Себер федераль округы
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| ФО үзәге | |
|---|---|
| Мәйдан |
5 114 800 км² |
| Халык саны |
19 254 315 кеше[1] |
| Халык тыгызлыгы |
3,8 кеше/км² |
| Субъектлар саны |
12 |
| Шәһәрләр саны |
132 |
| Президент вәкиле |
Виктор Толоконский[2] |
| Рәсми сайт | |
Себер федераль округы (рус. Сибрский федеральный округ) — Русиянең Азия өлешендә урнашкан административ-территориаль берәмлек. РФ президентының 2000 елның 13 май карары нигезендә корыла.
Үзәге — Новосибирск шәһәре.
Округның мәйданы бөтен Русия мәйданының 30 %ын алып тора. Халык саны — 12 082 698 кеше (2010 ел, Русия халкының 13,5 %ы).
Округта дүрт республика бар, автономияле окурглар юк.
Эчтәлек |
Округның составы [үзгәртү]
| № | Байрак | Федерациянең субъекты | Административ үзәге |
|---|---|---|---|
| 1 | Алтай Республикасы | Горно-Алтайск | |
| 2 | Алтай крае | Барнаул | |
| 3 | Бурятия Республикасы | Улан-Удэ | |
| 4 | Байкал арты крае | Чита | |
| 5 | Иркутск өлкәсе | Иркутск | |
| 6 | Кемерово өлкәсе | Кемерово | |
| 7 | Красноярск крае | Красноярск | |
| 8 | Новосибирск өлкәсе | Новосибирск | |
| 9 | Омск өлкәсе | Омск | |
| 10 | Томск өлкәсе | Томск | |
| 11 | Тыва Республикасы | Кызыл | |
| 12 | Хакасия Республикасы | Абакан | |
Округ составында иделәр:
| № | Байрак | Федерациянең субъекты | Административ үзәге | Харита |
|---|---|---|---|---|
| 1 | Агинское бурят автономияле округы (2002 - 2008)[3] | Агинское | ||
| 2 | Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы (2002 - 2007)[4] | Дудинка | ||
| 3 | Усть-Ордынский бурят автономияле округы (2002 - 2008)[5] | Усть-Ордынский | ||
| 4 | Эвенкия автономияле округы (2002 - 2007)[6] | Тура | ||
Эре шәһәрләр [үзгәртү]
- Новосибирск - 1 473 737 кеше
- Омск - 1 153 971 кеше
- Красноярск - 973 891 кеше
- Барнаул - 612 091 кеше
- Иркутск - 587 225 кеше
- Новокузнецк - 547 885 кеше
- Кемерово - 532 884 кеше
- Томск - 522 940 кеше
- Улан-Удэ - 404 357 кеше
- Чита - 323964 кеше
- Братск - 246 348 кеше
- Ангарск - 233 765 кеше
- Прокопьевск - 210 150 кеше
- Бийск - 210 055 кеше
- Норильск - 175 301 кеше
- Абакан - 165 183 кеше
- Рубцовск - 147 008 кеше
- Кызыл - 109 906 кеше
- Ачинск - 109 156 кеше
- Северск - 108 466 кеше
- Междуреченск - 101 995 кеше
- Ленинск-Кузнецкий - 101 666 кеше
Милли бүленеш [үзгәртү]
2002 елдагы җансиәбе буенча:
- Урыслар — 17 530 949 кеше (87,38 %)
- Бурятлар — 427 721 кеше (2,13 %)
- Украиннар — 373 075 кеше (1,86 %)
- Алманнар — 308 727 кеше (1,54 %)
- Татарлар — 252 587 кеше (1,26 %)
- Тувалылар — 239 929 кеше (1,2 %)
- Казакълар — 123 914 кеше (0,62 %)
- Белоруслар — 82 437 кеше (0,41 %)
- Хакаслар — 73 130 кеше (0,36 %)
- Алтайлар — 65 910 кеше (0,33 %)
Тасвирлама [үзгәртү]
Округта бөтен Русия
- платинаның һәм кургашның 85% өлеше;
- күмернең һәм молибденның 80 % өлеше;
- никельның 71 % өлеше;
- бакырның 69 % өлеше;
- көмешнең 44 % өлеше;
- алтынның 40 % өлеше
туплпанган.
Президент вәкилләре [үзгәртү]
- Леонид Драчевский (18 май 2000 - 9 сентябрь 2004)
- Анатолий Квашнин (9 сентябрь 2004 - 9 сентябрь 2010)
- Виктор Толоконский — (9 сентябрь 2010 - ...)
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ http://www.sibfo.ru/ppp/biography.php
- ↑ 2008 елга кадәр Чита өлкәсе составында иде.
- ↑ 2007 елга кадәр Красноярск крае составында иде; 2007 елда Красноярск крае составына Таймыр (Долган-Ненец) районы буларак керде
- ↑ 2008 елга кадәр Иркутск өлкәсе составында иде.
- ↑ 2007 елга кадәр Красноярск крае составында иде; 2007 елда Красноярск крае составына Эвенкия районы буларак керде.