Саин Булат хан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Симеон Бикбулатович битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Симеон II Бекбулатович
Симеон II Бекбулатович
Иван Грозный Симеон Бекбулатович туенда миниатюрасы
Русия бөек кенәзе
1575 — 1576
аңа кадәр: Иван IV
дәвамчысы: Иван IV
10-нчы Касыйм ханы
1568 — 1573
 
Үлем: 5 гыйнвар 1616(1616-01-05)
Симонов монастыре, Мәскәү
Симеон Бикбулатович

Симеон Бикбулатович (рус. Симеон Бекбулатович; чукынганчы Саин Булат хан; ?—1616) - Касыйм ханы (15681573), Әхмәд хан оныгының улы. 1575 елда Русия Бөек кенәзе (Явыз Иван урынында, патша).

Иван IV тарафыннан Касыйм тәхетенә утыртыла. Касыйм ханлыгы атлы гаскәре белән Ливон сугышында (15581583) катнаша.

1573 елда чукынып Симеон исемен ала.

1575 елда Иван IV аны, "Русиянең бөек кенәзе" дип атап, вакытлыча үз урынына идарәче итеп калдыра.

1576 елда Иван IV Симеон Бикбулатовичка Тверь белән Торжок шәһәрдәре җирләрен удел (биләмә) итеп бирә, аны "Тверьнең бөек кенәзе" дип игълан итә.

Лжедмитрий I Мәскәү тәхетенә утыргач (1606) Симеон Бикбулатович Стефан исеме астында Кирилл-Белоозеро монастырена мәҗбүри рәвештә монахлыкка озатыла.