Сергей Витте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сергей Витте

Тулы исеме Сергей Юлий улы Витте
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, ислахчы
Туу датасы 29 июнь 1849(1849-06-29)
Туу җире Тифлис, Русия империясе
Үлем датасы 13 март 1915(1915-03-13) (65 яшь)
Үлем җире Петроград
Бүләк һәм премияләре Изге Владимир ордены, Александр Невский ордены, Изге Анна ордены һәм бүтән
Башка мәгълүмат Русия империясе министрлар шурасының беренче рәисе
Витте, Илья Репин рәсеме

Граф Сергей Юлий улы Витте ( tat. lat. Sergey Witte, рус. Сергей Юльевич Витте) (17/29 июнь 1849 - 28 февраль/13 март 1915) - күренекле Русия дәүләт эшлеклесе, юллар элемтәсе министры (1892), финанс министры (1892—1903), министрлар Комитеты рәисе (1903—06), Министрлар Шурасы рәисе (1905—06). Бөек Русия ислахчысы. Русиядә "алтын стандарт" керткән (1897), Русия акчасын нык валютасын итеп ясаган, Русиягә чит илләрдән инвестицияләрне җәлеп иткән, аеруча тимер юллар төзелешенә, ТрансСиб - Бөек Себер юлының төзелешен булдыручы, аграр ислахны иҗат итүче.

Витте эшчәнлеге Русия империясенең кискен сәнәгать үсешенә китерә, шуның өчен аны "Русия сәнәгатьләштерүе атасы" дип йөртелә.

Витте Япония белән сугышка каршы сәясәтче, Портсмут Солыхын төзегәндә баш сөйләшүче.

Витте - Русия парламентын нигезләүче, 1905 елның 17 октябре манифесты авторы, Русия конституцион монархиягә үзгәрешен яклаучы. Витте эшчәнлеге нәтиҗәсендә Русиядә беренче матбугат иреге һәм Дәүләт Думасы килеп чыга.

Танылган истәлек китапларының авторы. 1903 елда Дәүләт Шурасының әгъзасы.

Императорның Александр III ышануы[үзгәртү]

Фараз һәм һәлакәт[үзгәртү]

1886 елда Витте Көньяк-Көнбатыш тимер юл җитәкчесе булганда Русия императоры Александр III күрмичә аның адьютантын кискен тәнкыйтьләгән : " Әгәр сез шул тизлектә поездда барсагыз сез император башын сындырырсыз". Башта Александр III шул кискен сүзләрдән үпкәләгән, ләкин соңрак Витте фаразы дөрес булып чыккан: 1888 елда патша поезды һәлакәткә эләккән һәм император үз иңбашында поезд түбәсе тотып балаларын (Николай II шул исәптән) коткарган. Витте фазазы дөрес булып чыкканнан соң - һәлакәттән соң Александр III Виттегә бик ышана башлаган.

Таможня сугышында җиңү[үзгәртү]

Александр III күп очракта Виттегә ышанып аны яклаган һәм патша кешеләре көнчелегеннән, үч алуыннан коткарган.

1883 елда Витте таможня сугышында Алманияне җиңгән. Алмания Русия товарлары өчен салымны күтәрә, Витте җавап биреп Алмания товарлары өчен салымны да күтәрә. Русия аксөякләре, хәтта бөек кенәзләр тарафыннан Алманияне яклаучы һөҗүменә карамастан Витте җиңелми һәм Александр III туганнарын тыңламыйча Виттегә ышанып аны яклаган. Нәтиҗәдә Русия шушы таможня сугышында җиңгән.

Бисмарк хөрмәте[үзгәртү]

Шушы икътисади сугыштан соң Алмания канцлеры Бисмарк Виттене - иң көчле Русия сәясәсәтчесе булып атый һәм аның белән танышмакчы булган.

Әтинең хөрмәте, улының патша җәбере[үзгәртү]

Витте Александр III ны бик хөрмәтләгән, ә аның улын Николай II ны тәнкыйтьләгән, аның загыйфьлеген, ихтыярсызлыгын китапларда күрсәткән. Николай II хатыны Александра (Алиса) Виттене турылык өчен бик яратмаган һәм Витте үлгәнгә кадәр патша җәберендә булган.

Кызганычка каршы бөтенесе Виттенең фаразлары (аеруча Николай II загыйфьлеге, ихтыярсызлыгы турында) дөрес булып чыккан. Бүтән Русия ислахчысы Столыпин белән киеренке мөнәсәбәтләре дә булган, ләкин Столыпин ягъни Виттенең аграр ислахны үткәргән.

Витте 1915 елда менингит авыртудан үлгән. Александр-Нева лаврасында күмелгән.

