Рәхим Саттар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рәхим Саттар
100
Туу датасы: 15 август 1912(1912-08-15)
Туу урыны: Уфа өязе, Түбән Каҗәт авылы
Үлем датасы: 1943 ел(1943)
Үлем урыны: Польша байрагы
Ватандашлык: СССР байрагы
Эшчәнлек төре: шагыйрь

Рәхим Саттар (чын исеме Габдерәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) — җәлилче-шагыйрь.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Рәхим Саттар 1912 елның 15 августында Башкортстанның Чишмә районы Түбән Каҗәт авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда яшьләр газетасы редакторының урынбасары булып эшли. Р. Саттар 1941 елның җөендә үзе теләп сугышка китә, десантчы булып күп хәрби операцияләрдә катнаша. 1942 елның маенда чираттагы хәрби операция вакытында чолганышта калып, фашист әсирлегенә төшә. Берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендә тоткынлыкта булганнан соң, Берлин янындагы Вустрау шәһәренә озатыла. Ул анда Абдулла Алиш белән очраша, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган яшерен антифашистик оешманың ышанычлы әгъзаларыннан берсе булып китә.

1943 елның гыйнвар уртасында Рәхим Саттарны А.Алиш, Ф.Булатов, Г.Шабаев белән бергә Берлиндагы «Идел-Урал» газетасына эшләргә алып китәләр. Шуңардан файдаланып әсирләр лагеренда һәм мәгълүм «Идел-Урал» легионында Һитлерчыларга каршы өндәмәләр язуда һәм аларны бастырып таратуда актив катнаша. Р.Саттар 1943 елның июнь аенда корал тотып һәм үзе белән дүрт легионерны ияртеп, фронт сызыгына таба китә. Ләкин бу төркем фронт сызыгы аша үтә алмый.

Иҗаты[үзгәртү]

Р.Саттар әсирлектә шигырьләр дә язган. Бу шигырьләрнең бер өлеше соңыннан, кулдан кулга күчеп, туган илгә кайтып җитә («Ант», «Әнкәмә хат», «Әсирләр», «Халкым өчен», «Бүленгән җыр», «Ата һәм бала» һ.б.)

Рәхим Саттарның улы Ил Саттар (1933-2004) – фәлсәфә фәннәре кандидаты, КДАТУ укытучысы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]