Салисә Гәрәева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салисә Гәрәева latin yazuında])
Салисә Гәрәева
Туган телдә исем Салисә Гәрәй кызы Гәрәева
Туган 6 ноябрь 1938(1938-11-06) (85 яшь)
Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылы
Һөнәре шагыйрә, журналист
Эш бирүче Чиләбе татар театры

Салисә Гәрәй кызы Гәрәевататар шагыйрәсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли башлый. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый. 1962 елдан бирле Салисә Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта ул балалар бакчасында тәрбияче, китапханәдә бүлек мөдире, производство берләшмәсендә радиотапшырулар редакторы, ә 1980 елдан бирле Салисә Гәрәева Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор хезмәтендә.

Салисә Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы битләрендә басыла, 1959 елдан аның исеме республика көндәлек матбугатында да күренә башлый. Кайбер шигъри әсәрләре Татарстан һәм Көньяк Урал китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда, альманахларда урын ала. 1979 елда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.

Салисә Гәрәева Чиләбе төбәгендә татар әдәбиятын пропагандалау буенча зур эш алып бара: әдәби кичәләр оештыра, телевидение, радиотапшыруларында һәм көндәлек матбугатта мәкаләләре, очерклары белән катнаша. 1963 елда Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге өлкә татар–башкорт әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе, 1977 елдан ул бу берләшмәгә үзе җитәкчелек итә.

Хөрмәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елда Минзәлә районы Тулбай авылында шагыйрәгә 85 яшь тулу хөрмәтенә монумент (стела) ачылган [1][2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]