Рөстәм Фәйзуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Фәйзуллин latin yazuında])
Рөстәм Фәйзуллин
Тугач бирелгән исеме: Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин
Псевдонимнар: Акъегет
Туу датасы: 5 март 1951(1951-03-05)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Балтач
Үлем датасы: 19 июль 2020(2020-07-19) (69 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Ватандашлык: / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе
Яшәү җире Юлиус Фучик урамы[1]

Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин, әдәби тәхәллүсе Акъегет (1951 елның 5 марты, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Балтач2020 елның 19 июле[2], РФ, ТР, Казан) — татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе (2007), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Берничә елдан аларның гаиләсе хәзеp шул районга кергән Котлы Бөкәш авылына (1935-1959 елларда Кызыл Йолдыз районы үзәге) күчә. Рөстәм беренче сыйныфны инде бүген тәмам юкка чыккан Түләк дигән татарча исемле рус авылында тәмамлый. Аннары, Балык Бистәсенең рус мәктәбендә тагын берничә ел укыганнан соң, гаиләләре Казанга күчү сәбәпле, урта белемне шәһәрнең Әмәт тавы тирәсендә урнашкан 81 нче мәктәбендә алып чыга. Елга якын Казанның агач эшкәртү комбинатында эшләгәннән соң, 1969 елда ул Казан дәүләт университетының филология факультетына — рус-татар бүлегенә укырга керә. 1974 елда укуын тәмамлап чыкканнан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Бүгенге көндә ул — Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире.

Акъегет, заманында Сибгат Хәким бер мәкаләсендә әйткәнчә, дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның матбугатка чыккан шигъри җыентыклары күп түгел нибары дүрт тупланма: «Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1991), «Янды бер шәм таңнарда...» (2001) һәм рус теленә тәрҗемәдә «Каруссли осени» (2006) җыентыклары. Шулай булса да, шигырь сөючеләрнең киң даирәсендә ул бүгенге татар шигъриятенә яңа сулыш алып килгән, тирән фәлсәфи үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак билгеле. Шагыйрь төсмерләр белән эш иторго ярата. Укучыга нинди генә җитди фикер әйтергә теләмәсен, аның башына нинди генә саллы уй салырга уйламасын, шагыйрь иң беренче нәүбәттә аның күңелен кузгатырга, әйтәсе сүзен кеше йөрәгендә уянган хис-тойгылары аша җиткерергә омтыла.

Акъегетнең әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар. Каләмдәшләре Зиннур Насыйбуллин, Рафикъ Юнысов иҗатына багышланган язмалары шундыйлардан. Акъегет озак еллар буе Татарстан радиосындагы «Тел күрке — сүз» һом телевидениедәге «Туган тел дәресләре» тапшыруларының мөхәррире булып тора. Ул шулай ук үткәндәге рухи-әдәби мирасны халыкка кире кайтару, күренекле шәхесләрнең иҗатына, иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы документларны, төрле газета-журналларда чәчелеп яткан яки совет заманында идеологик сәбәпләр аркасында матбугатка чыкмый калган истәлек-хатирәләрне, радио-телевидение фондларында сакланган чы-гыш-язмаларны эзләп табу, бергә туплау һәм матбугатка, укучыларга тәкъдим итү юнәлешендә дә күп еллардан бирле максатчыл эш алып бара. Ул төзегән һәм 2006 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Тукай...» исемле җыентык шундый басмаларның берседер. 2007 елда Акъегет тырышлыгы белән шундый ук характердагы хезмәт Галимҗан Ибраһимов турында да нәшер ителә. Соңгысы ике томнан тора. Беренче томның эчтәлеген истәлекләр, документлар, соңгы елларда галимнәр тарафыннан әдип I урында объектив күзлектән чыгып язылган мәкаләләр тәшкил итсә, икенче томда укучыларга киң билгеле «Алмачуар», «Кызыл чәчәкләр», «Казакъ кызы» әсәрләре белән беррәттән моңарчы (совет чорында) тугыз томлык осәрләре җыелмасыннан да төшереп калдырылган «Адәмнәр» исемле атаклы повесте да урын алган.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче җәмәгате — Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина (1953—2018). Уллары Булат, компьютер белгече, программист.
Икенче хатыны — Гөлсинә ханым, «Татарстан» радиосында техник хезмәткәр булган[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]