Сан-Томе һәм Принсипи
|
|||||
| Ил көе: «Independência total» | |||||
| Бәйсезлек көне | 1975 елның 12 июле (Португалиядән) | ||||
| Рәсми тел | португал | ||||
| Башкала | Сан-Томе | ||||
| Зур шәһәрләр | Сан-Томе, Триндади, Невеш | ||||
| Идарә итү формасы | Президент республикасы | ||||
| Президент Премьер-министр |
Мануэл Пинту да Кошта Патрис Тровоада |
||||
| Мәйдан • Барлыгы • % су өслеге |
Дөнья буенча 183 урында 1001 км² 0 |
||||
| Халык • Тикшерү (2009) • Тыгызлыгы |
163 000 кеше (188-нч.) 169,1 кеше/км² |
||||
| Акча берәмлеге | добра | ||||
| Интернет-домен | .st | ||||
| Телефон коды | ++239 | ||||
| Сәгать поясы | +0 | ||||
Сан-Томе́ и При́нсипи Демократик Җөмһүрияте (порт. República Democrática de São Tomé e Príncipe [sɐ̃ũ tu'mɛ i 'pɾı̃sɨpɨ]) — Африка ярларындагы Гвинея култыгында, шул ук исемдәге утрауларда урнашкан утрау-дәүләт. Дәүләткә Сан-Томе һәм Принсипи утраулары һәм тагын алты кечкенә утрау карый. Башкаласы — Сан-Томе шәһәре.
Дәүләтнең мәйданы — 1001 км². Әлеге күрсәткеч буенча ул Африка дәүләтләре арасында Сейшел утрауларыннан тыш иң кечкенә дәүләт. Шулай ук ул дөньяда иң кечкенә португалтелле дәүләт. Сан-Томе һәм Принсипи утраулары экваториаль Атлантикада, Габонның төньяк-көнбатыш ярыннан 300 һәм 250 километр ерактыкта урнаша.
Административ яктан дәүләт 2 провинциягә бүленә: Сан-Томе һәм Принсипи. Алар, үз чиратында, 7 округка бүленә (6 округ Сан-Томега керә, 1 округ — Принсипига).
Дәүләттә рәсми саннар буенча 163 мең кеше яши. Халыкның күпчелеге Сан-Томе утравында яши. Принсипи утравында нибары 6 мең кеше гомер кичерә. Этник яктан биредә креоллар, метислар, аурупалылар һ.б. яши.
Утраулар португал диңгезчеләре тарафыннан 1469-1471 еллар аралыгында ачылганнар. Беренче торак урыны биредә 1493 елда нигезләнгән. Утрауларда башта шикәр плантацияләре ачылган, ә 1908 елга Сан-Томе дөньяда иң күп какао җитештерүчесенә әйләнгән. 1975 елның 12 июлендә Португалия дәүләткә бәйсезлек бирә. 1990 еллардан башлап илдә демократик реформалар үткәрелә.
Сылтамалар [үзгәртү]
- Сан-Томе һәм Принсипи Демократик Җөмһүрияте Президентының рәсми сайты (порт.)
- Сан-Томе һәм Принсипи Демократик Җөмһүрияте Милли Җыелышның рәсми сайты (порт.)
- Милли статистика институты (порт.)
|
|
|
|---|---|
| Ангола • Әлҗәзаир • Бенин • Ботсвана • Буркина Фасо • Бурунди • Габон • Гамбия • Гана • Гвинея • Гвинея-Бисау • Җибути • Замбия • Зимбабве • Кабо-Верде • Камәр утраулары • Камерун • Кения • Конго Демократик Җөмһүрияте • Конго Республикасы • Кот-д'Ивуар • Көньяк Африка Җөмһүрияте • Көньяк Судан • Лесото • Либерия • Ливия • Маврикий • Мавритания • Мадагаскар • Малави • Мали • Марокко • Мисыр • Мозамбик • Намибия • Нигер • Нигерия • Руанда • Сан-Томе һәм Принсипи • Свазиленд • Сейшел утраулары • Сенегал • Сомали • Судан • Сьерра-Леоне • Танзания • Того • Тунис • Уганда • Үзәк Африка Җөмһүрияте • Хәбәшстан • Чад • Экваториаль Гвинея • Эритрея
Мөстакыйль булмаган территорияләр: Изге Елена утравы • Канар утраулары • Мадейра • Майотта • Мелилья • Реюньон • Сеута • Һиндстан океанында Британия территорияләре • Эпарсе Утраулары Танылмаган дәүләтләр (де-факто бәйсезләр): Галмудуг • Нортленд • Пунтленд • СГДҖ • Сомалиленд |
|