Салават (шәһәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават (шәһәр) latin yazuında])
Салават
Карта
Ил Россия
Республика Башкортстан
Координатлар 53°22'тн, 55°56'кнч
Мэр Динар Хәлилов (в.в.б.)[1]
Нигезләнгән 1948
Мәйдан 106,23 км²
Климат уртача
Халык саны 156 085 кеше
Телефон коды 3476
Почта индексы 453250
Рәсми сайт salavat.ru/
Кардәш шәһәрләр Соргыт[2]

Салават(баш. Салауат) – Башкортстан республикасындагы шәһәр. Башкортстанның мөһим сәнәгать үзәге.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават Башкортстанның көньягында, Агыйделнең сул як ярында урнашкан. Агыйдел буенда 5,5 км арага сузылган. Уфага кадәр 178 км юл. Шәһәр эчендә УфаЫрынбур сызыгындагы тимер юл станциясе, автовокзал урнашкан. Ишембай һәм Стәрлетамак белән көчле агломерация тәшкил итәләр.

Салаваттан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Петербург ~ 2156 км
Уфа ~ 156 км
Стәрлетамак ~ 31 км
Түбән Варта ~ 2014 км
Төмән ~ 964 км
Ишембай ~ 10 км
Тубыл ~ 246 км
Мәскәү ~ 1460 км
Җилләр розасы
Җилләр розасы
Магнитогорски ~ 314 км
Мәләвез ~ 47 км
Ырынбур ~ 218 км

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават шәһәре урынында Аллагуат дигән зур татар авылы һәм аның «филиал»лары булган: Кече Аллагуат, Әртил Көч (яки Күч), Кудакай, Ирек, Кызыл авыл, Карлыкүл, Юрматы, Куҗак һ.б. (барлыгы 17 авыл). 1917 елны Аллагуат волость үзәге була. Аңарда 2824 кеше яши, милләтләре буенча 97% татарлар.[3]

1948 елны бу урынны СССР Министрлар шурасы булачак 18№ Химзавод өчен сайлый. «Новостройка» атлы төзүчеләр бистәсе пәйда була. Аллагуват заводның санитар зонасына кертелгән, шунлыктан анда яшәүчеләрне хуҗалыкларын ташларга мәҗбүр итеп, бистәгә куалар. Тиз генә шул урынга сәяси матдәләр буенча хөкем ителгәннәрне һәм Алмания, Италия, Румыния, Маҗарстан гаскәрләре әсирләрен китереп ташлыйлар. Барлык тоткыннар саны 25 меңгә җитә. Әсирләргә мәхкәмә һәрберсен 25-әр елга иректән мәхрүм иткән. Аларны 1955 елны Хрущев һәм Аденауэр имзалаган яшерен килешү генә коткарган. Шул ук елны һәммә әсирләр ватанына кайта.

1949 елны ул Ишембайга буйсынулы штп була, 1954 елны мөстәкыйль шәһәр итеп таныла.

Әлеге көнгә Стәрлетамак сәнәгать буыны чикләрендә Ишембай, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре барлыкка килгән. Монда өлкә-ара бәйләнешле зур күләмле, куәтле нефтегаз комплексы эшләп килә. Шәһәрләр уртак инженер инфраструктурасы белән бәйләнгән. Бу инфрастуктурага транспорт юл челтәре, су селтәре һәм су киртәләре, шулай ук Ишембайдан Стәрлетамакка таш тоз ташучы, ә аннары эшкәртү өчен Салаватка нефть йөртүче, продуктларны җиткерүче челтәрләр керә. Калалар арасында, бигрәк тә Салават белән Ишембай арасында, мәдәният, торак, эш һәм миграция бәйләнешләре ныклы үсеш алган.

Әле дә шәһәрдә 4 төзәтү колониясе исәпләнә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
28 822 113 932 137 237 149 627 158 600 156 095

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават дәүләт башкорт театры 1936 елда төзелгән. Ул вакытта ул «Авыргазы татар колхоз-совхоз театры» дип аталган иде.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават шәһәрендә 2006 елда «Таң йолдызы» дип исемләнгән татар газетасы чыга башлаган иде. Соңрак исеме «Салават таңнары» дип үзгәртелде һәм ул рәсми теркәлү үтеп эшли башлады.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Салават шәһәре башлыгы вазифасыннан китте. Азатлык радиосы, 13.02.2019
  2. http://admsurgut.ru/rubric/120/Partnery-Surguta
  3. М. И. Роднов. Крестьянство Стерлитамакского уезда по переписи 1917 года. Уфа, 2009. 132 с.(үле сылтама)
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-03 
  10. www.gorodSalavat.ru - Житель Салавата Линар Гарипов погиб на Украине. Сайт города Салават, 25.03.2022

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават төзелеше тарихы 2012 елның 20 февраль көнендә архивланган.