Синдром

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Синдром latin yazuında])

Синдром (грек. σύνδρομον, σύνδρομο — бер дәрәҗәдә, бердәм) — гомуми патогенезлы симптомнар җыелмасы.

Медицинада һәм психологиядә синдром термины клиник яктан таныла торган билгеле бер күләмдәге симптомнар (үзенчәлекләр, күренешләр яки характеристикалар) ассоциациясенә таяна. Алар еш кына бергә күзәтелә, шул рәвешчә, бер үзенчәлекнең табылуы табибка калганнарының да булу ихтималын искәртә. Берничә дистә ел элек әлеге термин медицинада гына түгел, охшаш күренешләрне тасвирлау өчен башка өлкәләрдә дә кулланыла иде.

Техник медицина телендә синдром ачыкланган характеристикалар җыелмасына гына кагыла. Үзенчәлекле авыру, шартлар яки тәртипсезлекләр төп сәбәп буларак таныла торгандыр, мөгаен. Физик сәбәп табылу белән “синдром” сүзе кайвакыт авыру атамасында гына да кала.

Термин грек теленнән алынган һәм сүзгә-сүз күчергәндә «бергә идарә ителә» дигәнне аңлата, гадәттә ул шулай була да. Хәтта төп сәбәп ачыкланганнан соң, яки шундый ук комбинациядәге симптомнар һәм билгеләр башлануга китергән төрле беренчел сәбәпләр булганда, еш кына синдром терминын куллануны дәвам итәләр. Күп кенә синдромнар аларны беренче булып тасвирлаган галимнәрнең исемнәре белән атап йөртелә: Даун синдромы, Скумин синдромы, Туретт синдромы һ.б.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]