Скифия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Cкифия
{{{кыска исем}}} урнашуы
Башкала Скиф Неаполе (рус.)
Эре шәһәрләр Скиф Неаполе, Херсонес (рус.), Ольвия (рус.), һ.б.


Скифия (грек. Σκυθία) — антик география аңлауында халыклар төркеме урнашкан бер өлкә. Скифлар исемле берләшкән халык. Көнчыгыш скифлар еш кына саклар (рус.) исеме белән таныш.

Халык һәм чолганыш составы[үзгәртү]

Геродот үзенең «Проконессадан Аристей (рус.)» дигән поэмасында скифлар исседонлар (рус.) җирләренә кадәр яшәгәнен билгеләгән.

Курган гепотезасы (рус.) яклаучылары һинд-аврупа чыганаклары, скифларны да исәпләгәндә, атлар ияләштерү вакытына, Каспий һәм Кара диңгезләрнең төньяк җирләренә күрсәтәләр.

Тагын бер гипотеза буенча скифларны сеймино-турбин культурасына (рус.) кертәләр.

Аримаспо-исседон сугышы белән бәйле иртә килгән куьтура да бар. Аримасплар (рус.) исседонларны аларның иленнән куганнар, соңыннан исседонлар скифларны кысрыклаганнар, ә Кара диңгез буенда яшәгән киммәрләр (рус.) скифлар аркасында үз иленнән киткәннәр.

Скифлар. Куль-Оба курганыннан сәкә рельефы.

Геродот, һ.б. авторлар тасвирламаларыннан, Скифия күп милләтле дәүләт булганы мәгълүм. Төньяк Скифия агафирслар (рус.) һәм неврлар (рус.) белән, соңыннан андрофаглар (рус.) һәм меланхленлар (рус.) белән чикләшкән.

Әмма бу чикләр шартлы гына, чөнки Дарий I дәүләткә һөҗум иткәч, бөтен кенәзләр Бөек Скифия кенәзләр Шурасын үткәргәннәр. Ягъни зур территориядә халыкларның үзара килешкәнлек гамәллеген тасвирлый.

Соңрак Скифия территориясендә башка халыклар да барлыкка килделәр: Сарматия (рус.), Готия (рус.), Византия вакытындагы төньяк архонствалар (рус.) өлкәләре, Һуннар империясе, һәм соңыннан Киев Русе.

Лаврентий (рус.) һәм Густынь елъязмаларына (рус.) килешеп, Бөек Скифия Днепр һәм Буга елгалары җирләрендә яшәгән кабиләләрдән торган. Шулай ук, Дунайга көнчыгыштан хәзәрләрдән китеп болгарларның килүе искә алына.

География[үзгәртү]

Скифия борынгы харитада

Геродот Тарихның (рус.) 4нче китабында Скифиянең тасвирламасын Истр(Дунай) елгасыннан башлый, Истрның скиф агылуларына ул Пирет (рус.), Тиарант, Арар, Напарис һәм Ордесс елгаларын илтә. Истрдан көнчыгышка Тирас(Днестр) исемле елга урнаша. Соңыннан Ольвия (рус.) шәһәре урнашкан Гипанис елгасы ага. Гипанистан соң Борисфен(Днепр) елгасы урнаша. Соңгы ике елга бер лиманга кушыла. Ике елга арасындагы борын Гипполая дип атала.

Әмма борыңгы Днепрның Кара диңгезгә төгәл кушылу урыны хәзер бәхәстә тора. Кайберләр Днепр Синюха (рус.) елгасы үзәне буенча аккан дип уйлыйлар, башкалар елга тамагын көньякка Донузлава районына этәләр.

Шулай ук Борисфен агылуы Пантикап атала. Кайсыбер тикшеренүчеләр Пантикапны Ингул белән тиңләштерәләр, башкалары Ингулец белән, ә академик Рыбаков Ворскла (рус.) белән. Пантикап төньяктан ага, Гилея аша китә һәм Борисфенга кушыла.

Азак диңгезенә кушыла торган соңгы скиф елгасы — Танаиф. Ешрак Дон белән ассоциацияләнә, әмма аның төньяк агымын Төньяк Донец (рус.) дип белделәр.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]