференцияләрендә чыгыш ясый. Студентларның «Апрель» әдәби түгәрәгенә җитәкчелек итә.[1]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

500 дән артык публицистик мәкалә, 70 тән артык фәнни хезмәт, 2 методик әсбап авторы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Восхождение к новой прозе» (монография, 2008)
  • «...И университета свет» (2003, 2004, 2007) шигырьләр җыентыгы.
  • «Alma mater» (2004) шигырьләр җыентыгы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алабуга институты рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-05-09