Сафа Абдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сафа Абдуллин latin yazuında])
Сафа Абдуллин
Туган 1924(1924)
Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Куйсуы
Үлгән 1994(1994)
Куйсуы авылы, Түбән Новгород өлкәсе
Милләт татар
Һөнәре укытучы, хәрби

Абдуллин Сафа Абдулла улы — оста укытучы, оста куллы кеше булып танылган.

Кызыл Октябрь районы Куйсуы авылында динле крестьян гаиләсендә туган. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кочко-Пожар педучилищесына укырга кергән. Ләкин 1942 елны сугышка алынып, 1947 елны демобилизациядән соң укуын читтән торып тәмамлаган. Румыния, Болгария, Югославия, Маҗарстан, Австрияне фашистлардан азат итүдә катнашкан. Орден һәм күп медальләр белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң 43 ел буе мәктәптә укыта. Оста укытучы, оста куллы кеше булып танылган. Физика, хезмәт, рәсем дәресләрен укыткан. Скрипка һәм мандолинада оста уйнаган, мәктәп һәм авыл үзешчән сәнгать түгәрәкләрен җитәкләгән, күп кенә смотр һәм фестивальләрдә катнашкан. Рәсем ясарга оста булган, рәсемнәре мәктәп һәм Мәдәният йортын бизи.

Туган авылында жирләнгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]