Салават Низаметдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Низаметдинов latin yazuında])
Салават Низаметдинов
Туган телдә исем баш. Салауат Әхмәҙи улы Низаметдинов
Туган 3 март 1957(1957-03-03)
СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Миндәк бистәсе[1]
Үлгән 29 июль 2013(2013-07-29) (56 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре композитор
Җефет I — Лариса, II — Әлфия, III — Рәзидә[2]
Балалар улы Альберт, кызы Юля (беренче никахыннан)
улы Дәүрән, кызы Ләйсән (соңгы никахыннан)[3]
Бүләк һәм премияләре Г. Сәләм премиясе (1988)

Салават Низаметдинов, Салават Әхмәди улы Низаметдинов (баш. Салауат Әхмәҙи улы Низаметдинов, 1957 елның 3 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Миндәк2013 елның 29 июле, РФ, БР, Уфа) ― композитор, БАССР (1988) һәм Россиянең (2003) атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1988). СССР композиторлар берлеге әгъзасы (1983). БР композиторлар берлеге рәисе (2006―2010)[4].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 3 мартында БАССР Учалы районының Миндәк бистәсендә шахтёр гаиләсендә туган. Тумыштан сукыр булу сәбәпле, Уфадагы махсус (коррекция) интернат-мәктәбендә укый (1964), баян, домра, кларнет һәм торбада уйнарга өйрәнә. 1- балалар музыка мәктәбенең махсус бүлекчәсенә (Николай Инякин сыйныфы) кабул ителә (1968). Уфа сәнгать училищесын (Ю. Смирнов сыйныфы) (1977), Уфа сәнгать институтын (Е. Земцов сыйныфы) (1982), Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыкаль-педагогия институтында (проф. Г.И. Литинский җитәкчелегендә) аспирантура тәмамлый.[5] Нариман Сабитов исемендәге 1-балалар сәнгать мәктәбендә (1974 елдан), Уфа сәнгать академиясендә (2000 елдан) укыта. «Салават» иҗат йорты директоры (1992 елдан).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композитор рояль артында

Күпкырлы композитор буларак, иҗаты опера һәм симфонияне, хор әсәрләрен һәм романсларны, нәфис, документаль фильмнарга, драма спектакльләренә язылган музыканы һәм эстрада җырларын үз эченә ала. Композитор үзе опера жанрына өстенлек бирә. Мостай Кәрим әсәрләре нигезендә язылган «Кара сулар» (1989), «Ай тотылган төндә» (1996), шулай ук «Mеmento» (2000, Р. Галиев һәм Р. Хантимеров либреттосы) һәм «Нәкый» (2009) исемле опералары Уфада опера һәм балет театры сәхнәсендә, «Сөю йолдызы» (2002, Флорид Бүләков либреттосы) рок-операсы Хөсәен Әхмәтов исемендәге Уфа филармониясе сәхнәсендә куелды.[6]

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сукыр композиторларның халыкара конкурсы (Праһа, 1979) – III урын (А. Блок шигырьләренә язылган романслары өчен)
  • Сукыр композиторларның халыкара конкурсы (Праһа, 1988) — II урын (Ника Трубина сүзләренә язылган «Каралама» (Черновик) вокал шәлкеме өчен)
  • ССРБ халык хуҗалыгы күргәзмәсе (Мәскәү, 1988) – алтын медаль (Ника Трубина сүзләренә язылган «Каралама» (Черновик) вокал шәлкеме өчен)
  • «Филантроп» халыкара конкурсы (2006) – I премия («Memento» операсы өчен)
  • Дмитрий Шостакович исемендәге премия (2007)
  • Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)
  • Г. Сәләм премиясе лауреаты (1988)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2014 ― Учалыдагы Сәнгать һәм мәдәният көллиятенә исеме бирелгән (12.12.2014)[7].
  • 2023 ― Уфаның Ленин урамындагы композитор 1997―2003 елларда яшәгән 162нче санлы йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылган[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]