Рөстәм Миңнеханов
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
| Рөстәм Миңнеханов | |
| Тулы исеме | Рөстәм Нургали улы Миңнеханов |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче, икътисадчы |
| Туу датасы | 1 март 1957 (55 яшь) |
| Туу җире | Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы |
| Гражданлыгы | Русия |
| Милләте | татар |
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов – сәясәт эшлеклесе. «Татнефть» ААҖ мөдирләре шурасы җитәкчесе. Татарстан республикасының икенче президенты.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Биография
Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.
Өйләнгән, ике улы бар.
[үзгәртү] Белеме
- 1978 елда «инженер-механик» квалификациясе алып, «авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
- 1986 елда «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе алып, Мәскәүдә совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый.
[үзгәртү] Хезмәт эшчәнлеге
- 1978-1980 елларда Саба районы «Авыл хуҗалыгы техникасы» берләшмәсендә инженер-диагностик.
- 1980-83 елларда – өлкән энергетик, Саба урман сәнәгать хуҗалыгы баш энергетигы.
- 1983-85 елларда Саба райпо идарәсенең рәис урынбасары.
- 1985-90 елларда Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
- 1990-92 елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе.
- 1992-93 елларда Арча районы администрация башлыгының беренче урынбасары.
- 1993-96 елларда Биектау районы администрациясе башлыгы.
- 1996-98 елларда Татарстан Республикасы финанслар министры.
- 1998 елда Татарстан Республикасының Хөкүмәтен җитәкли.
2010 елның 22 гыйнвар көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына “Бердәм Русия” фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде.[1] 4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.[2]
2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште[3][4].
[үзгәртү] Фәнни дәрәҗәсе
- Икьтисади фәннәр докторы (2003 ел)
[үзгәртү] Дәүләт бүләкләре
- Дуслык ордены (2002 ел, 22нче июль, 756нчы номерлы РФ Президенты Указы);
- «Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» IV дәрәҗәдәге Орден (2007 ел);
- «Татарстан Республикасы алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» Ордены ( 2007 ел, 1нче март, №УП-120нче номерлы ТР Президенты Указы);
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003 ел);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел).