Санскрит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Санскрит latin yazuında])
Санскрит
Илләр:

Һиндстан

Рәсми халәт:

Һиндстанның 22 рәсми теленең берсе

Сөйләшүчеләр саны:

2212 кеше кеше (1971)[1],
6106 кеше кеше (1981)[1],
49 736 кеше кеше (1991)[1],
14 135 кеше кеше (2001)[1],
26 490 кеше кеше (2011)[2]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

деванагари һ.б.

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

сан 581

ISO 639-1:

sa[3]

ISO 639-2:

san[3]

ISO 639-3:

san[3]

Санскрит әлифбасы

Санскрит (संस्कृतम् saṃskṛtam [sə̃skɹ̩t̪əm], элегрәк संस्कृता वाक् saṃskṛtā vāk, "сафландырылган сөйләм") — тарихи Һинд-Ари теле, һәм Һиндуизм һәм Буддизмның беренче дини теле. Бүгенге көндә бу тел Һиндстанның 22 рәсми телнең берсе, һәм Уттараханд штатының рәсми теле булып тора.

Классик санскрит якынча безнең эрага кадәр 4-нче гасырда Панини грамматикасында күрсәтелгән. Зур Һиндстан мәдәниятләрендә бу телнең позициясе Европaдагы грек һәм латин телләренә охшаш. Бу тел Һинд субконтинентының күп хәзерге телләренә, бигрәк тә Һиндстан, Пакистан һәм Непал телләренә, зур йогынты ясаган.

Санскритның пре-классик формасы Ведик Санскрит дип атала, шул вакытта Ригведа иң борынгы һәм архаик сакланган стадиясе, иң борынгы чыганак безнең эрага кадәр 1500 елга карый. Бу Ригведик Санскритның тарихта теркәлгән Һинд-Иран телләренең иң борынгысы, һәм инглиз һәм күпчелек Европa телләрен керткән Һинд-Европa телләренең иң элек теркәлгән әгъзасы булуын күрсәтә.

Санскрит әдәбияты шигърият, драма белән бер рәттән фәнни, техник, философик һәм һиндуизм дини текстларын эченә кертә. Санскрит һиндуизм дини йолаларында мантра һәм hимʜ формасында церемониаль тел буларак киң кулланыла. Сөйләм санскрит Һиндстанның кайбер традицион оешмаларында кулланыла һәм бу телне торгызырга көч куела.

Башка телләр белән мөнәсәбәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит Һинд-Яyрупa телләр гаиләсенең Һинд-Иран суб-гаиләсе әгзасы. Аның иң якын борынгы "туганнары" булып иске фарсы һәм авеста телләре булып тора. Һинд-Яyрупa телләре гаиләсендә, санскрит характеристик аваз үзгәреше ягыннан сатем теллләренә (бигрәк тә славян һәм балтик телләренә) һәм грек теленә охшаш.

Вариантлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Классикка кадәр Санскрит формасы Ведик Санскрит буларак билгеле, шул ук вакытта Ригведа теле иң борынгы һәм иң архаик сакланган формасы булып тора, ул безнең эрага кадәр икенче меңьеллык башына карый. Бу Ригведик Санскритны теләсә нинди Һинд-Иран телнең иң борынгы үрнәге итеп һәм инглиз теле һәм күпчелек Яyрупa телләрен керткән Һинд-Европa телләренең иң борынгы әгъзалары итеп квалификацияли.

Классик Санскрит ул стандарт регистр, Панини грамматикасында якынча безнең эрага кадәр дүртенче гасырда күрсәтелгән. Зур Һиндстан мәдәниятләре арасында аның торышы Европaдагы Латин һәм Борынгы Грек телләрнекенә охшаш һәм ул Һиндстан субконтинентының күпчелек хәзерге вакты телләренә шактый йогынты ясаган, бигрәк тә Һиндстан, Бангладеш, Пакистан, Шри-Ланка һәм Непалга.

