Рәшит Нигъмәти

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Нигъмәти latin yazuında])
Рәшит Нигъмәти
Рәшит Ниғмәти
Туган телдә исем Рәшит Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин
Туган 9 февраль 1909(1909-02-09)
Диңгезбай, Самар губернасы
Үлгән 13 октябрь 1959(1959-10-13) (50 яшь)
Уфа
Яшәгән урын Белгечләр йорты[d], Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре шагыйрь, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены(1944)
«Хөрмәт Билгесе» ордены(1949)
«Хөрмәт Билгесе» ордены

Рәшит Нигъмәти (псевдоним, чын исеме Рәшит Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин, баш. Рәшит Ниғмәти, Рәшит Ниғмәтулла улы Ниғмәтуллин) – башкорт шагыйре, тәрҗемәче һәм башкорт әдәбияты классигы. БАССР халык шагыйре (1959)

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909 елда Самар губернасы Николаев өязе Чернигов вулысы (хәзерге Олы Черниговка районы) Диңгезбай авылында туган. 1916-1918 елларда мәдрәсәдә укый. 1919 елдан балалар йортында (башта Самарда, аннары Украинаның Ак чиркәү шәһәрендә) тәрбияләнә.

1924 елда ул Уфага кайта һәм В.И. Ленин исемендәге ятим балалар өчен интернат-мәктәпкә укырга керә (1924-1929), 1930 елда рабфакны тәмамлый. 1931 елда Рәшит Нигъмәти Туймазы районының («Ленин юлы») газетасында эшли башлый. Ерак Көнчыгышта Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, аннан газетада эшен дәвам итә. 1937 елдан республика Язучылар берлегенең әдәби консультанты булып эшли. Сугыш башлангач Рәшит Нигъмәти Уфадан ерак түгел Алкино хәрби частенә сапер эшләре инструкторы итеп җибәрелә.

Бөек Ватан сугышы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш башлангач, Уфадан ерак түгел Алкинодагы хәрби бүлгегә сапёр эше буенча өйрәтүче итеп билгеләнә. 1943 елда башкорт атлы дивизиясенә баргач, үпкәсе кабарып авырый, озак авырып ята. Уфада һоспитальдә дәвалангач, хәрби хезмәттән азат ителә.[1]

1938 елдан БАССР язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе (рәисе).[2] Авырудан соң Башкорт АССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре, китап нәшрияты редакторы булып эшли. 1946 елдан «Агыйдел» җурналының җаваплы мөхәррире.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләре 1926 елдан Башкортстан , «Башкортстан яшьләре» газеталарында, «Яңылыҡ» (Яңалык), «Сәсән» (Чәчән) журналларында күренә башлый. «Украина» дигән автобиографик шигырьләр шәлкемендә ачлык елларда ятим балаларны сыендырган Украинаны тасвирлый. Беренче китабы – «Кереш» (1933) яшьлекне , авыл тормышын сурәтләгән шигырьләрдән тора. Яңа тормыш кору, искелек белән көрәшү Р.Нигъмәти поэзиясенең төп темасына әйләнә. «Басу хөкеме» (1933), «Давыллар тудырган гомер» (1936) поэмалары шундый әсәрләрдән. «Ямьле Агыйдел буйлары» (1939) поэмасында Уралтау һәм Агыйдел образлары аша ватандарлык, халыклар дуслыгы идеяләрен чагылдыра.

Сугыш еллары иҗатында публицистик шигырьләр өстенлек итә. «Үтер, улым, фашистны» (1942), «Синең кәләшеңнең хатлары» (1943) поэмаларында совет кешеләренең җиңелмәс рухына, ихтыяр көченә, күңел сафлыгына дан җырлый. Сугыштан соңгы поэзиясендә «Большевик» (1951), «Сакмар кызы» (1952) поэмалары уңышлы санала. «Очкыннан ялкын» (1952) поэмасында В.И. Ленинның Уфада булу вакыйгасы сурәтләнә.[3]

Сәхнә әсәрләре дә язды. «Табиб Гыймранов», «Агыйдел ярында» (1950), «Урман шаулый» пьесалары Уфада драма театрында уйналды.

А.С. Пушкин, Н.А. Некрасов, В,В. Маяковский, Дм. Фурманов, В. Катаев, С. Злобин әсәрләрен тәрҗемә итте.

«Ямьле Агыйдел буйлары» китабы Казанда нәшер ителде (1962).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрьнең исемен Уфаның Дим районындагы, Октябрьск, Баймак, Акъяр урамнары йөртә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г. Хөсәенов. Халык шагыйре Нигъмәти. Уфа, 1960.(башк.)
  2. Р. Нигъмәти. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 1982-1983.(башк.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]