Рөстәм Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Закиров latin yazuında])
Рөстәм Закиров

Р. Закиров бүләк чана белән. 2014
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рөстәм Раиф улы Закиров

Туу көне

11 май 1967(1967-05-11) (56 яшь)

Туу урыны

Татарстанның Арча районы, Урта Пошалым авылы

Эшчәнлек еллары

1988 - х. в.

Дәүләт

Русия

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

Татарстанның халык артисты - 2014
Татар җыры фестивале Гран-при лауреаты (1993)

Рөстәм Закиров – популяр эстрада җырчысы, Татарстанның халык артисты (2014 елның 6 маеннан)[1]

Рөстәм Раиф улы Закиров Арча районының Урта Пошалым авылында 1967 елның 11 маенда дөньяга килгән. Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлый.

1988 елда «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, Казан сәхнәсенә беренче мәртәбә аяк басты. 1993 елда ике җыр: «Иске Карурман» һәм«Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып, Гран-при яулый. 1993 елда Илсур Хөснетдинов сүзләренә Ганс Сәйфуллин язган «Ташлама син мине, ташлама» җыры белән популярлык казана.

Туган авылында 2004 елдан башлап, кыш уртасында һәр елны “Пошалым чаналары” җыр фестивале уза. Рөстәм Закиров фестивальгә нигез салган, үз хисабына үткәрә башлаган бу чара Арчада гына түгел, бүген Татарстанда да билгеле.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе — Раиф (вафат), әнисе — Разия, бертуган абыйлары — Рафис, Расих.

Гаилә хәле: хатыны — җырчы Люция Мусина, балалары — Айрат, Миләүшә.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]