Ведик Санскрит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панини билгеләмәсе буенча Санскрит борынгырак ведик формадан эволүцияләгән. Ведик Санскритның хәзерге формасының эзләрен безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкта табарга була (Ригведа өчен). Галимнәр еш Ведик Санскритны һәм Классик "Панини" санскритын аерым диалектлар буларак аера. Гаять охшаш булса да, алар фонология, сүз cасᴛафы, грамматика һәм синтаксисның мөһим өлешләре белән аерылып тора. Ведик Санскрит ул hимʜарның, җырларның һәм Брахманнар һәм Упанишадаларда теологик һәм дини-фәлсәфи бәхәсләрнең зур тупланмасы булган Ведаларның теле. Хәзерге заман галимнәре Ригведа Самхитаның метрик hимʜнарын иң борынгы дип саный. Ведик чорның ахыры Упанишадалар иҗат итү белән билгеләнә, алар Ведик корпусның өлеше булып тора, шулай да, иң борынгы Сутралар шулай ук Ведик теле һәм эчтәлеге буенча.

Классик Санскрит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 ел дәвамында диярлек Санскрит мәдәни тәртипнең теле булган һәм Көньяк Азия, Эчке Азия, Көньяк-көнчыгыш Азия һәм күпмедер дәрәҗәдә Көнчыгыш Азиягә тәэсир иткән. Пост-ведик Санскритның мөһим формасы һинд эпик шигъриятендә - Рамаяна һәм Махабхаратада бар. Эпик шигърияттә Панинидан аермалар гомумән алганда Пракриттан йогынты сәбәпле булган, һәм алар Панинига кадәр элементлар булмаган. Традицион Санскрит галимнәре бу аермаларны ārṣa (आर्ष) дип атыйлар бу "ришиларныкы" дигәнне аңлата ягъни борынгы aвтьıрларның атамасы. Кайбер контекстларда шулай ук тиешле Классик Санскриттан күбрәк "пракритизмнар" бар (гади сөйләмнән алынмалар). Буддист Гибрид Санскриты - ул Урта Һинд-Иран телләре шактый тәэсир иткән әдәби тел, ул Буддист Пракритына нигезләнгән, соңгысы стандарт Классик Санскрит тарафыннан төрле дәрәҗәдә ассиᴍиᴫисәләнгән.

Классик Санскритның төп дүрт диалекты булган paścimottarī (Төньяк-көнбатыш, шулай ук Төньяк яки Көнбатыш дип атала), madhyadeśī (әдәби, урта ил диалекты), pūrvi (Көнчыгыш) һәм dakṣiṇī (Көньяк, Классик периодта барлыкка килгән). Беренче өч диалектларның бабалары Ведик Брахманнарда чагылыш тапкан, шуларны беренчесе иң саф дип санала (Kaṣītauki Brāhmaṇa, 7.6).

Халык мәгарифе һәм популәрлаштыру

Өлкәннәр һәм дәвам итүче белем бирүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанда Санскрит телен торгызып караулар 1947-нче елдан башлана (ул Конституциянең Сигезенче Җәдвәлендәге 18 оригиналь телләргә кертелгән).

Самскрита Бһарати ул Санскритны торгызу өчен эшли торган оешма. (2002 елдан башлап) "Бөтен Һиндстан Санскрит Фестивале" иншалар бәйгесе уздыра. 1991 ел Һиндстан җанисәбе 49736 иркен Санскритта сөйләшүчене теркәгән. Санскритка өйрәтүче программалар тапшыручы үзәкләрнең исемлекләрендә бар. Үзәк Карнатакада урнашкан Маттур авылы халкы арасында Санскритта үз теле буларак сөйләшүчеләр бар дип раслана. Барлык касталарның кешеләре Санскритны балачактан бирле өйрәнә һәм шул телдә сөйләшә. Хәтта җирле мөселманнар да Санскритта сөйләшәләр. Тарихтан билгеле булганча, авыл Виҗаянагара Империясе патшасы Кришнадеварайя тарафыннан Ведик галимнәргә һәм аларның гаиләләренә бирелгән, шул ук вакытта аның патшалык кешеләре Каннада һәм Телугу телләрендә сөйләшкән. Тагын бер саклап калып карау Ведаларны сөйләм гадәте аша саклау һәм тапшыруда тупланып бара.

Мәктәп җәдвәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанның Үзәк Икенчел Белем Бирү Оешмасы, тагын берничә башка дәүләт белем бирү оешмалары белән бергә Санскритны дәүләтнең үз рәсми теленә альтернатив опция ясаган, ул идарә иткән мәктәпләрдә икенче яки өченче тел сайлавы итеп. Мондый мәктәпләрдә Санскрит сайлау буенча 5-енчедән алып 8-енче сыйныфка кадәр алып барыла. Бу әлеге оешма белән эшләгән күпчелек мәктәпләр өчен дөрес, бигрәк тә Һинди рәсми тел булган штатларда. Санскрит шулай ук Һиндстан буйлап традицион гурукулаларда укытыла.

