Сена
| Сена | |
|---|---|
| Seine | |
| Характеристикасы | |
| Озынлыгы | 776 км |
| Бассейн мәйданы | 78 650 км² |
| Су чыгымы күләме | 500 м³/с |
| Елга башы | Лангр |
| • Биеклеге | 470 м |
| Елга тамагы | Гавр янында |
| • Биеклеге | 0 м |
| • Координатлары | |
| Урнашкан урыны | |
| Ил | Франция |
| Викиҗыентыкта: Сена | |
Се́на (фр. Seine [sɛn], лат. Sequana) — Франция төньягында урнашкан елга. Иль-де-Франс һәм Югары Нормандия регионнарында ага. Илнең эре транспорт артериясе.
Борынгы заманнарда елга атамасы Секвана (Sequana) дип яңгыраган[1]. Бу sak- (изге) тамырыннан килеп чыга дип санала.
Озынлыгы — 776 км, бассейн мәйданы — 78,65 мең км².
Гидрография [үзгәртү]
Сена башы Бургундиядә урнашкан Лангрның көньяк өлешендә урын били. Аннары соң елга Париж бассейны буенча ага, Париж шәһәре аша үтә. Гавр янында елга Ла-Манш бугазына ага. Елга тамагында Нормандия күпере төзелгән.
Об, Марна, Уаза һәм Йонна елгалары — Сенаның кушылдыклары.
Уртача су чыгымы 250—500 м³/с. Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су ташу күренеше күзәтелергә мөмкин.
Елгада урнашкан төп портлар — Париж, Руан, Гавр.
Фотосурәтләр [үзгәртү]
-
Париж шәһәрендә
-
Париж шәһәрендә
-
Парижның Дефанс районы
-
Эйфель манарасыннан манзара
-
Париж шәһәрендә
Искәрмәләр [үзгәртү]
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Seine (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|