Сафакүл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сафакүл
Байрак
Flag of Safakulevsky rayon (Kurgan oblast).png
Ил
Русия
Өлкә
Курган өлкәсе
Район
Нигезләнде
Халык саны
4154 кеше
Милли тәркип
татарлар
Сәгать поясы
Телефон коды
35243
Почта индексы
641140
Рәсми сайт
Урысча атама
Сафакулево
Сафакүл (Россия)
Red pog.png
Сафакүл (Курган өлкәсе)
Red pog.png

Сафакүл авылытатар авылы, Курган өлкәсе Сафакүл районының үзәге. Курганнан 200 км читтә, Чиләбе өлкәсе чигендә урнашкан. 2002 елгы сан алу буенча халыкның 59.3% — татарлар, 23.2% урыслар, 15.6% башкортлар, 38 әрмән, 25 украин, 12 казах бар. 2010 елгы җанисәп буенча халыкның 60% — татарлар, 23.9% урыслар, 15.2% башкортлар һ.б.[1]

Тарихи белешмә[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Сафакүл авылына, беренче булып, 1780 елда Сафа Юмагулов дигән кеше килеп утыра. Сафакүл авылының көнбатыш тарафында яланып калган кабер ташларында: "1845 нче елда вафат булган Сафаның улы Габдрахман Юмагуловка 63 яшь", - дип язылган. Ул Сафакүл авылында туган дип әйтелә. Сафагол Юмагулов үзенең чыгышы белән Верхнеуральск ягыннан була.

Тора-бара бирегә күчеп утыручыларның саны елдан – ел арта бара. 1790 елда Сафакүл авылына бер төркем Мөслим авылы кешеләре килеп утыралар. Шул ук вакытта хәзерге Әлмән районыннан Аю-Бохар авылы кешеләре дә килеп кушылалар. Хәзер бу аймак (урам) халык телендә Аю урамы дип аталып йөртелә. Авылга Казан ягыннан дә килеп төпләнәләр. Биредә бик борынгыдан ук күпмедер себер татарлары да яшәгән. Тора-бара бу татарлар килгән халык белән кушылып беткәннәр. Йомышлы татарлар мишәр кантонына берләшәләр. Бу кантонның үзәге төрле елларда Мөслим (Чиләбе өлкәсенең Коншак районы), Атҗитәр авылларында була. Тора-бара йомышлы татарлар бу җирләрнең төп хуҗалары булып китәләр. Рәсми яктан алар мишәрләр дип аталганнар.[2]

1917 елга кадәр Чиләбе өязенең Карасу волостенә кергән. 1919 елның көзеннән – Башкорт АССР Ялан-Катай кантонында. 1930 елдан – Ялан-Катай, 1940 елдан – Сафакүл районы үзәге.

Сафакүлдә Курган өлкәсе диния нәзараты идарәсе урнашкан, өлкәдә бер мәдрәсә эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]