Көнбатышта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лоʜдон, Англиядә урнашкан Изге Дҗеймс Яшьләр Мәктәбе Санскритны җәдвәлнең бер өлеше буларак тәкъдим итә. Әᴍᴎpиᴋә Кушма Штатларында, 2009-ынчы елның сентәбреннан алып өлкән мәктәп укучылары Санскрита Бхарати координацияләгән "Санскрит чит тел буларак" программасы өлеше буларак үзеннән-үзләре яки чит тел буларак Санскритны өйрәнә алалар. Австралиядә, Сиднейда Sydney Grammar School хосусый малайлар өлкән мәктәбендә 7-енче елдан 12-нче елга кадәр Санскритны тәкъдим итә, Өлкән Мәктәп Сертификаты өчен дә кертеп.

Унивеpсиᴛеᴛлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбәндә нигезләү датасы буенча хронологик тәртиптә Санскрит үнивиpсиᴛиᴛларының исемлеге китерелгән:

Нигезләнгән елы Исеме Урнашкан урыны
1791 Sampurnanand Sanskrit University Варанаси
1876 Sadvidya Pathashala Майсор
1961 Kameshwar Singh Darbhanga Sanskrit University Дарбһанга
1962 Rashtriya Sanskrit Vidyapeetha Тирупати
1962 Shri Lal Bahadur Shastri Rashtriya Sanskrit Vidyapeetha Яңа Дәһли
1970 Rashtriya Sanskrit Sansthan Яңа Дәһли
1981 Shri Jagannath Sanskrit University Пури
1986 Nepal Sanskrit University Непал
1993 Sree Sankaracharya University of Sanskrit Калади
1997 Kavikulaguru Kalidas Sanskrit University Рамтек
2001 Jagadguru Ramanandacharya Rajasthan Sanskrit University Джайпур
2005 Shree Somnath Sanskrit University Сомнатх-Веравал
2008 Maharshi Panini Sanskrit Evam Vedic Vishwavidyalaya Уджджайн
2011 Karnataka Samskrit University Бангалор

Дөньяда күп үнивиpсиᴛиᴛлар Санскрит галимнәрен өйрәтә һәм яллый, моны алар я аерым Санскрит бүлегендә, я киңрәк Көньяк Азия өйрәтүләре яки Лингвистика өлкәсе эчендә эшли. Мәсәлән, Дели үнивиpсиᴛиᴛенда 400-гә якын Санскрит студентлары бар, шуларның яртысы чыгарудан соңгы программаларны укый.

Хәзерге заманда кулланылышы

Сөйләм теле буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 ел Һиндстан халык санын алу буенча 14135 кеше Санскритны сөйләм теле буларак игълан иткән. 1990-ынчы еллардан бирле, сөйләм Санскрит телен тарату буенча хәрәкәтләр арткан. Самскрита Бхарати кебек оешмалар телне популәрлаштыру өчен Сөйләм Санскрит остаханәләре белән идарә итәләр.

Һинд газеталары соңгы яңартулар сәбәпле халыкның күп өлеше, балаларны да кертеп, Сансритны өйрәнә торган һәм көндәлек кулланылышта йөртә торган берничә авыл турында хәбәр иткән:

  1. Маттур, Шимога районы, Карнатака
  2. җһири, Раҗгарх районы, Мадхья Прадеш
  3. Ганода, Бансвара районы, Раҗастан
  4. Шьямсундарпур, Кендужһар районы, Одиша. 2011 Непал җан исәбе алу буенча 1669 кеше Санскритны сөйләм теле буларак куллана.[4]

Рәсми кулланылышта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанда, Санскрит Конституциянең сигезенче мәддәсе буенча 14 оригиналь тел арасында. Уттарханд штатында Санскрит икенче рәсми тел буларак хаким ителгән. 2012 елның октәбренда иҗтимагый активист Һемант Госвами Пенҗаб һәм Харьяна Югары Мәхкәмәсенә Санскритны "азчылык" теле итеп игълан иткән өчен петиция язган.

