Сабан туе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабан туе latin yazuında])
(Сабантуй битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Сабан туе
Логотип
Сурәт
Дәүләт  Россия
 Сабан туе Викиҗыентыкта

Сабан туе (рус. Сабантуй) — татар халкының борынгы бәйрәме. Хәзерге вакытта Сабан туе Татарстанда дәүләт бәйрәме статусын алды.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу борынгы бәйрәмнең мең еллык артык[1] тарихы бар. Сабан туе бәйрәме Идел буе Болгары дәүләтендә уздырылган булган. Борынгы Идел буе Болгары сүзе — сабан һәм бөек Идел буе Болгары дәүләтенең гореф-гадәтләре, мәдәнияте, фәне Казан ханлыгы мирасчы булып дәвам иттергән.

Элек Сабан туе язгы кыр эшләренең башлануы, терлекнең кырга чыгуы сәбәпле бәйрәм ителә торган булган (чабан (көтүче) туе апрель ахырында бәйрәм ителгән), хәзер исә, язгы эшләрнең тәмамланганнан соң, ешрак июнь аенда бәйрәм ителә.[2]

Идел буе Болгары Ислам динен кабул иткәнче (922 елга хәтле) Мәҗүсилек чорында Сабан туеның максаты, мөгаен, уңыш рухларын юмалау белән, хәтта яңа елда яхшы уңыш булсын өчен булган, ләкин хәзер ул халыкның күңелен ачу максатынан гына бәйрәм ителә.

Лотфулла Фәттахов. «Сабантуе», 1957

Бүгенге Сабан туе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабан туе һәр җирдә яраткан бәйрәм булды. Авыр вакытта гына, сугышларда, ачлык чорында үткәрелми. Ләкин тыныч тереклек кайткач гына, халык үз бәйрәменә яңадан җыена.

Баштан Сабан туен аерым авыллар һәм бистәләр бәйрәм итәләр, ә ияреп барган атнада райондагы Сабан туе үткәрелә. Соңрак Сабан туе эре шәһәрләрдә һәм Казанда бәйрәм ителә.

Милли татар бәйрәме кебек аны бәйрәм итәләр, мәсәлән, Мәскәүдә, Иркутскида, Омскида, Түбән Вартада, Төмәндә, Сиднейдә, Нью-Йоркта, Лондонда, Праһада, Төркиядә, Украинада, Казакъстанда һәм башка илләрдә.

Сабан туеның үткәрелүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабантуеның оештырылуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр авылда яисә райондагы үзәктә комиссия барлыкка килә, ул бәйрәмнең программасын төзи. Сабан туеның төрле халык пунктларында хәзерге аермасы — катнашучыларның микъдарда гына. Тагын да Сабан туена бүләкләрнең җыюы бар.

Аны бәйрәмнән бер көн элек, шимбәдә үткәрәләр. Бүләкләрнең җыюы — тәэсир иткән күренеш. Төрле авылларда, мәсәлән, Лениногорск, Минзәлә районнарында бүләк җыю өчен 50 кадәр атларны иярлиләр. Бүтән авылларда бүләкләрне үзенчә җыялар. Төрле авылларда җыючылар йорттан йортка баралар һәм бүләкләрне колгага асып куялар, ә аны иңнәрдә күтәреп баралар. Хуҗалар үзе бүләкләрне күтәрәләр һәм җыючыларны үз ишек алдында көтәләр. Читтән килгән кунаклар да бүләкләрне бирәләр.

Йомыркаларның җыюы да гадәттәге була. Аларны бирәләр бүләк урынына да, һәм бүләк белән бергә дә бирәләр. Йомыркаларны чиләккә җыялар. Алардан өлешне саталар, ә коткаручкан акча Сабан туйга кирәкле әйберләр алу өчен бара.

Бүләкләр җыюың тәмамлап, җыючылар икенче тапкыр авылга керәләр җырлар, музыка белән үтеп, бүләк ителгән әйберләрне күрсәтәләр.

Бәйрәм үткәрү урынны алдан ясыйлар. Аны ташлардан, куаклардан чистарталар. Зур авылларда трибуна ясыла.

Сабан туйны район җитәкчесе ача, милли бәйрәм белән тәбрикләп. Артыннан аны мавыктыргыч өлеше бара — чыгышлар җырчылар, биючеләр һәм бүтән катнашучынарның чыгышы үткәрелә.

Тәләтен авылында (Пенза өлкәсе) сабантуе

Көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Концерттан соң татарча көрәш ярышлары башлана.

Башта келәмгә чыгалар укучы малайлар, яшүсмерләр, көрәш ветераннары. Иң ахырдан төп категория көрәшчеләре.

Ярышның төп мизгеле — «батырлар», ягъни ике оттырмаган ике көрәшченең көч алышуы. Бүләкләр шактый эре булалар: автомобилләр, кыйммәтле көнкүреш электроника.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.chelnyhools.ru/slovo/gorod.php(үле сылтама)
  2. « Чын сабан туе да яз көне, кар эреп бетеп туфракны сөрү, чәчү эшләре тотынган вакытта узарга тиеш бит. Аны совет вакытында җәйгә күчергәннәр. Мәдәниятне хасил иткән күп кенә әйбер ясалма нәрсә булып тора.
    Ләйсән Шахин
    »
    @ Ләйсән Шаһин: "Төркиядә иске һәм яңа татарлар арасында менталитет аермасы бар". Азатлык радиосы (2021 елның 14 май). 2021 елның 14 май тикшерелгән.