Сагыйд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сагыйд latin yazuında])

Сагыйд (гарәп. الساعدәс-са‘ид — «иңбаш»[1]; Пегас β, Пегас бетасы, β Peg) — Пегас йолдызлыгындагы кызыл якты зур йолдыз. Аның уртача йолдызча зурлыгы +2,42m тәшкил итә. Бу кызыл зур йолдыз якынча 199 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Физик хасиятләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якты йолдыз булуына карамастан йолдызның өслегенең температурасы югары түгел һәм 3700 К тәшкил итә. Аның радиусы Кояшныкыннан 100 диярлек тапкыр зуррак, ә яктыртучанлыгы 1500 тапкыр зуррак.

Сагыйд — дөрес булмаган үзгәрмә йолдыз. Аның ялтыравы +2,31m дән +2,74m кә кадәр үзгәрә.

Тарих һәм исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сагыйд Мәркәб, Әлҗәнеб һәм Әлфәрәс (Андромеда α) йолдызлары белән беррәттән Зур дүртпочмак астеризмына керә.

Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Сагыйд (гарәп. الساعدәс-са‘ид — «иңбаш», ингл. Scheat, рус. Шеат) «Пегасның иңбашы» белдерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сагыйд — кулның терсәктән югары өлеше, беләк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 494.