Хәзерге әдәбият һәм саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанның 1947 елда бәйсезлегеннән соң 3000 нән артык Санскрит эше язылган. Бу эшләрнең күбесе классик Санскрит әдәбияты белән дә, башка һинд телләрендәге хәзерге әдәбият белән чагыштырганда да югары сыйфатлы дип танылган. Сахитья Академиясе Санскритта иң яхшы иҗади эш өчен 1967 елдан бирле премия биргән. 2009 елда Сатья Врат Шастри Һиндстанның иң югары әдәбият бүләгенә лаек булган беренче Санскрит aвтьıры булган.

Музыкада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит классик музыканың Карнатик һәм Һиндустани тармаклары өчен киң кулланыла. Санскритта киртаналар, бхаҗаннар, стотралар һәм шлокалар Һиндстан буйлап популәр. Самаведа шулай ук музыкага көйләнгән.

Кыйтга Кытайда, Са Дингдинг кебек музыкантларның Санскритта язылган поп җырлары бар.

Массакүләм мәгълүмат чараларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

90 артык атна саен чыга торган һәм квартал саен чыга торган басмалар Санскритта чыга. Санскритта көн саен чыга торган газета Судхарма Майсорда, Һиндстанда 1970 елдан бирле чыгып килә, шул ук вакытта Санскритта Вартман Патрам һәм Вишвасйя Вриттантам Гуҗаратта соңгы биш елда чыга башлаган. 1974 елдан бирле дәүләт тарафыннан идарә ителгән Бөтен Һиндстан Радиосында кыска көн саен чыга торган тапшырулар бар. Бу тапшырулар шулай ук Вебсайтта туры эфирда бар. Санскритта яңалыклар телевидениедә һәм Интернетта DD Милли каналында чыга.[5]

Литургиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит күпсанлы Һиндуист, Буддист һәм Җайн йолаларының изге теле. Ул гыйбадәтләр вакытында бөтен дөньядагы Һинд дине гыйбадәтханәләрендә кулланыла. Невар Буддизмында ул барлык монастырьларда кулланыла, шул ук вакытта Махаяна һәм Тибет Буддист текстлары һәм сутралары Санскритта һәм шулай ук вернакуләр телләрдә язылган, шул ук вакытта Таттвартха сутра, Ратнакаранда шравакачара, Бһактамара Стотра һәм Агамаларны да кертеп.

Шулай ук ул Көнбатышта йога ясаучылар арасында киң таралган, алар аны Патанҗали Йога Сутралары кебек текстларны аңлау өчен файдалы дип табалар.

Деви_Махатмья пальма яфрагындагы манускрипт, иртә Бхуҗимол язуында, Бихар яки Непал, 11-енче гасыр.

Символик кулланыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Непал, Һиндстан һәм Индонезиядә Санскрит гыйбарәләр төрле милли, мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар өчен лозунглар буларак кулланыла:

  • Һиндстан: Satyameva Jayate Хакыйкать кына триумф сөрә мәгънәсендә.
  • Непал: Janani Janmabhoomischa Swargadapi Gariyasi Ана һәм ана җире күктән дә өстенрәк мәгънәсендә
  • Индонезия: Индонезиядә Санскрит киң корраллы көчләр һәм башка милли оешмалар өчен терминнар һәм лозунглар буларак киң кулланыла. Rastra Sewakottama (राष्ट्र सेवकोत्तम; Халыкның Төп Хезмәтчеләре) Индонезия Милли ᴨүлиcәнең рәсми лозунгы, Три Дһарма Эка КармаTri Dharma Eka Karma(त्रीधर्म एक कर्म) Индонезия хәрбиләрнең рәсми лозунгы, Kartika Eka Paksi (कार्तिक एक पक्षी; Тиңдәше булмаган югары максатлы кош мәгънәсендә) Индонезия әpмeсенең рәсми лозунгы, Adhitakarya Mahatvavirya Nagarabhakti (अधीतकार्य महत्ववीर्य नगरभक्ती; Эшчән Рыцарьлар Батырлыкка Милләт Каһарманы буларак хезмәт итүчеләр) Индонезия Хәрби Академиясенең рәсми лозунгы, Upakriya Labdha Prayojana Balottama (उपकृया लब्ध प्रयोजन बालोत्तम; "Берәмлекнең Максаты Милләткә Иң Яхшы Хезмәт Күрсәтү өчен камил солдатны табып бирү") әpмe Психологик Корпусының рәсми лозунгы, Karmanye Vadikaraste Mafalesu Kadachana (कर्मायने वदीकरस्ते माफलेशु कदाचन; "Табыш һәм югалтуларны санамыйча эшләү") Һава Көчләре Куәтләренең рәсми лозунгы (Paskhas), Jalesu Bhumyamcha Jayamahe (जलेशु भूम्यं च जयमहे; "Диңгездә һәм Җирдә без данлы") Индонезия Диңгез Корпусының рәсми девизы, һәм шулай ук Индонезиядә Кораллы Көчләр булсынмы, граждан берәмлекләр һәм оешмалар булсынмы алар бәйле рәвештә девизлары һәм башка максатлар өчен Санскритны кулланалар. Гәрчә Индонезия мөселман иле булса да, тарихка кадәрге вакытлардан бирле зур һәм эре Һинд дине һәм Һинд тәэсире бар, бигрәк тә Ява һәм Бали утрауларында.

