Рөстәм Кутуй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Кутуй latin yazuında])
Рөстәм Кутуй
Туган 11 ноябрь 1936(1936-11-11)
Казан
Үлгән 7 гыйнвар 2010(2010-01-07) (73 яшь)
Милләт татар
Һөнәре язучы
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Державин премиясе (2007)

Рөстәм Кутуй — язучы һәм тәрҗемәче, заманча әдәбиятның күренекле остасы.

1936 елның 11 ноябрендә Казанда Гадел Кутуй гаиләсендә дөньяга килә. 1960 елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында эшли. Аннары Казан телевизион студиясенең әдәби-драма редакциясе мөхәррире була. 1964 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр «Казан» журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек иткән.

Рөстәм Кутуй Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин һәм башка язучыларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

2010 елның 7 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан соң 74нче яшендә вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]