Сергей Миронов
| Сергей Миронов | |
| Тулы исеме | Сергей Михаил улы Миронов |
|---|---|
| Туу датасы | 14 февраль 1953 (59 яшь) |
| Туу җире | Пушкин, Ленинград, ССРБ |
Сергей Михаил улы Миронов (рус. Сергей Михайлович Миронов) — Русия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Русия Федерация Шурасы рәисе (2001—2011), 5 чакырылыш Русия Дәүләт Думасы депутаты. «Гадел Русия» фиркасе рәисе (2006—2011).
Пушкин шәһәрендә туа. 410 номерлы урта мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Индустриаль техникумга керә. 1971-1973 елларда хәрби хезмәт үти. 1974 елда Плеханов исемендәге Ленинград таулы институтына керә.
1994 елда Санкт-Петербург парламентына сайлана. 2001 елдан Русия Федерация Шурасын җитәкли.
2011 елда Сергей Миронов «Бердәм Русия»гә карата яңгыраткан сәяси тәнкыйть өчен шактый үзе тәнкыйтьләнә[1]. 18 майда Петербург думасы аны урыныннан ала[2]. Шуннан аның эшчәнлеге актив опозицион булып билгеләнә.
2012 елгы Русия президенты сайлауларында катнаша.
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Сылтамалар
- Сергей Миронов сайты (рус.)