Һиндстан һәм Непалның күп фәнни һәм административ терминнары Санскритта. 1983 елда Саклау Тикшеренү һәм Үсеш Оешмасы тарафыннан башланган Һинд идарә ителүче ракета программасы ясалган биш ракетаны Притхви, Агни, Акаш, Наг һәм Тришул ракета системалары дип атаган. Һиндстанның беренче хәзерге вакыт авианосецы ХАЛ дип атала.

Тарихи кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килеп чыгуы һәм үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сансрит Һинд-Яyрупa телләр гаиләсенең Һинд-Иран субгаиләнең әгъзасы. Аның иң якын кардәшләре Иран телләре: Авестан һәм Иске Фарсы теле.

Санкрит һәм башка Һинд-Европa телләрендә уртак булган сыйфатларны тасвирлау өчен, Һинд-Ария миграция теориясе аннары Санскрит булып киткән телнең сөйләшүчеләре Һинд субконтинентына төньяк-көнбатыштан безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкта килгән дип фараз итә. Бу теория өчен дәлил булып Һинд-Иран телләре һәм Балтик һәм Славән телләре арасында якын бәйләнешләр тора, Һинд-Яyрупa булмаган Урал телләре белән сүзлек алмашуы, һәм флора һәм фауна өчен аттестацияләнгән Һинд-Европa телләре табигате.

Иң элек булган Санскрит текстлары булып Ригведалар тора, икенче меңьеллыкның уртасыннан ахырына кадәр. Андый иртә чордан язма хатирәләр калмаган, бәлки алар булса да. Шулай да, галимнәр текстларны телдән тапшыру ышанычлы дип фараз итәләр: алар церемониаль әдәбият булган, аларның дөрес әйтелеше дин өчен мөһим булган.

Ригведадан алып Панини вакытына кадәр элеккеге Ведик телнең үсеше башка Ведик текстларда чагыла: Самаведа, Яҗурведа, Атхарваведа, Брахманалар һәм Упанишадалар. Бу вакыт дәверендә, телнең престижы, аның изге максатлар өчен куллануы һәм әһәмите лингвистик үзгәреш процессларына каршы булган консерватив көчләргә ярдәм иткән. Шулай да, Ведик телнең саф 5 дәрәҗә лингвистик үсеше бар: Ригведадан алып Упанишадаларга кадәр һәм Баудханья сутралары кебек иң элеккеге сутраларга кадәр.

Панини тарафыннан стандартизация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң борынгы сакланып калган грамматика - ул Панининың Аштадхьяи. Ул асыл буенча прескриптив грамматика, ягъни Панини вакытында сирәк булып киткән Ведик формалар буларак тасвирлый. Классик Санскрит Панини грамматикасы тарафыннан (якынча безнең эрага кадәр 500 елда) теркәлгән, һәм өйрәнеләгән тел буларак хәзерге көннәргә кадәр кулланылышта йөри.

