Саркодлылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Саркодлылар
Фәнни классификация
Патшалык: Протистлар
Латин атамасы
Sarcodina

Саркодлылар (лат. Sarcodina) — (бор. грек. саркос — ит). Төрле тамыраяклыларның, шул исәптән гади амебаның да үзенчәлекле билгесе булып тыгыз тышчасыз, ялангач тәннең цитоплазма үсентеләре — псевдоподияләр (ялган аяклар) барлыкка китерү сәләте тора. Псевдоподияләр иң түбән төзелешлеләр тәненең төрле урыннарында ясала. Ялган аяклар шулай ук азык эләктерү органоиды да булып хезмәт итә: алар азык кисәкчеген уратып, аны цитоплазма эчендә калдыра ала.

Кабырчыклы амебалар гади амебаларга якын төркемне тәшкил итә. Болар — хәрәкәтләнә һәм азыкны ялган аяклары ярдәмендә йота торган бер төшле тамыраяклылар. Аларның тәне бер камералы кабырчык эченә урнашкан. Кабырчыкның тишеме — авызчыгы бар, аның аша әйләнә-тирәгә псевдоподияләр чыга. Кабырчыклар хитинсыман матдәдән тора һәм төрле формада: гөмбәзсыман, капчыксыман, тәлинкәсыман һәм башкача да булырга мөмкин. Кайбер вәкилләрендә кабырчыклар органик матдәләрдән генә тора, икенчеләрендә кабырчыкларга кальций тозлары сеңгән яки эчләренә ком бөртекләре кереп калган була.

Фораминифераларның күпчелеге — күп камерадан торган кабырчыклы диңгез тамыраяклылары.

Нурлылар радиаль урнашкан еш кына тыгыз үзәк җепле псевдоподияләргә ия. Бу төркемгә кергән иң түбән төзелешлеләрнең күпчелегендә эчке скелет бар, ул радиаль типта төзелгән һәм кремнезем яки стронций сульфатыннан тора.

Кояшсыманнарга төче суда һәм диңгезләрдә яшәүче иң түбән төзелешлеләрнең берничә дистә төре керә. Аларның тән формасы еш кына шарсыман; цитоплазма тышкы — эктоплазмага һәм эчке — эндоплазмага ачык бүленә. Үзәк җеп булу аркасында энә сыман формасын даими саклый торган радиаль урнашкан күп санлы псевдоподияләре бар.

Кулланылган чыганаклар[үзгәртү]

  • Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — М: Дрофа, 2003. — ISBN 5-7107-8300-5

Моны да карагыз[үзгәртү]