Гәп

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гәп latin yazuında])
(Сленг битеннән юнәлтелде)
Гәп
 Гәп Викиҗыентыкта

Гәп яки сленг — яңа сүзләр яки инде булган сүзләрнең яңа мәгънәле җыелмасы. Гәп, күбесенчә, төрле җәмгыять берлекләре (социаль, профессиональ, яшь буенча төркемнәр) тарафыннан кулланыла.

Татар халкы өчен гәп сүзләре яңалык түгел. Мәсәлән Казандагы Яңа Татар бистәсенең үз гәп сөйләме булган:

Кайтып киләм, малай, караңгыда, каршыга бер рәтче очрады. Чаппах теңәр кыптымән, кәңкәйде.Җәбенә кердем, пәнҗөкиедә юк иде, текесен ал да тай!

Бүгенге әдәби телгә тәрҗемәсе:

Кайтып киләм, малай, караңгыда, каршыга бер талаучы очрады. Кададым тегеңә пычак белән, егылды. Кесәсенә кердем, бер тиен акчасы да юк иде, сәгатен алып качтым!

Татар гәп сүзлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге татарлар (аеруча яшьләр) тарафыннан да гәп кулланыла. Һәрбер профессиянең диярлек үз гәбе була. Гәп аеруча пәрәвездәге социаль челтәрләрдә (Facebook, Vk.com һ.б.) еш очрый.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ЛЕКСИКОЛОГИЯ ФӘНЕНӘ КАРГАН ТЕРМИННАРНЫҢ КЫСКАЧА СҮЗЛЕКЧӘСЕ. 2012 елның 17 апрель көнендә архивланган.