Вернакуләр телләр белән бергә яшәеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит тел белгече Мадхав Дешпанде әйтүенчә "Санскрит" термины барлыкка килгәндә ул башка телләрдән аермалы махсус тел булрак уйланылмаган, ә бәлки сөйләшүнең бигрәк тә чистартылган һәм камилләштерелгән ысулы буларак каралган. Санскрит белүе борынгы Һиндстанда иҗтимагый сыйныф һәм белем алганлык билгесе булган һәм тел күбесенчә югары касталар өйрәтелгән булган, алар Панини һәм Патанҗали кебек Вьякараниннарның якын анализы аша өйрәнгән, ритуал вакытында камил Санскритны әйткәннәр. Санскрит, Борынгы Һиндстанның өйрәнелгән теле буларак, Урта Һинд-Ария телләре булган вернакуләр Пракритлар белән бергә яшәгән. Шулай да, лингвистик үзгәреш үзара аңлашуның югалуына китергән.

Күп Санскрит драмалары тел Пракритлар белән бергә яшәгән дип күрсәтәләр, ул күп телле сөйләшүчеләр тарафыннан киңрәк мәгарифтә сөйләнелгән. Санскрит сөйләшүчеләр күпчелек вакытта күптелле булган. Урта гасырлар чорында, Санскритта сөйләшү һәм язуны дәвам иткәннән, һәм ул бигрәк та Брахманнар тарафыннан фәнни аралашу өчен өйрәнелгән. Бу Һинд җәмгыятенең нәзек катламы булган, әмма киң Җəгърафия колачлаган. Варанаси, Паитан, Пуне һәм Канчипурамда өйрәтүче һәм бәхәсләшүче институтларны көчле булган һәм югары классик Санскритка Британия вакытларына кадәр булышлык күрсәтелгән.

Зәгыйфьләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөйләм Санскритының социолингвистик өйрәнүләрнең саны күп, алар хәзерге вакыт Санскритның авыздан сөйләү кулланышы чикләнгән, һәм үткәндә үсешен туктаган дип раслый.

Шелдон Поллок "күп күзәтүчеләр асылда Санскрит үле дип килешәчәкләр. дип игълан итә. Поллок дәвам итеп Һиндстанда әдәби мәдәниятләрдә куллануын дәвам иткән дип раслый, әмма җәмгыятьнең хәзерге чор торышын тасвирлау өчен адаптацияләнмәгән дип фикер йөртә. Санскритта иҗат итү hимʜнар һәм шигырьләр белән чикләнгән. Игътибарга лаек чыгарылма булып Нилакантха Чатурдхараның Махабхаратаның 17 гасыр хәрби комментарияләр дип атап була.

Хатчер раслаганча хәзерге эшләр Санкритта иҗат ителүен дәвам ителә, шул ук вакытта Һаннедер шулай ук раслаганча хәзерге Санскритта эшләр я исәпкә алынмый, я аларның "хәзерге заманныкы" булулары шиккә алына.

19-ынчы гасырда Британиялеләр Һиндстанда Көнбатыш-стиль мәгарифен керткәндә, Санскритны белү һәм борынгы әдәбият чәчәк атуын дәвам иткән, шул ук вакытта Санскритны өйрәнү традицион ысулдан Европaныкын чагылдыра торган белән аналитик һәм компаратив өйрәнүгә үзгәргән.

Башка телләргә тәэсире[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит Һиндстан телләренә зур тәэсир ясаган, алар аның сүз cасᴛафыннан һәм грамматик нигезеннән үсеп чыккан; мәсәлән Һинди ул Хариболи диалектының санскритлаштырылган формасы. Барлык хәзерге Һинд-Ария телләрендә һәм шулай ук Мунда һәм Дравид телләрендә я турыдан-туры санскриттан (татсама сүзләр), я турыдан-туры түгел урта Һинд-Ария телләре аша (тадбхава сүзләр) алынган сүзләр бар. Санскриттан алынган сүзләр хәзерге Һинд-Ария телләренең сүз cасᴛафының якынча илле процентын тәшкил итә һәм шулай ук Малаялам һәм Каннада телләренең дә. Телугу әдәби текстлары лексик яктан Санскрит яки шактый дәрәҗәдә санскритлаштырылган, бәлки җитмеш яки күбрәк процентка.