Витте казанышлары[үзгәртү]

Витте Портсмут (АКШ) сөйләшүләрендә, 1905 ел
  • 1905 елның 17 октябре манифесты, ватандаш иреген киңәйтү
  • Парламентны - Дәүләт Думасын булдыру, сайлау кануннарын ясау
  • Транс Себер магистрален һәм КВЖД (Кытай Көнчыгыш Тимер юлы) булдыручы
  • Акча ислахы - алтын стандартлы сумны кертү
  • Аграр ислахны эшләнгән, Пётр Столыпин шушы ислахны үткәрә башлаган
  • Русия сәнәгатьләштерүе сәясәтен үткәрүче
  • Исерткеч монополиясен кертүче
  • Япония - Русия Портсмут солыхын имзалаучы
  • Алмания һәм Кытай белән уңышлы сәүдә килешүен төзүче

Витте әсәрләре[үзгәртү]

  • Витте С. Ю. Принципы железнодорожных тарифов по перевозке грузов Киев : журн. «Инженер», 1883.
  • Витте С. Ю. Речь министра финансов в заседании Совета государственных кредитных установлений, 21 декабря 1892 года Санкт-Петербург : тип. М-ва вн. дел, [1893].
  • Витте С. Ю. Вынужденные разъяснения по поводу отчета ген.-ад. Куропаткина о войне с Японией. Москва : Т-во И. Д. Сытина, 1911.
  • Витте С. Ю. Конспект лекций о народном и государственном хозяйстве, читанных его императорскому высочеству великому князю Михаилу Александровичу в 1900—1902 гг. Санкт-Петербург : Тип. АО Брокгауз-Ефрон, 1912.
  • Витте С. Ю. Воспоминания. М., 1960
  • Витте С. Ю. Всеподданнейший доклад министра финансов…февраль 1899 г.
  • Протокольная запись выступлений министра финансов С. Ю. Витте и министра иностранных дел М. Н. Муравьева на совещании министров под председательством Николая II
  • Витте С. Ю. Самодержавие и земство. — СПб., 1908.
  • Витте С. Ю.Ф.Лист, С. Ю. Витте, Д. И. Менделеев — Национальная система политической экономии
  • Витте С. Ю. Записка по крестьянскому делу. — СПб.: Тип. В.Ф.Киршбаума, 1904. — 101 с.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Абалкин Л. И. Экономические воззрения и государственная деятельность С. Ю. Витте. — М., 1999. — 52 с. — ISBN 5-201-03238-9
  • Ананьич Б. В., Ганелин Р. Ш. Сергей Юльевич Витте и его время. — СПб., 1994. — 95 с.
  • Ананьич Б. В., Ганелин Р. Ш. С. Ю. Витте — мемуарист. — СПб.: Дмитрий Буланин, 1999. — 430 с. — ISBN 5-86007-180-9
  • С. Ю. Витте — выдающийся государственный деятель России: Тезисы докладов и сообщения научной конференции, посвященной 150-летию со дня рождения С. Ю. Витте. С.-Петербург, 22-23 июня 1999 г. — СПб., 1999. — 287 с. — ISBN 5-87417-080-4
  • Сергей Юльевич Витте — государственный деятель, реформатор, экономист: (К 150-летию со дня рождения). Сборник в 2-х частях / Отв. ред.: Н. К. Фигуровская, А. Д. Степанский. — М.: Ин-т экономики РАН, 1999. — Т. 1-2. — ISBN 5-201-03240-0
  • Игнатьев А. В. С. Ю. Витте — дипломат. — М.: Международные отношения, 1989. — 336 с. — (Из истории дипломатии). — ISBN 5-7133-0052-8
  • Ильин С. В. Витте. — Изд. 2-е, испр. — М.: Молодая гвардия, 2012. — 511 с. — (Жизнь замечательных людей). — 5000 экз. — ISBN 978-5-235-03502-7
  • Канн С. С. Ю. Витте и создание Комитета Сибирской железной дороги.
  • Корелин А. П., Степанов С. А. С. Ю. Витте — финансист, политик, дипломат. — М.: Терра.-Книжный клуб, 1998. — 464 с. — (Портреты). — ISBN 5300-01777-9
  • Корелин А. П. Сергей Юльевич Витте. // Россия на рубеже веков: исторические портреты. — М., 1991.
  • Степанов С. С. Ю. Витте (исторический портрет)
  • Тарле Е. В. Граф С. Ю. Витте. Опыт характеристики внешней политики.
  • Троцкий Л. Граф Витте.
  • Векшина Ю. А. Граф В. Н. Коковцов — государственный деятель Российской империи. — СПб.: Нестор-История, 2008.