Садри Җәлал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Садриислам Хәйретдин улы Вәлидов
Псевдонимнар: Садри Җәлал
Туу датасы: 1891 ел(1891)
Туу урыны: Казан губернасы Тәтеш өязе Апас авылы
Үлем датасы: 1943 ел(1943)
Эшчәнлек төре: укытучы, хикәяче, журналист
Иҗат итү теле: татар

Садриислам Хәйретдин улы Вәлидов — татар язучысы, тәнкыйтьче.

1891 елда Казан губернасы Тәтеш өязе Апас авылында (хәзерге Апас районы) мулла гаиләсендә туа. 1910 елда атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсен, 1915 елда Казанда Татар укытучылар мәктәбен (рус. Татарская учительская школа) тәмамлый.

Иҗаты[үзгәртү]

Хезмәт юлы[үзгәртү]

С. Җәлалның хезмәт юлын өч өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе — укытучылык хезмәте. Ул 1927 елдан алып 1931 елның язына чаклы Казандагы Татар рабфагында, Сәнгать техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта.

Икенчесе — журналистлык эшчәнлеге. Ул бигрәк тә Совет хакимияте елларында күп санлы газета-журналларда («Кызыл шәрекъ яшьләре», «Безнең юл», «Яңалиф» журналларында, «Кызыл Армия», «Эш», «Эшче» һ.б. газеталарда) мәкаләләр, татар театрына рецензияләр бастыра. Тәнкыйть мәкаләләрен Тимер ага баласы, Әфләтун яшерен имзалары белән чыгара. Җәлал (олуглык) сүзен үзенә гомерлек имза итеп ала. Өченчесе — әдәби иҗаты. С. Җәлал — нигездә хикәяче. Бердәнбер күләмле әсәре — «Дим буенда» повесте. Башта «Гасыр», 1929 елда «Яңалиф» нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Бу әсәр әдипне киң җәмәгатьчелеккә таныта. Әле хәзер дә аның исеме күп очракта шушы повесте белән искә алына. Повесть XIX гасыр татар морзалары катлавының ни рәвешле таркала баруын күрсәткән бердәнбер әсәр булуы ягыннан татар әдәбиятында үзенә аерым урын тота.

Балалар әдәбияты[үзгәртү]

С. Җәлалның балалар әдәбиятында да искә алып сөйләрлек өлеше бар. Әдәбият мәйданына ул беренче мәртәбә «Ак юл»да басылган «Биш тиен харап итте» (1913) хикәясе белән килеп керә. «Ак юл»ның 1913–1915 елгы саннарында «Иреккә», «Заһитның күңелсез бәйрәме», «Җамал әби», «Яз», «Гарәп белән җылан» (Шәрекъ әкияте) «Югары урманга җиләккә бару», «Аерылышу», «Минем сазым» хикәяләре дөнья күрә. Кайбер хикәяләрен ул рус язучыларына ияреп тә иҗат итә («Аучы карт» М. Сибирякның «Емеля охотник» әсәреннән). Аның тәрҗемәләре дә шактый. Иҗатының төп юнәлеше XX йөз татар балалар әдәбиятының үзәк фикерләреннән берсе булган яшь буында мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. Бу хисне чагылдыру өчен үзенчәлекле алымнар эзли. Музыканың сүзгә караганда да кешегә тәэсире көчлерәк. Моң кешене сафландыра, күңелен нечкәртә. Шуны истә тотып, С. Җәлал игътибарын музыкага юнәлтә («Минем сазым», 1914). Әсәрне XX йөз башы татар балалар әдәбиятына беренче килеп кергән нәсер жанры итеп бәяләргә кирәк. Ул, нәсер жанры таләп иткәнчә, лирик тонда, күтәренке интонация белән язылган, шигъри сөйләмгә якын тора. С. Җәлалның сазы теләсә кемне түгел, кешеләрне хәвефтән коткаручы батыр йөрәкле, шәфкатьле егетне мактап җырлый. «Яз» әсәре дә нәсергә якын. Ул мәгълүм бер сюжетка корылмаган.

Үлеме[үзгәртү]

Иҗаты буенча шәфкатьлелек турында сөйләгән С. Җәлалның соңгы язмышы фаҗигалелек белән төгәлләнә. «Дим буенда» повесте белән татар морзаларын идеаллаштыруда гаепләнеп, шәхес культы чорында 1931, 1937 елларда ике мәртәбә кулга алына. Соңгысында сәламәтлеге тәмам шакшап, күзләре сукыраеп, 1939 елда төрмәдән чыгарыла, 1943 елның июнендә вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү]