Сара Садыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сара Садыйкова latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Сара Садыйкова
Туган телдә исем Сара Гариф кызы Садыйкова
Туган 1 ноябрь 1906(1906-11-01)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 7 июнь 1986(1986-06-07) (79 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор, җырчы (сопрано), шагыйрә, актриса
Балалар кызы Әлфия Айдарская[1]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеРСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе — 1984ТАССР халык артисты — 1976
Сайт sarasadykova.su

 Сара Садыйкова Викиҗыентыкта

Сара Гариф кызы Садыйкова (1 ноябрь 1906, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе7 июнь 1986, Казан, ТАССР, ССРБ) — бөек татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы (сопрано), драма актрисасы. Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1976) артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984). Тукай бүләге иясе (1990). 1982 елдан ССРБ композиторлар берлеге, 1944 елдан КПСС әгъзасы.Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.

Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе — Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала.

Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С. Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара (Афишада Сара Донская фамилиясе белән күрсәтелгән була).

1922 елда С. Садыйкова П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә (проф. М.Г. Цебушенко классы) укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә («Кандыр буе»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зәйнәп («Оргнизатор»), Асия («Аршин мал алан»), Галиябану («Галиябану») һ.б. Шунда булачак ире — Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы (лирик колоратуралы сопрано) буларак гаҗәеп таланты ачыла.

Утызынчы елларда С. Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә Салих Сәйдәшевның бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра: Зифабану («Ил», Кәрим Тинчурин), Фәридә («Кандыр буе», Кәрим Тинчурин) һ.б.

19341938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә: Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында Рәйханә, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һәм башкалар.

Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.

Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.

Билгеле җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сара Садыйкованың җырларын Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев, Зифа Басыйрова, Разия Тимерханова, Җәваһирә Сәләхова, Рәйсә Билалова, Габдулла Рәхимкулов, Венера Шәрипова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Мингол Галиев, Галина Казанцева, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Нәфисә Василова, Мөнир Якупов, Клара Хәйретдинова, Айдар Фәйзрахманов һ.б. бик күп җырчылар башкара.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963―1977 елларда яшәгән йорт (Кәрим Тинчурин ур., 7а) фасадында ачылган истәлек тактасы. 2021 елның 19 феврале

«Бу йортта 1963―1977 елларда күренекле татар актрисасы, җырчы, композитор Сара Садыйкова яшәгән»

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  2. Г. Зәйнашева. Сара Садыйкова. Казан, 1996. 73- биттә
  3. Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары № 511 12.10.2006
  4. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залының рәсми сайты
  5. В Казани установили мемориальную доску композитору Саре Садыковой. business-gazeta.ru, 20.02.2021(рус.)
  6. В Казани установили мемориальные доски в честь Геннадия Паушкина и Сары Садыковой. Татар-информ, 19.02.2021
  7. Мемориальная доска в честь Сары Садыковой появилась в Казани.(үле сылтама) Казан мэриясенең рәсми сайты, 20.02.2021

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г. Зәйнашева. Сара Садыйкова. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00678-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]