Рәҗәп Таййип Әрдоган
| Рәҗәп Таййип Әрдоган төр. Recep Tayyip Erdoğan |
|
| Һөнәре | сәясәтче, Төркия премьер-министры |
|---|---|
| Туу датасы | 26 февраль 1954 (59 яшь) |
| Туу җире | Истанбул, Төркия |
| Милләте | төрек (грузин чыгышлы) |
| Әтисе | Әхмәт Әрдоган |
| Әнисе | Тәңзилә Әрдоган |
| Хатыны | Әминә Әрдоган |
| Балалары | Әхмәт Борак, Нәҗметдин Билял, Әсра, Сүмәйя |
| Сайт | Рәҗәп Таййип Әрдоган Премьер-министрлык |
Рәҗәп Таййип Әрдоган (26 февраль, 1954 ел, Истанбул) – 2003 елның 14 мартыннан башлап Төркиянең премьер-министры, AK Партиянең җитәкчесе.
Эчтәлек |
Биография [үзгәртү]
Тууы [үзгәртү]
Ата-анасы чыгышлары буенча Төркиянең Ризә төбәгендәге Гүнәйсу районыннан. 1954 елның 26 февралендә Истанбулда дөньяга килә. 2004 елның 11 августында Грузиягә сәфәре вакытында ата-анасының Батумнан күченгән грузин гаиләсе булганлыгын әйтә.
Белеме [үзгәртү]
1973 елда Истанбул имам хатыйблар лицеен тәмамлый. Ул елларда имам хатыйб лицейларын тәмамлаучыларга югары белем алыр өчен имтиханнарга керү рөхсәте булмау сәбәпле ул шулай ук Әюп лицеенда да имтиханнар тапшыра һәм аны бетергән булып та санала.
1981 елда Мармара университетының икътисад һәм сәүдә белеме факультетын тәмамлый.
Сәяси эшчәнлеге [үзгәртү]
1984 елда Әрдоган Истанбулның Бәйоглу районындагы Иминлек фиркасе бүлегенең рәисе, 1985 елда - партиянең Истанбул бүлегенең рәисе була.
1994 елда Истанбул мэры буларак сайлана.
2001 елның июль аенда Әрдоган Гаделлек һәм алгарыш партиясен кора.
2003 елдан Төркия премьер-министрлыгы вазифасын үти.