Сарабиккол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарабиккол latin yazuında])
Сарабиккол
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Лениногорск районы
Координатлар 54°40'тн, 51°54'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423292
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Сарабикулово

СарабикколТатарстан Республикасының Лениногорск районындагы татар авылы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарабиккол халык теленә Әби авылы дип кереп калган, Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан. Моннан бик күп еллар элек шушы урынга Сара әби белән Биккол бабай килеп яши башлаганнар. Шуннан чыгып авылга Сарабиккол исеме бирелгән. Россия тышында яшәүче татарлар авылны Әби авылы дип беләләр.

Геошрафиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл урманнар – таулар белән уратып алынган. Аны икегә бүлеп, мул сулы, балыкка бай Шушма елгасы ага. Елга буендагы әрәмәләр, тугайлар бар. Алар бигрәк тә яз көне, шомырт чәчәк аткан вакытта, искиткеч матур була. Язын Шушма шул тугайларга, әрәмәләргә җәелә. Авыл чишмәләргә бай: Салкын чишмә, Бабай чишмәсе, Күкертле чишмә, Тегермән чишмәсе, Мәсхүт чишмәсе, Мортаза чишмәсе, Сара чишмәсе. Чишмәләр авылны урап алган тауларның итәкләреннән башлана: Әхмәт тавы, Базар тавы, Мөгәҗи тавы, Суд тавы, Бәләкәй Бүләк тавы.

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл аша асфальт юл уза. Һәр йортка газ, су, телефон кергән. Авылда мәктәп, Мәдәният йорты, китапханә, мәчет, балалар бакчасы бар. Дүрт кибет эшләп тора. Анда халык өчен азык-төлек, көкүреш кирәк-яраклары сатыла.

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Авылда колхоз яши. Аны бетермәүдә, саклап калуда Равил Сәгыйть Фәйрузовның өлеше зур. Ул Чаллы шәһәрендә яшәсә дә, авылны яшәтүгә зур тырышлыгын куя.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарабикол бай тарихлы авыл. Советлар Союзы Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое биргән авыл ул. Шулай ук данлыклы язучылар, академиклар, табиблар, судьялар, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре чыккан.

  • Зәкирҗан Мостафин туган колхозы кырларын иңләп, җир сөрә, чәчә, эшкәртә, киләчәк уңышка нигез сала. Шулай да шактый мактау грамоталары, социалистик ярышларда җиңүче билгеләре һәм, ниһаять, Почет билгесе ордены, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән тапшырылган медаль бизәде аның хезмәт юлын. 1984 елда аңа “Татарстанның атказанган механизаторы” исеме бирелгән.
  • Әнәс Төхфатуллин кечкенәдән әтисе янында алачыкта була. Үсә төшкәч, бу йөрүе аңа ярап куя. Шофер таныклыгы да ала, ләкин тимерче һөнәренә тугры кала. Техниканы язгы чәчүгә, уракка әзерләү, машиналарны төзек хәлдә тоту һәм башка эшләр - тимерче Әнәс абый вазыйфалары. Авылда аны “Алтын Әнәс” дип йөртәләр. Алтын куллы булганга инде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур хезмәтләре өчен Әнәс абый “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек була.
  • Вәсилә Габбасова - “Урал” кохозының алдынгы терлекчесе - бозау караучысы. Аның тырышлыгы белән бозаулар һәрвакыт чиста, ашатылган булалар. Аларның улеменә юл куймый туры сүзле Вәсилә апа. Аны район, авыл советы депутаты итеп тә сайлыйлар. Ул тугызынчы һәм унычы бишьеллыклар коммунистик хезмәт ударнигы, “Социалистик ярыш алдынгысы” билгесе иясе. Вәсилә апа тырыш хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.
  • Фәрит Ялаков, Бөгелмә механизация техникумын тәмамлап кайтканнан соң, армиягә киткәнче өч ел тракторда эшли. Ә солдат хезмәтеннән кайткач, колхоздан китү ягын карамый. Чөнки анда эш җитәрлек. Фәрит абыйга җаваплы эш тапшыралар: кырчылык бригадасы бригадиры. Бераз вакыттан соң ул авыл хуҗалыгы техникасы бүлеген җитәкләргә алына. Эше белән бергә Минзәлә совхоз-техникумында да укый. Техникумның агрономия бүлеген тәмамлый. Тормышны, кешеләрне белми торып, үзең башкаларны өйрәтә, аларга күрсәтмәләр бирә алмыйсың. Моны Фәрит абый “Урал” колхозының партия оешмасы секретаре итеп сайлангач аеруча аңлый. 13 ел буена шушы “йөкне” тарта. Фәрит абый 1974 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Аның башка бик күп хөкүмәт бүләкләре дә бар. Болар үзе генә дә Фәрит абыйның тырыш хезмәте, тынгысыз җан булуы, эшне оештыра белүе турында сөйли.
  • Әнвәр Насриев Гариф улы Сарабикол авылында 1940 нчы елда дөньяга килгән. Әнисе Миннури апа гомере буе колхозда эшләгән, әтисе Гариф абый аңа яшь ярым булганда Бөек Ватан сугышына китә һәм шул китүдән әйләнеп кайтмый. Ятимлектә үсүенә карамастан, Әнвәр абый тормыш авырлыкларына бирешми. Сарабикол мәктәбендә сигез класс тәмамлап, механизатор ярдәмчесе булып эшли. Ә 1959–1962 нче елларда Ерак Көнчыгышта Тын океан флотында хезмәт итә. Армиядә хезмәт иткәндә, шофёрлыкка укып, машина йөртү таныклыгы ала. Хезмәтен тәмамлагач, туган авылына кайтып «Урал» колхозына шофер булып эшкә керә. 1970–1973 нче елларда Минзәлә совхоз техникумында укый. Диплом алгач, янә туган колхозына ферма мөдире булып эшкә кайта. 1974–1994 елларда «Урал» колхозында баш зоотехник булып эшли. 1995–1997 елларда мелиоратор була. Олы хезмәтләре өчен төрле медальләр белән бүләкләнә: «В. И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан хезмәттәге уңышлары өчен» медале, «Социалистик ярыш алдынгысы» билгесе, «Унберенче бишьеллык җиңүчесе» билгесе. Ә 2000 елдан бирле Хезмәт ветераны исеменә лаек. Бүгенге көндә Әнвәр абый лаеклы ялда. Тормыш иптәше Сәмия апа белән 57 ел гомер итәләр. 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Бер кызлары, мәктәбебез директоры – Сәлимә. Ул мәктәптә укытучыларга эшләргә, укучыларга укырга уңайлы булсын дип тырыша. Коллектив аны хөрмәт итә.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.8 °C 13.9 °C 19 °C 20.7 °C 18.2 °C 12.6 °C 4.6 °C -4.6 °C -10.2 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.