Башка телләр белән үзара тәэсир итешүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит шулай ук Буддист текстларының тәрҗемәдә таралуы аркылы Сино-Тибет телләренә дә йогынты ясаган. Буддизм Кытайга Ашока җибәргән Махаяна миссионерлары тарафыннан таратылган, күбесенчә Буддист Гибрид Санскритының тәрҗемәләре аша. Күп кенә терминнар турыдан-туры чагылганнар һәм Кытай сүз cасᴛафына кушылган. 剎那 chànà кебек Кытай сүзләре (Деванагари

क्षण kṣaṇa 'хәзерге мизгел') санскриттан алынган булган. Күп санскрит текстлары бары тик Будда өйрәтүләренең, Тенгьюрның, Тибет комментарияләре тупланмалырында гына сакланып калган.

Көньяк-көнчыгыш Азиядә Таи һәм Лао телләрендә Санскриттан алынма сүзләр күп, шулай ук Кхмер телендә дә һәм хәтта азрак дәрәҗәдә Вьетнам телендә дә. Мәсәлән, Таи телендә Ланканың императыры Равана Тхосакантх дип атала, бу аның Санскрит исеме Dāśakaṇṭha "ун муенлы" дигәнне аңлата.

Күп санскриттан алынган сүләр шулай ук Австронезия телләрендә, мәсәлән Ява телендә, бигрәк тә борынгырак формада, монда ярты сүз cасᴛафы диярлек алынма сүзләр. Башка Австронезия телләрендә, мәсәлән традицион Малай һәм хәзерге Индонезия телләрендә шулай ук сүз cасᴛафларында күп санскрит сүзләре бар, шулай да гарәп теле алынма сүзләреннән әзрәк пропорциядә. Охшаш рәвештә Филиппин телләрендә, мәсәлән Тагалог телендә кайбер Санскрит алынма сүзләре бар, шулай да күбесе испан теленнән алынган. Күп Көньяк-Көнчыгыш телләрендә очратырга булган Санскрит алынма сүзе bhāṣā сүзе, яки сөйләм теле күп тел исемнәренә ишарә итү өчен кулланыла.

Популәр мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Филип Гласс операсы Сатьяграхада Бхагават-Гитадан санскритта җырланган текстлар кулланыла. Матрица инкыйлабларында Брихадараньяка Упанишадтан дога бар. Мадоннаның Музыка альбомыннан "Кибер-рага" җырында Санскрит җырлары бар һәм аның 1998 ел альбомы Яктылык Нуры ннан Шанти/Аштанги җыры Гремми премиясен откан һәм аштанга виньяса йога җыры булып тора. Сүзләр арасында Ом шанти мантрасы бар. Композитор җон Вильямс Индиана җонс һәм Тәкъдир Гыйбадәтханәсе һәм Йолдыз сугышлары эпизод I: Фантом куркынычында санскрита җырлаучы хорларны куллана. Сугыш йолдызы Галактика 2004нең тема җыры Ригведадан алынган Гаятри-мантра булып тора. Энигманың "Бездә бала" сүзләрендә шулай ук Санскрит шигырьләре бар.

Саннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бердән унга кадәр саннар:

  1. éka-
  2. dva-
  3. tri-
  4. catúr-
  5. páꞑcan-
  6. ṣáṣ-
  7. saptán-
  8. aṣṭá-
  9. návan-
  10. dáśan-

Санскритта кайбер сүзләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

kaTa m — циновка

kaja n — лотос чәчәге

khana m — чокыр

g`aja m — фил

gaNa m — күплек

gat`a — баручы

j`ana m — кеше

tana n — бала

ta — шул

-da — бирүче

nа — түгел (инкарь итү мәгънәсендә)

-pa — эчүче

bha n — йолдыз, йолдызлык

dama m - өй, торак

dh`ana n — байлык, акча

nakha m, n — тырнак

pad`a m — адым, аяк

p`atha m — юл

bh`aga m — өлеш

mama — мине, минем

kanaka n — алтын

katama — кайсы? (күпләрдән)

caTaka m кош атамасы

dhanada — юмарт

balaka — малай

kanatha — сез канәгать

uks — үгез

aruja — сәламәт

ashakti — Шакти энергиясез, әшәке

patatha — сез төшәсез

gadatha — сез сөйләшәсез;

kathana n — сөйләү

kathaka m — сөйләшүче

gaNana n — сан

gaNaka m — математик

Janana n — мәхлүкат (создание)

janaka m — барлыкка китерүче

naTana n — бию

naTaka — биюче; актер.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедия
Википедия

Википедиянең
телендә санскрит бүлеге бар!
sa:मुख्यपृष्ठम्

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]